news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Уфада туйдан кайтып килүче егет тимер таякка кадалган

news_top
Уфада туйдан кайтып килүче егет тимер таякка кадалган
"Татар-информ" архивы

Уфада 21 яшьлек егет туйдан кайтып килгәндә имгәнгән. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

Уфаның Гражданнарны саклау идарәсе белешмәсе буенча, гадәттән тыш хәл төнге икеләр тирәсендә була. Егет туйдан кайтышлый, юлын кыскартырга җыена һәм металл коймага менә. Ләкин аягы таеп китә, һәм тәненә металл таяк керә.

Улы кайтып җитмәгәч, аны әнисе эзләргә чыга. Улын тапкач, ул экстрен хезмәтләр чакырта. Коткаручылар махсус корал ярдәмендә тимер таякны кисә һәм егетне ашыгыч ярдәм табибларына тапшыралар, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар