Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Күрше төбәктә иномарка атка бәрелгәч, өч үсмер үлгән, икесе авыр хәлдә

16 яшьлек үсмер төнлә белән әтисенең машинасына 15-16 яшьлек дусларын утыртып алып чыгып китә.

news_top_970_100
Күрше төбәктә иномарка атка бәрелгәч, өч үсмер үлгән, икесе авыр хәлдә
Башкортстан буенча Тикшерү идарәсе

6 декабрьгә каршы төндә Башкортстанның Әбҗәлил районында җиңел машина атка бәрелә. Авариядән соң балигъ булмаган өч үсмер үлә, тагын икесен хастаханәгә алып китәләр. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

16 яшьлек Гаяз әтисенең «Дэу Нексия» машинасына утырып чыгып китә. Аның машина йөртү таныклыгы юк. Гаяз (балаларның исемнәре үзгәртеп бирелгән) белән машинада тагын дүрт үсмер була. Балалар утырган машина колыны белән бара торган биягә бәрелә. Шуннан соң иномарка юл кырыена төшеп китә.

15 яшьлек Лениза һәм Данир урында үлә. 16 яшьлек Гөлнара һәм 15 яшьлек Динара имгәнә. Машина белән идарә итүче Гаяз үзе ашыгыч ярдәм машинасында җан бирә.

«Үсмерләр үлеменең бер сәбәбе — юлда хуҗасыз атлар йөрү. Инде ике ел безнең команда бу бәла белән көрәшә. Туристлар өчен матур булса да, бу безнең өчен куркыныч. Хәзер без юлда атлар йөрмәсен өчен кулдан килгән барысын да эшләргә тырышабыз. Кызганычка каршы, бу өлкәдә законнарның камил булмавы аркасында ат көтүе хуҗаларына карата үтемле чаралар күреп булмый. Район территориясендә берничә карда бар, мобиль төркемнәр эшли, ләкин 1000 сум штраф булгач, бу чаралар җитешми», — дип сөйли Әбҗәлил районы башлыгы Илдар Нәфыйков.

Ат та, аның колыны да урында ук үлгән.

Әлеге авариядән соң җинаять эше ачылган. Эш барышын прокуратура контрольдә тота.

«Башинформ» агентлыгы Башкортстан буенча Сәламәтлек саклау министрлыгына сылтама белән хәбәр иткәнчә, авариядә имгәнгән 16 яшьлек һәм 15 яшьлек ике кыз Белорет район хастаханәсендә.

«Кызларның берсе авыр хәлдә, аны гомуми палатага күчерделәр. Икенче кыз реанимациядә ята. Аның хәле стабиль катлаулы дип бәяләнә», — дип аңлатканнар ведомствода.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100