Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Уеннан уймакмы, юрап китерүме: «Ике мәеттән соң өченчесе бала булыр дип уйламадык та»

Ике мәеттән соң өченчесе дә булырга мөмкин дигән сынамышка ышанып, шул хакта уйланулар юш килгән очрак бу. Кичә Әлмәт районы Аппак авылында трактор астында җиде яшьлек малай тапталып үлгән дигән хәбәр килеп иреште. Фаҗига 1 нче августта кичке якта була.

news_top_970_100
Уеннан уймакмы, юрап китерүме: «Ике мәеттән соң өченчесе бала булыр дип уйламадык та»
Гаиләнең шәхси архивыннан

Матбугат чараларында таралган хәбәрләрдә җиде яшьлек малай печән төяп кайтучы трактор артыннан йөгереп, йөк өстенә менмәкче булган, дип язалар. Печәнгә ябышып сикергәндә, тәгәрмәч астына кереп китә һәм һәлак була.

Дима Данилов ул көнне Лениногорскидан әбисенә, туганнарына кайткан була. Бүген әти-әнисе, туганнары, дуслары аның белән бәхилләшеп, соңгы юлга озаттылар. «Интертат» хәбәрчесе Диманың туганнары белән аралашты һәм каршы як белән дә элемтәгә чыкты. 

«Ул үтерүче — без шул фикердә»

Әнисенең бертуган апасы, Диманың исем анасы (крестная) Вера Шабалдина мәрхүм сабыйны «бик шат күңелле, елмаючан, йөзеннән гел нур сирпелеп торучы бала иде» дип искә алды. «Ул гел мине „кокушка“ дип атый иде, гел кочакларга, үбәргә генә тора иде. Бик ягымлы, сөйдерә торган бала, андыйлар бик сирәк», — диде.

Әҗәл шулай йөртәдер инде, бу гаилә кичә генә кайтырга тиеш булган, тик Вера аларның бер көн иртәрәк кайтканнарын әйтте. Дима гаиләдә уртанчы бала булган, олы улларына 12 яшь, төпчек кызларына әле ай ярым гына.

— Дима быел 2 нче класска күчәргә тиеш иде. Аның турында мәктәптән дә, «бигрәк үзенә карата торган малай иде, кызлар үзләре аның артыннан йөрде» дип искә алдылар. Димага 9 августта 8 яшь тулган булыр иде, ә 9 августта 9 көнен үткәрәчәкбез, — диде.

Вера Шабалдина сөйләвенчә, фаҗига урынында олы балалары булмаган, ул өйдә калган булган. 

— Минем дә ике кызым бар, безнең балалар дүртәү бик дус. Без балаларга яшь бәрәңге пешереп, гөмбә, шашлыклар кыздырып сыйладык та, ашагач, олылары беркая бармады, кечерәкләре урамга чыкты. 10-15 минут узмады, Кира йөгереп кереп: «Әни, Диманы таптадылар» дип кычкырды. 

Мин балалар мәйданчыгына йөгереп чыктым. Женя (тракторчы — Т.И. искәрмәсе) баланы үзенең ишегалдына алып кергән иде. Ирем кулын тотып карады да, соң, үлгән инде, диде.

Диманың гаиләсе һәм туганнары бу фаҗигадә тракторчыны гаепле санауларын әйттеләр.

— Тракторчыны ул көнне тоткарладылар. Без инде икенче көнне иртән Лениногорскига киттек, аны җибәргәннәрдерме, юктырмы — белмим. Хатыны «без гаепле түгел, бу бары тик балалар шуклыгы гына» дип яза. Ул үзен дә, ирен дә гаепле санамый. «Акламыйм аны, ләкин гаепле дә түгел» ди. Ә без аны гаепле дип саныйбыз, ул стажлы йөртүче, 1 мең очрактан беркемгә зыян килми торган берсен сайларга тиеш иде, автомәктәптә дә моңа өйрәтәләр. Ул бит балалар мәйданчыгы яныннан узган. Ул үтерүче — без шул фикердә. Утыртсыннар дип тырышачакбыз.

Без тракторчы гаиләсен авылда күршеләр буларак беләбез, билгеле. Әнием аның әти-әнисе белән бик яхшы аралаша, әти-әниләре бик әйбәт кешеләр аның. Без үзебез «сәлам, пока» дип кенә йөрдек, алай дуслык булмады.

Әти-әниләре дә ул көнне шушы хәлдән акбур кебек ап-ак халәттә басып торалар иде.

Баланы җирләргә тракторчылар ягыннан беркем бармады. Хәтта Аппакта яшәүче бер хезмәттәшем дә бүген җирләүгә килгән иде. Ә алар, үзләрен гаепле санамагач, килүне кирәк дип тә тапмыйлардыр. Дөрес, алар матди ярдәм күрсәтәбез, дип язалар, минемчә, кеше ярдәм итәргә тели икән, ул әйтеп тормый, шулай эшли дә инде. Минем эштән дә акча җыешып күчереп тә куйганнар, — дип сөйләде Вера Шабалдина. 

