Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Уфада янгын вакытында нәни сеңлесен коткарырга маташкан үсмер вафат

Янгын чыккан өйдә биш балаллы гаилә була, алтынчы кызлары әбисенә киткән.

news_top_970_100
Уфада янгын вакытында нәни сеңлесен коткарырга маташкан үсмер вафат
Башкортстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы

28 сентябрьдә иртә белән Уфа хастаханәсендә 15 яшьлек малай вафат булды. Ул янгын вакытында нәни сеңлесен коткарырга маташа. Шул чакта бала үзе дә пешеп бетә, сеңлесе янып үлә. Бу турыда коткаручыларга сылтама белән «Башинформ» хәбәр итте.

20 сентябрьдә Уфаның Калинин районында «Ольховое» бакчачылык ширкәтендәге бер йортта янгын чыга. Биредә күп балалы гаилә 2015 елдан бирле яши. Янгында 9 яшьлек кыз үлә. Аны 15 яшьлек абыйсы коткарырга маташа, тик малайның тәненең 50 проценты пешә.

Алтынчы бала — олы кызлары фаҗига көнне әбисендә була, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100