Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Уфа сәяхәтнамәсе: горур Салават Юлаев, сувенир эзләп тилмерү һәм өрәңге баскан шәһәр

Өфе-Казан арасы, барасы да барасы. Икән. Башкортстан башкаласы Уфага беренче баруым. Нинди шәһәр икәнен китаплардан укып вә кешеләрдән ишетеп кенә белә идем. Күргәннәремнән чыгып, Уфага зур өметләр баглап бармаска дип киңәш итә алам.

news_top_970_100
Уфа сәяхәтнамәсе: горур Салават Юлаев, сувенир эзләп тилмерү һәм өрәңге баскан шәһәр

«Башкортстан» концертлар залыннан башланган сәяхәт Салават Юлаев һәйкәленә илтте. Олы хәрефләр белән «Үзәк» дигән язуны күргәч, шәһәр үзәге шундый коточкыч микән дип уйлап куйдым. Үзәк базар булып чыкты анысы. Хәер, кайсы шәһәрне генә алма, базарлар берсе дә ялтырап тормый инде. Казанның «Вьетнам базары»на да мең бәла белән барып, әллә нинди ямьсез җирләрне үтеп керәсе.

Шул «Үзәк»тән һәйкәлгә таба булган юл да канәгатьләндермәде. Соры диварлар, җимерек өйләр, җимерек юллар – «нүжәли Уфа шундый шәһәр инде, ә?!» дигән шикле уйларга этәрә башлады. Такси тәрәзәсеннән өрәңгеләргә, берән-сәрән авыл өйләренә карап бардым.

Уфага килгәнсең икән, төп ритуал – Салават Юлаев һәйкәленә бару. Салават Юлаев – шәп. Һәйкәленең эшләнеше дә, урнашкан урыны да шәп. Агыйдел елгасы ярының иң текә һәм биек урынында атка атланып, алга ыргылган итеп ясалган һәйкәл белән фотога төшмәү гөнаһ булыр иде. Җырдагыча, «Уфаларга баруларым тик синең өчен генә» бит, Салават Юлаев һәйкәле. Кияү белән кәләшләр дә шушы урында фотосессия ясарга ярата. Ун минут эчендә өч пар күрдем.

Фотога төшү өчен иң матур җир – һәйкәл территориясе. Арткы ягында фонтан, чәчәкләр, кыскасы, төзек һәм матур да. Икенче яклап кояшта ялтыр-йолтыр килеп, яңа Корылтай бинасы басып тора. Шуңа өстәп, һәйкәл яныннан Агыйдел елгасына һәм урманнарга матур манзара ачыла. Тау битенә чыршылар утыртып чыкканнар. Ул манзарага сокланып, дөньяны онытырга була.

Дөрес, Агыйдел генә бераз пычранган да, аръягындагы урманны да кискәли башлаганнар. Чалт аяз көн, күк зәп-зәңгәр төстә, ә Агыйдел кап-кара. Күк йөзе дә чагылырлык булмагач, елга пычрак дигән сүздер инде.

Һәйкәл яныннан Агыйделнең яр буена төшәр өчен дә бераз арттырып әйткәндә тәмуг газаплары үтәргә туры килде. Ни бер күрсәткеч булсын! Тауны әйләндереп, тулгандырып ясалган баскычлардан бер мендем, бер төштем, әйләнеп йөри торгач, хәлләр бетте. Әле ачу китереп бөтен җирен өрәңге басып бетергән. Кайсы якка борылсаң да, шалт итеп өрәңге килеп чыга.

Агыйделдә йөрсәң иде..

Мең газап белән тау башында урнашкан Салават Юлаев яныннан Агыйдел яр буена төшеп җиттем. Бер ягында – Агыйдел, бер ягында – тау. Ул тауны да да өрәңге баскан. Шуңа күрә Уфаны үземчә «өрәңге шәһәре» дип атый башладым.

Уфа, гомумән, таулы шәһәр. Шуңа күрә баскычлардан йөрергә, таудан менәргә һәм дә төшәргә әзер булып барыгыз.

Шундый матур табигатье, шундый матур урында урнашкан Уфа. Кадерен генә белмиләр икән. Агыйдел яр буен ис китмәле итеп ясап булыр иде дип карап тордым. Гади тротуар кебек итеп ясалган яр буеның Салават Юлаев һәйкәле янындагы урыны. Киртәләрен әз-мәз чәчәкләр белән бизәгәннәр дә – Аллаһ әппәр.

Елганың аргы ягында урман. Кайбер җирләрендә төзелешләр башланган иде, ахры. Машиналар, төзелеш материаллары җәелеп ятуын да күрдем. Ә елгада кечкенә теплоходлар йөреп тора.

Яр буйлап бара торгач, атынгычларга очрадым. Агыйделгә, көймәләргә карап, атынып арыгач, кабат киттем. Сүз уңаеннан, бер кызыклы үзенчәлеге бар яр буендагы тротуарның. Монда юл ике төрле. Берсе гади асфальт, икенчесе йөгерү манежларында була торган материалдан. Бик борынгы заманнарда җиңел атлетика белән шөгыльләнеп алуым сәбәпле, ул материалны яхшы беләм. Әле асфальтта йөгерсәң, аяк авыртуын да яхшы беләм. Шуңа күрә асфальтта гомумән йөгерергә кушмыйлар. Ә яр буе ул спорт белән шөгыльләнү өчен шундый шәп җир. Йөгерүчеләргә салынган махсус сукмак күңелне күтәреп җибәрде. Кем әйтешли, вак әйбер булса да күңелле бит.

Агыйдел өстеннән зур күпер салынган. Менә шул күпердән соң яр буе бераз матурланган кебек. Яңа төзекләндерелгән өлеше дип аңладым ул җирләрен. Нәрсәләр генә эшләп булыр иде мондый гүзәл җирдә, ә! Туристлар агымы туктап та тормас иде бит.

Күпер астыннан бер юл табып өскә менеп киттем. Әйтүемчә, бер күрсәткеч тә юк. Туристлар рәхәтләнеп тилерсен өчен дип куймаганнардыр инде ул күрсәткечләрне. Өскә менеп җитүем булды, юлның икенче ягына чыгып булмавын аңладым. «Нишләргә, нишләргә, кайларга барасы? Әйт миңа, җанымның яртысы», – дип, кызганыч һәм ялварулы караш белән телефонымдагы навигаторыма карадым. Уфа халкы да белмәгән юлларны ул навигатор каян белсен ди инде?

Ул күпергә менүнең бер яхшы ягы булды – бик матур мәчет күрдем. Әллә янына барыйм микән дигән уйларымны юл табалмый иза чигәрсең тагын дигән уйлар куып таратты. Машиналар өере аша гына карап тордым матур мәчеткә.

Мәчет дигәннән, лалә чәчәге формасында ясалган мәчетне дә барып күрәсе килгән иде. Тик ул бик танылган һәм бик матур мәчет шәһәр читендә булу сәбәпле, барып булмады. Кыскасы, юллары шайтан аягын сындырырдай булса да, мәчетләре искиткеч Уфаның.

Шул матур мәчеткә карап тора торгач, җир астыннан бер кеше килеп чыкты. Мин әйтәм, ничек, каян? Барып карасам, җир астыннан җәяүлеләр өчен сукмак ясалган икән монда. Шул кеше килеп чыкмаса, кире Салават Юлаев янына китәсе була иде. Рәхмәтләремне укый-укый күпернең икенче ягына чыгып, әлеге дә баягы Салават Юлаев бакчасына килеп эләктем.

Уфа – өрәңге, фонтаннар һәм парклар шәһәре

Ай матур җирдә инде Уфа! Тау башында Агыйделгә һәм шул күпергә карап тора. Монда өрәңге белән бергәләп юкәләр дә үсеп утыра. «Өфе юкәләре безнең хакта әле..» дип көйли-көйли бакчага үттем.

Андагы халык! Күбесе балалары белән килгән әниләр. Аннары рәссамнар дә бик күп. Рәхәтләнеп пейзаж ясый торган җир инде бу чыннан да. Тезелеп утырып ак кәгазьгә пумаланы яшел төсләргә мана-мана рәсем сызгалыйлар.

Балалар өчен уен зонасы, төрле җәнлекләрнең сыннары да күп. Бер агач арасыннан күктә сода рәсемен дә күреп алдым. Ачыграк җиргә чыгып карасам, бер йорт түбәсендә «Сода»га һәйкәл куйганнар. Чын содага!