«Дима арбага сикерергә теләгән дип уйламыйбыз»

Әлегә бала йөккә сикереп менәргә теләгән дигән фараз булса да, зыян күргән як моңа ышанмауларын әйтте.

— Дөресен әйткәндә, Диманың йөккә сикерү нияте ялган дип уйлыйм мин. Миңа шулай тоела. Бар кеше шулай ди, янәсе, сикермәкче булган да, тәгәрмәч астына кергән. Алай булса, бөтен гәүдәсе сытылыр иде бит. Аның үлем нәтиҗәсе буенча, баш мие сөягенең чигә өлеше имгәнгән.

Кайбер кешеләр тракторчыны башта артка чигенде дигәннәр иде, аннары берзаман сүзләре үзгәрде, артка чигенмәгән, алга гына барган, имеш. Бәлки, Диманың балалар мәйданчыгында качкан вакыты булгандыр да, тракторчы аны күрмичә, артка чигенгәндә бәргән булуы мөмкин. Шуңа охшаган ул. Сөякләре дә сынмаган бит. Без аны арбага сикерергә теләгән дип уйламыйбыз.

Йөктән бер кочак печән чыгарылган иде, аннары мин үзем йөк уртасыннан печәнне тартып карадым — булдыра алмадым. 7 яшьлек бала ничек чыгара алсын ди аны?! Хәзер Димадан кала, чынлыкта ничек булганын беркем белмәячәк инде.

Иртәгә тикшерүчегә чакырганнар сеңлемне, әти-әни өчен зур хәсрәт инде, балаларны җирләүдән дә куркынычрагы юк, — дип уртаклашты Вера.

Аның сүзләренчә, Дима — нәселләрендә әле шушы арада гына өченче мәет.

— Безнең башта бабай үлде, аннары әби (Диманың карт бабай һәм карт әбисе), аның үлеменә 7 нче августта 40 көн тулачак. Шундый сынамыш бар бит: ике мәет булган икән, өченчесе дә булачак дигән гөнаһлы уйлар һәрберебезгә керде диярлек, ләкин өченче мәет балалар арасыннан булыр дип башыбызга да килмәде, чөнки туганнар арасында инде көчкә сулыш алучылар бар. Хәзер Диманы әби аны алып китте, дибез инде.

Бүген класс җитәкчесе дә, классташларының әти-әниләре, балалар да — бәхилләшергә бик күп кеше килгән иде. Дима кебек шат күңеллеләр юктыр ул бүтән. Ул гел елмая. Кабердә дә елмаеп яткан кебек. «Дима, шаярдың, әйдә, тор» дип тә дәштем әле мин аңа, — дип сөйләде апасы. 

«Без уллары үлгән гаиләгә матди ярдәм тәкъдим итәбез, ә алар үтерүче дип гаепли»

38 яшьлек ир-атның трактор йөртү таныклыгы булмаганлыгы билгеле. Шулай да без Евгений Ларионовның тормыш иптәше Светлана белән элемтәгә чыккач, трактор йөртү тәҗрибәсе инде дистә елдан артык булуын һәм бары тик таныклыкның гамәлдәге вакыты гына чыкканын белдек. Ир әле яңадан таныклык алырга өлгермәгән булган.

— Ирем үзебезнең шәхси тракторда печән алып кайтып барышы булган, печәнне үзебезнең бакча аркылы кертмәкче булган. Анда балалар мәйданчыгы бар, тик балалар аннан йөгермәгән, анда әле ерактарак клуб та бар, шуннан йөгереп килгән алар. «Балалар мәйданчыгы буйлап барган» дип язсалар да, аннан узмады ирем, читтәнрәк урап узды.

11 ел рульдә ул. Трактор йөртү таныклыгы гамәлдән чыккан, ләкин бу инде ул йөри алмый дигән сүз түгел. Ул бик ипләп йөри, фаҗига көнне дә әкрен генә бара иде. Без уллары үлгән гаиләгә матди ярдәм тәкъдим итәбез, ә алар үтерүче дип гаепли. Ник алай дияргә инде дим, әле суд та булмады бит. «Үтерде», диләр.

