Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Уфада иртәнге янгында дүрт бала һәм әни кеше котылган, нәни кыз үлгән

15 яшьлек малай сеңлесен коткарырга маташканда бик каты пешеп бетә, ул исән кала.

news_top_970_100
Уфада иртәнге янгында дүрт бала һәм әни кеше котылган, нәни кыз үлгән
Башкортстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы

20 сентябрь иртәсендә Уфаның Калинин районындагы Федоровка бистәсендәге «Ольховое» бакчачылык ширкәтендә бакча йортында янгын чыга. Биредә 9 яшьлек кыз бала һәлак була. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

Урынга коткаручылар килеп җиткәндә, 5×5 метр мәйданлы агач йортта ачык ялкын була, аның түбәсе җимерелә.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы белешмәсе буенча, өйдәге янгын турында хәбәр итә торган җайланма эшли. Өйдән биш кеше — дүрт бала һәм аларның анасы чыгып котыла. Янгында 15 яшьлек малай имгәнә, аны хастаханәгә илтәләр. Янгын сүндергән чакта 2012 елда туган кыз мәете табыла.

Янгын сәбәпләрен белгечләр ачыклый, диелә бу хәбәрдә.

Соңрак билгеле булганча, 15 яшьлек малай авыр хәлдә Уфада пешүләр үзәгендә ята. Гаилә башлыгы Илнур Латыйпов сүзләренчә, янгын чыкканда ул эштә була. Аңа күрше хатыны шалтыратып әйтә. Хатынының телефоны яна торган йот эчендә калган.

«Башта без әниләр белән яшәдек. Аннары аерым йортка күчендек. Федоровкага 2015 елда килдек. Хатыным сүзләренчә, янгын мичтән чыккан. Ул өч баланы урамга ишектән алып чыгып өлгергән, улым сеңлесен коткарырга да кереп киткән. Кызым икенче катта йоклый иде. Улым аны алып чыга алмаган, бик каты пешкән. Хәзер хастаханәдә ята. Безнең торыр җиребез юк, бөтен әйберебез, хәтта машина да янып бетте. Район администрациясе ярдәм итәргә ышандырды. Фаҗига турында әти белән әнигә бүген генә әйттем. Алар Учалыдан килеп җитәргә тиеш. Хатынымның әти-әнисенә әйтмәдек тә әле», — ди Илнур.

Фаҗига килгән гаилә башлыгы Учалыда, әниләре Кировта туып-үскән, балалар барысы да шушы бакча йортында теркәлгән. Якынча белешмә буенча, әни кеше иртән эштән кайта. Бу вакытта балалар барысы да йоклый. Әниләре мичкә яга, аннары үзе дә йокларга ята. Төтен исен сизеп, хатын уяна. Ул балалары янына ташлана, өч баласын урамга алып чыга. Малай сеңлесен коткарырга кереп китә. Үсмер тәненең 50 проценттан артык өлеше пешкән, ул өйдән чыга алган. Кыз бала өйдә калган. 

Әлеге гаиләгә ярдәм итү ысулын «Башинформ» сайтында карап була.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100