Агач дигәннән, өрәңге бит теләсә кайдан тишелеп чыга торган кабәхәт агач, аны һәр ишегалдында диярлек күрергә була. Тик шәһәрнең иң матур җирендә – Салават Юлаев һәйкәле, Агыйделнең яр буенда урман булып өрәңге үсеп утыруы күңелгә бик үк хуш килеп бетмәде. Әле шәһәрнең үзәгендә бер идарә органы каршындагы куак эченнән дә өрәңге ботагы атылып килеп чыккан иде. Уфа – яшел шәһәр дигән гыйбарә шуннан чыккан диярсең. Ә бәлкем уфалылар бу агачны яратадыр инде, кем белсен.

«Яшел шәһәр» дигән исемгә сүз дә юк ансы. Уфа өрәңгеләр шәһәре генә түгел, парклар шәһәре дә. Икән. Адым саен аллея, адым саен парк, адым саен сквер монда. Парк саен кемгәдер һәйкәл куелган. 

Аннары фонтаннар күп Уфада. Һәйкәлләр кебек үк булмаса да, фонтан тавышын теләсә каян ишетеп була. Үзәктә эченнән йөгереп йөри торган фонтан да бар. И рәхәтләнәләр генә балалар. Алар белән бергәләп яшь кызлар да чабышып йөри.

Фонтаннарның иң ошаганы һәм иң мәгънәлесе Башкорт Дәүләт опера һәм балет театры янындагы Театраль скверда «Җиде кыз» фонтаныдыр. Аны Башкортстанның танылган скульпторы Хәниф Хәбибрахманов башкорт легендасыннан чыгып ясаган.

Кыскасы, легенда буенча, дошман яулары ир-атларны үтереп, берсеннән берсе матур, сылу, чибәр, уңган җиде башкорт кызын әсирлеккә алып китә. Сакчылар кызлардан күзләрен дә алмый. Кызлар качмасын дип, алар кызларның табаннарын кисеп, яраларына ат кылын тыгалар. Тик кызларның горурлыгы мондый мәсхәрәләүгә түзеп тора алмый һәм алар кача. Дошманнар эзләренә төшкәч, кызлар күлгә сикерәләр һәм бүтән чыкмыйлар. Шуннан соң кызлар истәлегенә күктә җиде йолдыз – Җидегән йолдыз кабына.

Менә шундый кызганыч риваятькә таянып иҗат ителгән фонтан. Ул кызларны шундый сылу итеп ясаганнар. Әйтерсең, каршыңда чыннан да шул чибәр һәм горур башкорт кызлары басып тора. Фонтан тирәсендә, эш көне булуга карамастан, кеше бик күп иде.

Сыннар дигәннән, Театраль скверның икенче ягында заманча шәһәр скульптуралары аллеясе «Арттерия»дә арт объектлар тезелеп киткән. Зифа, сылу кызлар сыныннан соң альтернатив образларны аңлавы авыр булды. Дөресен әйткәндә, бөек сәнгатьне чыннан да өзелеп яраткан кешеләр өчендер бу урам. Андый сыннар берәү генә түгел, берничә.

Уфаның танылган «Арт-квадрат»ында гына булмавым күңелне кырып куйды. Вакыт чикле иде шул. Икенче юлы сәяхәтне шуннан башлармын әле.

Бердәнбер тирмә һәм сувенирсызлык

Сувенир эзләп кенә җаннар чыкты. Иң шаккаттырганы –  туристлар өерелеп килә торган Салават Юлаев һәйкәле янында ни бер сувенир сатсыннар! Һәйкәлнең арткы өлешендә парк кебек җирдә дә сатмыйлар. Тирмә кебек алачык та бикле иде. Тыштан гына карап, эчендә бары сувенир түгел икәнлеген аңлап, башны аска иеп китәргә туры килде.

Яр буенда, инде әйткәнемчә, эт тә, бет тә юк. «Уфа» дигән магнит алу нияте белән шәһәрнең үзәгенә барырга булдым. «Анда тирмәләр белән тезелеп торалар. Бөтен әйберләрне дә саталар», – дигән сүзне маяк итеп, үзәккә юл тоттым.

Шәһәрнең үзәк урыннары төзек һәм җыйнак. Биналарны рәттән төзегәнгә генә тыгыз кебек. Алланың рәхмәте, үзәк урамнарда күрсәткечләр бар. Бер урамга китсәң, нәрсә күрәсең икәнен алдан белеп була. Шул рәвешле «Гостиный двор» дигән сәүдә комплексына барып чыктым. Берсе өстенә берсе менә-менә магнит сатучы тирмәләр эзлим инде хәзер. «Монда кер!», «Монда кер!» дип кычкырып торырлар инде хәзер дигән шатлыклы уйлар белән килдем бит. «Эчтә ул», – диде бер ханым, минем тышта тилмереп торуымны күреп.

«Гостиный двор» эчендә бердәнбер тирмә тора. Кердем. Башкорт халкының милли киемнәре, уен кораллары, савыт-саба, магнитлар тезелеп киткән. Чын татар кешесе буларак, өстәлдә яткан магнитларны тотып карый-карый сайлый башладым. Яулык ябынган сатучы апа килде дә, русчалатып: «Аны тотмыйча гына, күз белән генә карап булмыймыни соң?! Һичшиксез тотып карап, атып орырга кирәкме?», – дип, агрессия белән магнитларны кире урынына куя башлады. Гафу итегез, мин әйтәм. «Күз белән генә сайлап булмыйдыр инде», – ди бу, ишет инде, дигән кебек, кычкырып. Үзе дөбер-шатыр шул каһәр төшкере магнитларны өстәлгә тезә.

Күрсәткеч булмаган юлларны мең кат урап та җен ачуларым чыккан килеш, бөтен Уфа буйлап эзләгән бердәнбер тирмәдән дә күркә кебек кабарынып чыктым. Иллә дә кунакчыл икән тирмәләре. Рәхмәт төшкере. Туристлар өчен эшләүче кешеләр дип әйтәсеме инде аларны да? Шул бер бәхетсез магнит дип челләдә шәһәр буйлап тирмә эзләп йөр син тагын дип үземне дә мең кат сүгеп алдым. Магнитсыз яшәп булмый диярсең.

Принципиальлек үзенекен итте тагын. Тирмә янында бөтен байлыгын гади бер өстәлгә тезеп куйган ханымнан алдым истәлек бүләкләрен. «Тотып карасам ярыймы соң?» дип сорадым инде башта. Бер утка ике тапкыр керәсе килми икән ул.

Нәтиҗә: төзисе дә төзисе

Уфага беренче сәяхәттә менә шуларны күреп җитештем. Дөрес, мин шәһәрнең башка матур урыннарында булырга өлгермәгәнмендер дә. Тик беренче тапкыр килгән турист буларак, иң төп урыннарны йөреп чыктым.

Башкортстан – табигате буенча иң матур төбәкләрнең берсе. Аның табигатенә сокланыр, тауларына менәр, елгаларында йөзәр өчен Россиянең өчен әллә кайсы җирләреннән киләләр. Чит илләрең бер читтә торсын, чөнки Башкортстан буйлап сәяхәт итү үзе бер рәхәтлек. Башкортстан туризм буенча алдынгы рәтләрдә.

Уфада да миллионнан артык кеше яши. Тик ул туризм буенча топ шәһәрләр исемлегенә кермәгән. Шундый искиткеч матур табигатьле шәһәрнең өрәңгегә батып ятуына әрнеп кайттым. Суы бар, тавы бар, урманы бар – рәхәтлән генә. Төзе дә төзе.

Ә парклары, фонтаннары, аллеяларына күз тимәсен икән. Балалар белән ял итә торган урыннар да җитәрлек булуы сөендерде. Күрсәткечләр дә тезеп чыксалар, тиңнәр булмас иде.

Тугандаш республика башкаласы Уфа юлында ремонт беткәч, тагын бер барасы әле. Күрмәгәннәрне күреп, Агыйделендә бер йөзеп, тагын бер-ике сувенир эзләп кайтасы бар әле.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 16 июль 2022
    Исемсез
    Былтыр миндә Казанга сабантуйга баргач сатучы булып ак тәүбә кара тәүбә диеп кайткан идем ...
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100