Безнең үз балаларыбыз да шунда йөгереп йөри бит. Өч балабыз бар, төпчегебез — 5,5 яшьлек улыбыз белән бергә уйныйлар иде, икесе дә Дима исемле. Минем улым да башта трактор артыннан йөгергән булган. Теге Дима безнең Димага «слабо?» («тракторны куып җитә аласыңмы, әллә булдыра алмыйсыңмы») дип тә әйткән булган. Минеке «слабо» нәрсә икәнне белми ул, йөгерергә кушкач, йөгерә инде. Безнең бала тракторга сикерергә ярамаганлыгын белә, без балалар белән һәрвакыт бу хакта сөйләшәбез. Ул беренче тапкыр чабып килгәч, әтисе туктап, «Дима, кит» дигәч, ул читкә киткән, трактор үз юлын дәвам итеп, 100-200 метр киткән булган, ләкин шулкадәр әкрен генә барган, балалар аны барыбер куып тоткан. Безнеке урманга борылган, теге Дима сикермәкче булган.

Без — өч хатын-кыз балаларга кычкырып кисәттек. Тракторчы бит инде ул тавыш аркасында ишетми дә. Үлгән Дима арттан йөгереп килгән дә, печәнгә ябышып булса кирәк сикермәкче булган инде, йөк зур булгач, тракторның арты күренми дә бит инде иремә, ул алга гына карап барган. Шуңа күрә бу бәхетсезлек очрагы, балаларның шуклыгы аркасында чыккан фаҗига.

Без ул гаиләне күрдек, алар шундук гаепли башладылар. Аннары тынычланган иделәр кебек. Әнисенең сеңлесе Вера белән генә таныш мин, алар хәзер челтәрләрдә дә начар сүзләр язалар. Ирнең гебе юк дип сөйләштек тә кебек инде, югыйсә. Юк, барыбер ул — үтерүче, диләр. Әти-әни гаебе дә бар дип саныйбыз без, алар кая булган соң, ник карамаганнар?!

Без ирем белән телефоннан сөйләшеп торабыз. Аны хәзер тикшерүче чакырган, сораштыруда ул. Ирем шок хәлендә, ул хәтта үзе белән дә берәр нәрсә эшләмәкче иде, чөнки балалар — аның өчен изге җаннар. Моны ничек кичерер инде ул — белмим. Балалар да, әти-әниләр дә янәшә инде, рухландырып торырга тырышалар.

Безнең олы балага 20 яшь, уртанчысына 12 яшь тула, кечесенә 5,5 яшь. Иремне фаҗигадән соң икенче көнне үк янгын частендагы эшеннән азат иттеләр, икенче эше «Газпром»да, ул әле хәрби хәрәкәт ветераны да.

Үземнең дә балигъ булмаган балаларым бар, безгә хәзер ничек яшәргә?

Тикшерүче «сезнең гаеп юк» диде, документлар гына рәсмиләштерелмәгән булуы гына менә… Без бит инде гел иртәгә, соңрак, дип сузабыз. Ике эштә эшләп җитешә алмый, я вакыты, я акча юк, я мин хастаханәдән өзелмим, әле дә мине хәзер операциягә яткыралар. Кировта хастаханәдә мин. Декабрьдә дә операция булган иде.

Тракторда җәен печән генә алып кайтабыз, кышын трактор тик тора. Ирем 5 ел эчми, чөнки авырый. 9 баш сыер асрыйбыз без, ирем мал тотарга ярата. Үзе печән чаба, үзе хәстәрли. Эчә торган кеше ул кадәр терлек тотмас иде, ә аны шулай күрсәтмәкче булалар, — дип сөйләде Светлана ханым.

 «Бәхетсезлек очрагы инде бу»

Аппак авыл җирлеге башлыгы Валентина Горбунова да тракторчы Ларионовны уңай яктан бәяләде.

— Бик эшчән кеше, тырыш, бик күп мал тоталар. Эчми, өч баласы бар, бик борчыла инде. Ул инде яңа йорт салырга җыена иде, материаллар алган иде, әле хатыны да авырып тора. Бик яхшы гаилә, савым сыеры гына дүртәү, аларның бөтенесен карарга кирәк бит. Үзе чаба, үзе киптерә, үзе төргәккә сала. Ул инде ябыгып беткән эшли-эшли.

Балалар уен мәйданчыгы янында велосипедта йөргән ул көнне, аннары йөк артыннан чапканнар. Авыл балалары куркыныч икәнен белә бит. Ә бу — шәһәр малае, йөккә сикермәкче булган инде, күрәсең, печәнгә ябышкан, ул өзелгән дә, тәгәрмәч астына кергән.

Хәзер мине, янәсе, анда балалар мәйданчыгы куясы түгел иде, дип гаепләүчеләр бар. Ә элек миннән озын булып әрекмән, тигәнәк үсә иде анда, чистарттык, күпме туфрак керттек, тракторчылар белән күпме тигезләдек, матур участок ясадык, үзара салым акчасына балалар мәйданчыгы корып куйдык. Күпчелек шунда урнаштырырга карар кылды. Халыкның үзара салым акчасына 2019 елда эшләнде ул. Әти-әниләр «рәхмәт, балаларга уйнарга урын булды» дип, рәхмәт әйттеләр. