Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Уф, йөрәгем, су бирегез, формула искә төшми яки БДИ тапшыручыларга 9 лайфхак

Киләсе елда БДИ бирергә җыенасыңмы? Бу имтиханнарны ничек биреп чыгармын икән дип инде бүгеннән үк борчыласынмы? Безнең яшь хәбәрчебез язмасын укы. Үзе БДИ тапшырган кеше буларак, ул сиңа әлеге сынауларга әзерләнү буенча һәм аларны мөмкин кадәр яхшырак үтәр өчен мөһим булган 9 лайфхак тәкъдим итә.

news_top_970_100

Бахыркаем, булды, бетте, узды диеп, күкрәгемә кысасым килә минем 19нчы елда БДИ утларында дөрләп-дөрләп тә, исән-сау калган адәм баласын. Безнең, чыгарылыш сыйныф укучыларының башыннан узганнарны Хак Тәгалә һичкемгә күрсәтмәсен дә, без кичергәннәрне кичерергә беркемгә язмасын, дип теләп тә булмый бит, ичмаса. Нигә дигәндә, бу БДИ дигәннәре гомерле нәрсә булыр, булса кирәк. Бер матур көнне юкка чыгып куяр, дип өметләнүдә мәгънә тапмыйм мин үзем. Шунлыктан, моны һәркем кичәргә тиеш һәм һәркем, һичшиксез, кичәчәк бер сынау, дип кабул итү дөрес булыр.

Имтиханны "ачып" җибәреп укыла торган инструкция нәрсә ди әле безгә? ЕГЭ - бары тик чираттагы бер тормыш сынавы, аны уңышлы узар өчен сезгә 11 ел уку дәверендә үзләштерелгән белемнәр генә кирәк. Бары шул гына, диме?

Мин бу сынауны кичтем, Ходайга рәхмәтләрем барып ирешә күрсен. "Я, ничек?" дип язучы, шалтыратучы миннән бер-ике яшькә кечерәкләргә, син күзаллаган кадәр куркыныч түгел, дип җавап кайтардым. Тик моны мин аларның нерв күзәнәкләрен кызгану йөзеннән эшләдем, билгеле. Дөресен чиш тә сал, дисәләр, мин барлык кичергәннәремне күз яшьләремә буыла-буыла тезеп китәр идем. Белем дәрәҗәсен тикшерергә тиешле нәрсә сине әллә нинди юнәлешләрдә сынап карый, сындырса - сындыра, булдыра алмаса - сынуын сынмый каласың, әмма әле шактый вакыт кеше халәтенә кайта алмый интегәсең. Зомби шикелле "йөзештереп" йөрергә туры килә. Соңыннан күз ачыла ул ачылуын, һава да, күкрәккә узгач, ничектер татлырак, чистарак тоела төсле. Бу әйләнә-тирә мохитнең күркәмлеген, ниһаять, күрә, тоя башлау белән бәйледер.

Ә шулай да, нәрсә соң ул БДИ үзе "сират күперен" кичкән кеше күзләре белән? Искиткеч, юк, безнеңчә әйтсәк, ушкиткеч күренеш ул, җәмәгать. Башлангыч сыйныф укучыы һәм укытучылары ук стресс кичерә. 5-6нчы сыйныфлар минималь баскычның ничә балл тәшкил иткәнен караштыра, 7-8ләр шул баскычның теге ягына чыга алуына шансларын бәяләп, тәмам төшенкелеккә бирелепме, "окей, гугл, баш тишек чиләк төсле буп-буш булган очракта ЕГЭны ничек тапшырырга?" дип гуглдан ярдәм эзли. 9лар төтенли, 10нар яна, 11ләр дөрли. Күңелле күренешләрдән түгел, кыскасы.

"Ничек булса, шулай була инде", дигән сүзне бик яратты минем сыйныфташлар соңгы арада. Бу сүзне, гадәттә, чираттагы 3 сәгать тә 55 минутлык җәзалау манипуляциясе - имтиханнан чыккач әйтеш. "Биремнәр коточкыч, баскчны узуым ай-һай, эшли алган кадәр эшләп чыктым инде, икеле була калса, аптырап-нитеп тормассыз", дигән сүз БДИ коллары телендә.

Ә аннары инде бер айга якын нәтиҗәләр көтү газаплары. Аһ, бу көтү газаплары…БДИның үзен тапшырудан да авыррак кичерә монысын психика. Айга якын вакыт дәвамында ак-караны күрми, ис сизми, тәм тоймый, тапшырылган имтиханнарның нәтиҗәләре урнаштырылып бара торган махсус check.ege.edu.ru сайтында "яшисең". Анда инде белгән догалар берөзлексез укыла, белмәгәннәре ятлана, "сәламәт йокы" атлы әфәнде синең тормыштан чемоданнарын төяп китеп бара, тамактан ризык үтми, кул эшкә ятмый, ә күңел хәләтен "Су буенда учак яна" җыры бик яхшы тасвирлар иде.

