«Ufa. Tatar» клубы яшьләрне җыйды: Бүгенге шартларда милли күтәрелеш мөмкин хәлме?
Татар яшьләре милләт киләчәге турында нәрсә уйлый? XIX гасыр һәм XX гасыр азакларындагы кебек милли күтәрелешләр киләчәктә булырмы? Ренессанс кемнәр кулында? «Ufa. Tatar» форумында татар яшьләре бу сорауларга җаваплар эзләде.
Татарстаннан кала, татарлар иң күп яшәгән төбәк – Башкортстан. Бу җирлек татарлар саны белән генә түгел, татар мәдәниятенә, әдәбиятына, фәненә керткән өлеше белән дә үткән гасырлардан бирле аерылып тора. Дәрдемәнд, Сәгыйть Рәмиев, Мәҗит Гафури, Галимҗан Ибраһимов, Әмирхан Еники, Нурихан Фәттах, Әнгам Атнабаев, Роберт Миңнуллин һәм башка бик күп шәхесләр шушыннан чыккан. Бүген дә бу җирлек татар дөньясының бишеге булуыннан туктамый. Милли үсешебезне тәэмин итәргә сәләтле кешеләр Башкортстаннан хәзер дә чыга.
Уфада актив татар яшьләрен туплау нияте белән, 5 ел элек Мәрьям Солтанова-Акчурина исемендәге әңгәмә клубы оеша. Аны җәмәгать эшлеклесе Нәфисә Акчурина башлап җибәрә. Әңгәмә клубының 5 еллыгы уңаеннан 6 декабрьдә «Ufa. Tatar» форумы узды. «Үткәннәргә сокланып, киләчәккә өмет белән» шигаре астында үткән чарага Казан, Мәскәү һәм Башкортстаннан актив яшьләр җыелды. Форумда «Интертат» хәбәрчесе дә катнашты.
Көне буе барган форумның «Татар институтларының яңа тормышы» дип аталган пленар утырышта милләт киләчәге турында кызыклы фикерләр яңгырады. Фикерләрнең әһәмияте шунда ки, алар яшьләр авызыннан әйтелде.
Пленар утырышны «Барристер» суд агентлыгының идарәче партнеры Айдар Муллануров алып барды. Спикерлар:
Айдар Шәйхин – Татар әдәбияты тарихы музее һәм Шәриф Камал музее-йорты мөдире;
Айрат Фәйзрахманов – тарихчы, Татарстан Мәдәният министрлыгының иҗтимагый оешмалар белән элемтә бүлеге җитәкчесе;
Ландыш Әбүдәрова – «Казан утлары» журналының җаваплы секретаре.
Райнур Хәсәнов – «Ачык университет» мәгариф платформасының IT кураторы;
Азат Якупов – иске татар телен өйрәнү буенча «Лисан: тел ачкычы» проекты авторы.
«Милли үсешнең тотнагы нәрсәдә?»
Айдар Муллануров: Милләт үсешен тәэмин итүче өч тотнак – тел, мәгариф һәм милли басма (массакүләм мәгълүмат чаралары). XIX гасыр азагында шушы өч компонент Европа дәрәҗәсенә тиң югары үсеш ала һәм, нәтиҗәдә, татар милләте ренессанс кичерә. Бу период татар тарихында иң якты чорларның берсе булып исәпләнә.
Без монда бүгенге хәләтәбез һәм киләчәгебез турында уйланырга җыелдык. Бүген татар телендә белем бирә торган милли университетыбыз юк, милли публицистика авыр хәлдә, тел мәсьәләсендә дә проблемалар бар. Шушындый шартларда милли үсеш булырмы? Үсешнең тотнагы нәрсәдә? Безгә алга атлар өчен XIX гасырда үсеш китергән өч компонентка басым ясаргамы, әллә XXI гасырда нигезебез башка төрле булырга тиешме?
Айрат Фәйзрахманов: Ренессанс дигәндә, мин бераз пессимистик рухта фикерлим, әмма позитив моментлар да бар. Бүген милләт инерция буенча бара. Югалтуларыбыз да бар, ләкин аларны зур дип әйтеп булмый. Милләт дигәндә, 6 млн татарны түгел, ә актив кешеләрне күз алдында тотарга кирәк. Аллаһка шөкер, актив кешеләребез, «Ачык университет», «Акыл фабрикасы», «Печән базары» кебек проектларыбыз бик күп.
Мәрьям Солтанова-Акчурина исемендәге әңгәмә клубы проект буларак барлыкка килгән иде, ә хәзер институциягә (искәрмә – традициягә) әверелде. Инерция рәвешендә барган милләтне саклау Татарстаннан читтә проектлар ярдәмендә оештырыла, ә Татарстанда системалы эш булуы мөһим. Системалы эшкә, мәсәлән, татар телен укыту керә. Мәгариф өлкәсендә югалтулар күп, ләкин башка мөмкинлекләр бар – балаларны җәйге аланнарга, бәйгеләргә йөртү, Актаныш гимназиясенә бирү. Сүз уңаеннан, татар телендә бик күп бәйгеләр уза. Аларны «белем бирү челтәре» дип атап була.
Милли театрны алсак, ул инерция рәвешендә баручы түгел, ә ренессанс кичерә. Уфа театры да, Оренбург театры да, Казан театрлары да хәзер үсештә. Театр аркылы яшьләр милли тема белән кызыксына. Алар туган телне, тарихны белмәүләре турында уйлана башлады. Күптән түгел «Тәрҗемә» спектаклен карадык. Анда татар телен белүнең әһәмияте ачыла.
Әгәр инерция буенча барып, саклана алсак, яңа вакытка, яңа шартларга килеп җитә алырбыз, дип өметләнәм.
Айдар Муллануров: Инерция белән мәңге барып булмас. Физика законнарын искә алсак, инерция белән баручы предмет, көч кертмәсәң, ышкылу нәтиҗәсендә тизлеген киметергә һәм туктарга мәҗбүр була. Без туктарга теләмәс идек. Ничек тизлекне югалтмыйча, ә киресенчә, кызурак алга барырга?
Айдар Шәйхин: Без күп мәсьәләдә сәясәткә килеп терәләбез. Федераль хакимияте, төбәк хакимияте сәясәте турында сүз бара. Сәясәт белән бәйле төп мәсьәлә – ул мәгариф. Әйе, 120 ел элек татар милләтен формалаштыруда мәгариф төп рольне уйнаган, дисәк тә була. Җәдидчеләр оештырган эш, дип барабыз бит инде.
1990-2000 елларда булган мәгариф системасы хәзер трансформация кичерә. Аның милли мәгариф өлеше кысыла. Бер яктан караганда, негатив яклар күп. Икенче яктан карасак, 1990 елларда тупланган зур база бар. Шул елларда милли мәктәп-гимназияләрдә белем алган яшьләр буынының бер өлеше мәгарифкә, мәдәнияткә, сәясәткә килде. Мәсәлән, Йолдыз Миңнуллина, Нурбәк Батулла – шул чор вәкилләре. Хәзер ул буынның балалары үсеп килә. Иң мөһиме: буыннар чылбыры өзелмәгән.
Әлегә милләт инерция буенча бара кебек, ләкин бүгенге мәдәни яңарыш юктан гына килеп чыкмаган. Димәк, мәдәниятебез 10 ел элек этәргеч, яңа көч алган. Без бер тарихи, сәяси моментта милләткә яңадан этәргеч бирергә тиешбез. Аның өчен хәзер бөтен булган мирасны, тәҗрибәне сакларга кирәк. Югалтырга ярамаган әйберләрне консервацияләргә кирәк, чөнки алардан башка без киләчәкне төзи алмаячакбыз. Бер әйберне дә юктан барлыкка китереп булмый. Аллаһ кына юктан барны кыла ала. Димәк, без үткәннәрдән яңа мәгънә табып, киләчәккә өмет белән карарга тиеш.
Без сүгәргә яраткан элеккеге традицияләр, мирасыбыз киләчәктә безнең этәргеч булачак. Ул этәргеч булсын өчен, аңа башкача карый торган кешеләр, бунтарь яшьләр кирәк. Бунтарь яшьләрне сүгеп тора торган өлкәннәр дә булырга тиеш, чөнки табигый каршылык кына үсешкә китерә ала. Мисал өчен, бер яктан – Миләүшә Хәбетдинова кебек, икенче яктан Нурбәк Батулла кебек кешеләр булганда, табигый процесс бара ала. Милләт эчендәге табигый каршылык киләчәктә үсеш өчен этәргеч булачак.
Айдар Муллануров: Милли мәгарифтәге проблемаларны истә тотып, бунтарь яшьләрне кайдан табарга?
Айрат Фәйзрахманов: Беренчедән, «суверенитет балалары»ның балаларыннан. Икенчедән, татар мәктәпләре югала барса да, аларның тәрбия нигезләре сакланып калды. Еш кына рус телле татар гимназияләреннән әдәби телдә яхшы сөйләшүче балалар килеп чыга. Алар олимпиадаларда, бәйгеләрдә катнаша. Өченчедән, матбугат чараларына көчле яшьләр килә. Татар телле яңа медиа барлыкка килде, дип әйтеп була. Театр студияләре тирәсендә тупланучы балаларга да өмет белән карарга мөмкин. Сәхнә ярдәмендә баланың телен камилләштереп була.
Еш кына рус телле татар гимназияләреннән әдәби телдә яхшы сөйләшүче балалар килеп чыга.
«1990 елгы суверенитет өчен 1960-1980 елларда иҗат иткән язучыларга рәхмәт»
Ландыш Әбүдәрова: XX гасыр башындагы милли күтәрелештән соң, 1960-1980 еллардагы милли күтәрелеш язучылар даирәсендә башланып китә. Бөек Ватан сугышында җиңү яулаган халкыбыз алдында «без кем соң?» дигән сорау туа. Шунда милли тамырларны эзләү башлана. Зыялылар милли тамырларны әдәбиятта күрә башлый. Шуңа күрә язучылар бу функцияне үз кулларына ала. Бу процесс Әмирхан Еникинең «Кем җырлады?» хикәясеннән башлана. Аннан Нурихан Фәттах калкып чыга. Ул тарихи романнар яза башлый. Мөхәммәт Мәһдиев милли характерны бирә. Шул рәвешле татар дөньясында татар мифы тернәкләнә. «Совет әдәбияты» (искәрмә – хәзерге «Казан утлары») журналы 120 мең тираж белән татарлар яшәгән бөтен төбәкләргә тарала. Ул вакытта бик күп телевизион спектакльләр төшерелә. Язучылар калын-калын романнар яза тора, ә телевидение шулардан спектакльләр төшерә тора. Әдәбият белән телевидение милли идеологияне бөтен Советлар Союзы киңлегенә тарата. Шуның нәтиҗәсендә 1990 елларда мәйданнарга чыгарлык милли рухи көч оешып җитә. 1990 елгы суверенитет өчен 1960-1980 елларда иҗат иткән язучыларга рәхмәт әйтәсем килә.
Айдар Шәйхин: «Казан утлары»ның тиражы чыннан да 100әр мең булган. Моны күпсанлы кайтавазлар дәлилли. Редакциягә бөтен Советлар Союзыннан хатлар күп килгән. Халык һәр яңа әсәргә фикерен белдергән. Интернетсыз заманда халык вакытлы матбугатта фикер алышкан. XX гасыр башында да вакытлы матбугат милли күтәрелешнең тотнагы булган, дидек.
Айрат Фәйзрахманов: Бүген дә милли күтәрелештә әдәбиятның әһәмияте зур. Әдәбият – ул драма әсәре дә, кино сценариесе дә, җыр да. Татар театрындагы ренессансны да «әдәбиятның казанышы» дип әйтергә була. Эстраданы никадәр генә әрләсәк тә, милли рухны саклауда аның өлеше зур. Шигырьләр, романнар язучы яшьләребез бар әле. Бунтарь яшьләрне кайдан табарга, дигән сорауга да өстәмә җавап бу.
«Милли университет функцияләренең бер өлешен Фәннәр академиясе үти»
Айдар Муллануров: Татар телендә югары белем бирә торган милли университет турында хыялланганда, аның ролен онлайн платформалар үти аламы?
Райнур Хәсәнов: Без 2019 елда, татар телендә белем алу өчен, «Ачык университет» дип аталган онлайн платформа эшләдек. Әлегә 7 меңгә якын кеше анда теркәлгән. Мәдәният, тарих, финанс грамоталылыгы, ораторлык осталыгы кебек 20ләп курс гамәлгә ашырыла. Төп максатларның берсе – татарча лекцияләрне яздырып алу иде. Бу платформаны милли университетның беренче этабы, дип тә кабул итәргә мөмкин. Пандемиядән соң университетларда дистант уку популярлашып китте. Ике дустым чит илләрдәге югары уку йортларында онлайн укып, диплом алып чыкты. Шул университетларның укыту программасын татар теленә тәрҗемә итеп, үзебездә кулланырга да мөмкин. Безнең бу проект хыялдагы милли университетның нигезе була ала.
Азат Якупов: Милли университетның форматын ничек күрәбез соң? Университет – ул модерн чорының бер институциясе. Бүгенге дөньяның институцияләре көн кадагында торган бөтен сорауга да җавап бирә алмый кебек. Белем алу өчен университеттан тыш та төрле чаралар бар. Монда онлайн курслар да, урам лекторияләре дә, мәдрәсәләр дә керә. Мондый мөмкинлекләр университетның белем җитештерүгә булган монополиясен шик астына куя. Университетның классик баганалардан торган бина булуыннан читләшеп, башка форматларга карау мөһим. «Ачык университет» шушы максатларга җавап бирә ала. Ул шулай ук төрле илләрдән укучылар җәлеп итә ала.
Айрат Фәйзрахманов: Безгә күп кенә юнәлешләрдә татар телле спикерлар җитми. Ярый әле Татарстан Фәннәр академиясендә, университетта милли кадрлар бар. Сүз уңаеннан, милли университет функцияләренең бер өлешен Фәннәр академиясе үти, дип әйтсәм, ялгышмам. Ул халыкны мәдәни агарту эшен дә, фәнни тикшеренүләр дә алып бара. Шуңа күрә милли университетның традицион формалары Казаныбызда бар. Фәннәр академиясе кысаларында аны саклап калу бик мөһим.
Айдар Муллануров: 7 млн татарның 7 меңе генә «Ачык университет»та теркәлүе милли мәнфәгатьләрне хәл итәргә мөмкинлек бирә аламы?
Айдар Шәйхин: Саннар турында сөйләшкәндә, без пропорцияләр турында онытабыз. Дөньяда 150 млн рус яши дисәк, аларның күпмесе онлайн платформаларда белем ала? Пропорцияләрен исәпләп чыгарсак, аларның өлеше «Ачык университет» күрсәткечләреннән артмыйдыр.
Татарларны никадәр генә бөек халык дисәк тә, халкыбызның 7 миллионы да югары белем алырга, файдалы мәгълүмат үзләштерүгә омтылмаячак, бигрәк тә татар телендә. Бу – нормаль күренеш. Һәрвакыт халыкның күпчелеге инстаграмда (искәрмә – Россиядә тыелган социаль челтәр) Гүзәл Уразовага язылачак. Дөньяда бөтен кешегә җиңел үзләштерелә, күңел ача торган мәгълүмат кирәк. Белем алуга, аеруча фәлсәфәгә, бик аз даирә генә, башлыча, югары катлам омтыла. Татар чараларына күп көч куелып та, аудиториясе артмавы оештыручыларны борчый. Миңа калса, «Ачык университет»ның 7 мең укучысы булуы – ул бик зур сан.
Инглиз һәм рус телле дөньяда глобаль көндәшләр барын да онытмаска кирәк. Нинди генә проект эшләсәк тә, ул күршеләрнекеннән кызыклырак һәм яхшырак булырга тиеш. Кемнедер кабатлаудан без берни ота алмаячакбыз. Аның кешегә кызыгы юк. 80 ел элек китапларны, дәреслекләрне рус теленнән татарчага тәрҗемә иткәннәр, чөнки ул чорда мәгълүматны татарча үзләштерү җиңелрәк булган. Хәзер андый проблема юк. «Кеше ни өчен татарча укырга тиеш?» дигән сорауга яңа җаваплар кирәк.
- «Ufa. Tatar» форумын оештыручылар: Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстанданы вәкиллеге; «Барристер» суд агентлыгы; Мәрьям Солтанова-Акчурина исемендәге дискуссия клубы.