Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Уфада үсмер егет әнисенең машинасын урлаган һәм полициядән качып йөргән

Көллияттә укучы 17 яшьлек малайга да, аның анасына да административ җаваплылык билгеләнгән.

news_top_970_100
Уфада үсмер егет әнисенең машинасын  урлаган һәм полициядән качып йөргән
https://pixabay.com

Уфада яшәүче 17 яшьлек үсмер әнисенең «Лада» машинасын урлап алып чыгып киткән. Аннар ул Глинка урамында авария ясаган. Көллияттә укучы бу егеткә административ җаваплылык билгеләгәннәр. Бу турыда «Башкортстан» телеканалы хәбәр итте.

17 яшьлек үсмер җиңел машина белән идарә итә. Юлда барганда аны ЮХИДИ инспекторлары туктатмакчы була. Үсмер тукталмый, ул качарга маташа. Ләкин ерак китә алмый. Урамнан ишегалларына таба борылышта малай идарәне югалта һәм машина металл коймага бәрелеп туктый. 

Аннары үсмер машинаны ташлап, качып китә. Җимерелгән «Лада» машинасын полиция хезмәткәрләре штрафстоянкага озата. 

Моның өчен үсмергә дә, аның анасына да җавап бирергә туры килә.

«Мин машинаны җылытыр өчен әнидән ачкычын алдым. Машинада утырганда, йөреп кайтасы килде. Күңелсез хәл, бик куркыныч та булды, шуңа күрә качып киттем. Мин үкенәм. Алга таба болай эшләмәскә ант итәм», — ди үсмер.

«Йөртү өчен таныклык булмаган килеш машина белән идарә итү, юл кагыйдәләрен бозу, авария урыныннан качып китү өчен үсмер административ җаваплылыкка тартылды. Балигъ булмаган баланың анасы да машинаны биргән өчен җаваплылыкка тартылды. Административ материаллар буенча карар кабул итү өчен балигъ булмаган балалар һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенә тапшырылачак», — дип сөйләгән Россия Эчке эшләр министрлыгының Уфа шәһәре буенча ЮХИДИ идарәсенең пропаганда бүлеге җитәкчесе Альбина Кадикова.

  • «Машинаны әтисеннән сорамыйча алган». Үсмер егет ясаган авариядә нәни бала имгәнгән
  • Күрше төбәктә җиңел машина атка бәрелгәч, өч үсмер үлгән, икесе авыр хәлдә
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100