"Язлар пакьлек исе алып килә, алма исе алып килә май" дигән шигъри юллар "төртеп" куйган булганмын икән апрель башларында алгебра дәфтәремнең бер читенә. И, көлеп рәхәтләндем инде кичә шуны укып. Алып килгән ди май пакьлек исен, алма исен өеп алып килгән ди, көт тә тор. 11нче сыйныфны тәмамларга торган мескеннең борынын иркәләгән ди татлы алма гөле искәйләре. Әкият!

Язлар БДИ исе алып килә, хәсрәт исе алып килә май, дисәң генә. БДИ тапшырачак укучы һәм аның өчен янган йөрәкләр - әти-әни, әби-бабай, укытучылар өчен бик авыр чак җитте дигән сүз ул - яз. Нерв күзәнәкләре төенләнеп, чәч бөртекләре баштан бер-бер артлы "таешып" бетәчәк, укылмаган дога калмаячак, уйламаган уй калмаячак, дигән сүз ул - май…

Син киләсе язда БДИ тапшырачак "бәхет" иясеме? Быелгы язда пакьлек исен туйганчы иснәп калгансыңдыр, хушлангансыңдыр дип ышанам. Ә хәзер, әйдә минем белән имтиханга. Әйдә, әйдә, читенсенеп торма, күнегә башла.

Беренчедән, дөресен әйтик, иртәгә БДИга барасы укучының хәле һич арттырусыз мөшкел. Инде болайга киткәч, дөресен әйтәм тагы - иртәгә имтиханның үзенә баргач, тагын да мөшкелрәк хәлгә каласың ул. Тагын бер нәрсәгә әзер бул: организм стресска дучар булган очракта "кушыла" торган халәт тә үзен озак көттермәячәк. Стресс артыннан сәер җиңеллек, рәхәтлек килер, тик син куркып калма. Баш очында болытлар иркен күкне иңләп йөзәрләр, сине үзләре белән дәшәрләр, синең чырык-чырык көләсең, кулларыңны чәбәкли-чәбәкли сөенәсең, шул болытларның ак сакалына ябышып, биеккә-биеккә очасың килер, ә сиңа тирән итеп борын аша сулыш алырга һәм акрын гына авыз белән аны чыгарырга кирәк булыр. Шунда ук "җиргә төшәрсең", югалып кына калма. Аннары, озаклап үз-үзеңә чумып тормаска тырыш, үз-үзең белән гармония көйлә.

Әлбәттә, "авыз ачып" торырга ярамый, монда җәһәт булырга кирәк.

Алга таба сине көтәселәрне рәттән сөйләп китәм хәзер. Ә син авыр итеп түгел, җиңел итеп кабул ит. Телефон ише нәрсәләрне “аулый” торган тимер капкадан чыккач та, бер табличка күтәргән апага ияреп, билгеле бер аудитория төбенә килеп өелешәсез. Билгеле бер парта артына кереп урнашасың, сәгать билгеле бер вакытны суккач, билгеле бер инструкция укылачак. Анысын игътибар белән тыңла. Аннары билгесез вакыт буе (мәңгелеккә тиңләрлек вакыт, гадәттә) принтер шундый да ямьсез җырлар көйли-көйли КИМнар чыгарачак. Кулларыңа шул КИМнарның берсе, ниһаять, килеп эләгәчәк.

Менә монда инде торт остендәге чия булып, истерика үзен сиздерәчәк. Биремнәргә күз ташлап алгач: "Ярдәм итегез, янам!" дип кычкырасылар киләчәк, әйе. Бу һәрбер чыгарылыш укучысы кичерәчәк халәтне мин ярдәмгә мохтаҗ булу, тик япа-ялгызың булуың, авызың ачып бер сүз дәшү мөмкинлегеннән мәхрүм булуың, камера астында утыруың сәбәпле бернәрсә яки беркемнән бу ярдәмне өмет итә алмау дип атар идем. Бу хәлиткеч мизгелдә син үзеңне бик ялгыз, бик мескен итеп тоячаксың.

Баштан бөтен нәрсә карга булып чыгып очканмыни, бар нәрсә онытылып бетәчәк. Җитмәсә, вакыт кыса, камералары йөз яклап тикшерә, сыный, тикшерүче апа-абыйлар сине борчып, тегеләйгә-болайга йөрештерә… Читен булыр, сүз дә юк, тик син ул ЕГЭны җиңәрсең. Нәрсә, ышанмыйсыңмы әллә? Мин сиңа ул явыз БДИны егып салып, өстәп сул бөеренә тибеп киткән кеше буларак әйтәм, БДИ көчле, тик син БДИдан көчлерәк!

Ә хәзер тыңла мине, 2020дә БДИ тапшырачак дус. Бу төшкә кадәр укыгансың икән, димәк син шактый көчле кеше. Чөнки мин БДИ турында җир йөзендә урын тоткан сүзләрнең куркынычларының иң куркынычларын кулланып сөйләдем. "Кит инде, бу кадәр үк куркыныч түгел ич ул", диючеләр дә табылыр БДИны инде "җиңгәннәр" арасында. "Артык күпертеп җибәрмә инде", дип тә әйтер әле берәрсе. Я, ничек, эчкә җылы йөгердеме бераз? "Тәмле нәрсә түгел БДИ дигәннәре, тик борынны кысып капсаң, чәйнәргә дә, йотып куярга да була", дигән нәтиҗә ясадым үзем барлык 4 имтиханымны тапшырып, нәтиҗәләре белән танышып, инде тәмам котылгач.

Минем математика фәненнән укытучым, шул ук вакытта сыйныф җитәкчем Гүзәлия Билал кызы искиткеч кеше. Ул ел буе имтиханга әзерләнү дәверендә гел бер нәрсә әйтә торган булды безгә: "Мин сезне БДИга чабышкы атларны Сабан туена әзерләгәндәй әзерлим. Чабышта җиңүче булып чыкканчы ат ел буе тир түгә". Бу фикерне исеңдә тот, ярдәме тими калмас!

2020дә ЕГЭ тапшырачак дус, әлеге мәкалә синең өстәл китабы ролен үти алыр иде. Кабат-кабат кайтып укырга киңәш итәм сиңа язманы. Нигә дигәндә, түбәндә синең игътибарга ЕГЭны җиңү серләре, бик кыйммәтле киңәшләр тупланмасы тәкъдим итәм. Тот миннән берничә лайфхак, дус!

Мин - җиңүче!

Имтиханга бер-ике генә тәүлек калып килгәндә бердәнбер әзерлек - үз-үзеңне җиңүгә, яхшы нәтиҗәгә әзерләү булсын. Мин - җиңүче, мин җиңеп чыгам, мин булдырам, минем белемнәрем җитәрлек, минем нәтиҗәләрем уңай булачак, мине уңыш көтә... Берөзлексез кабатла да кабатла, кабатлый торгач, үзеннән үзе ышанып куясың ул әйткәннәреңә. Аффирмация дип аталучы бу психологик алым бүген бик популяр. Гамәлгә кертергә киңәш итәм!

Капла да сал!

БДИ сине 4 сәгатькә якын сынаячак-сынаячак та, көчле икәнеңне белеп алып, нәтиҗәдә, бирелергә карар кылачак. Мин әйткән иде диярсең! Ә көчең азрак булганлыктан, бирелергә теләмиерәк торса, капла да сал син аны, аптырап торма! Ягъни, әзерлегең "аксый" икән, бер дә булмаса, шул әзерлегең таянган таяк белән төртеп ек. Җавапны белмисеңме - уйлап тап, икеләнәсеңме - ярдәмгә санамышларны чакыр, сочинениедә тиешле сүз күләме җитеп бетмиме - әйләндер дә тулгандыр бер сүзне. Шуыш! Үрмәлә! Тырмаш!

Орлыкны мулдан чәч, берсе булса да тишелер

Рус әдәбияты, җәмгыять белеме, тарих, химия, биология кебек фәннәрдән БДИ тапшырасың икән, бу киңәш синең өчен бик әһәмиятле булыр. Имтиханның икенче өлешендәге биремнәр, белгәнеңчә, тулы язмача җавап таләп итә. Монда никадәр күбрәк яза аласың, шулкадәр күбрәк һәм байрак яз. Нинди җавап вариантлары бар, барысын да матур гына бер җавапка сыйдыр. Җавапларыңның берсе булса да туры килер, уңыш елмаеп куяр да, кадерле балл синеке булыр.

Уф, йөрәгем, су бирегез, формула искә төшми…

Имтиханга кереп утыргач, башыңда кирәкле формула яки терминны эзләп таба алмый, уф, йөрәгем, су бирегез, формула искә төшми, дип көенүең ихтимал. "Мәңге истә калдырасым юк" разрядыннан формула ише нәрсәләрне ничек тиз арада истә калдырырга? Мин беләм! Визуаль хәтерең көчлерәкме әллә инде тавышларны җәһәтрәк исеңдә калдырасыңмы? Визуаль хәтер иясе икәнсең, формулалар, терминнарны фотога төшереп, смартфоныңның төп битенә урнаштыр, телефон экранына күзең төшкән саен, баш миеңдә инде кайчандыр күргән сүрәтләр яңарып торачак. Нәтиҗәдә, алар хәтердә ныклап сакланачак. Хәтерең тавышларны тиз эләктереп аламы - смартфоныңның диктофонына терминнарны укып яздыр, колакчыннар киеп куй да, әлеге аудиоязманы әйләндер дә әйләндер.

Уң аягың белән кер!

Нигә, диеп сорама, имтиханга баргач, мәктәпкә уң аягыңнан керсәң, хәерлерәк булыр. Әбекәй өйрәткән әйбер дөрес булмый калмас. "Бисмилла"ңны әйт тә, уң аягың белән кер!

Пөхтәме син?

Пөхтәме син? Нигә сорыйм, дисеңме? Имтихан 3 сәгать тә 55 минут дәвам итә, бу вакыт авыр-авыр биремнәр белән "көрәшкәндә" ялт итеп үтеп китә. Караламаңны "бизәп" вакыт әрәм иткәнче, туры акламага төшерер идең җавабыңны, дим. Тик пөхтә һәм бозу-сызуларсыз яза алырлык булсаң гына! Әле вакытың бар, чиста итеп, бозуларсыз акламага язарга өйрәнә торырга киңәш итәм. Бу сиңа бик ярдәм итәчәк!

Акылны үстерә торган чәй

Акылны үстерә торган тылсымлы чәйнең рецепты юк. Син күңелеңә хуш килгән теләсә кайсы бер чәйне эчәсең, параллель рәвештә имтиханга әзерлек белән шөгыльләнәсең, ә акыл арта. Искиткеч бит, әйеме? Бу хуш исле бөтнек салынган кайнар сөтле чәй булырга мөмкин, яки каты кара карлыган чәе, яисә алма туралган, лимон салынган кара чәйдер бәлки... Монысы әһәмиятле түгел. Иң мөһиме, чәйләгәндә белем "кабып" эч чәеңне. Китап укыйсыңмы, тестлар чишәсеңме - чәй йота-йота шөгыльлән. Ә инде, шаяруны читкә куеп торсак, чәйнең организмны "юата" торган сәләте бар. 11нче сыйныф укучысы 90% стресстан гына тора, ә инде стрессны чәйдән дә яхшы дәвалаучы юк. Уку белән шөгыльләнгәндә тәмле чәй бик урынлы булып куя ул. Ә файда белән ләззәт берләшкән җирдән 100 баллга да ерак түгел!

Укымасаң укыма, тик йокла һәм туклан!

Син, ким дигәндә, 6-7 сәгать йокларга һәм вакытында тукланырга тиешсең! Бернинди БДИ да сине сәламәт йокы һәм ризыктан мәхрүм итәргә хаклы түгел. Ял һәм туклану турында онытып башкарылган әзерлек югары балл бирер бирүен, тик саулыгыңны урлар. Сәламәтлегеңә хилафлык китерми генә әзерлән, талчыктыңмы - үзеңә имтихан турында, гомумән, онытып торырга рөхсәт ит. Бар дөньяң БДИ белән чикләнмәсен!

Үзеңә генә таян!

Мин сиңа алдан ук үзеңне ялгызлыкка өйрәтергә киңәш итәм. Бу нәрсә дигән сүз? Үзеңә һәм бары тик үзеңә генә таян, үзеңә генә өметлән, имтиханда син беркем һәм бернәрсәдән ярдәм өмет итә алмаячаксың. Үз-үзең белән гармония булдыр, сиңа үз-үзең белән рәхәт һәм тыныч булсын. Үзеңне тынычландыра, юата белү дә гаять мөһим булыр имтиханда.

Синең әле бер ел вакытың һәм 9 шәп лайфхагың бар. Ә борчылып, хафаланып утырырга һәм имтиханнарыңны түбән балларга бирергә хакың юк! Чөнки мин сиңа ышанам! Тагын бер сер чишимме үзеңә? Бернәрсә дә мәңгелек түгел. Керфек каккан арада узды да китте мәктәп елларым. Кире әйләнеп кайтчы дип ялварсам да, кайтмый хәзер 11нче сыйныфым кире. Син әле тулы бер ел имтиханга әзерләнүче, мәктәпне тиздән тәмамлап, соңгы кыңгырау чыңы астында олы юлга чыгасы, ак хыяллар, матур теләкләр белән янып яшәүче чыгарылыш сыйныф укучысы. Бәхетле син. Мин сиңа ап-ак көнләшү белән көнләшәм, дустым!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100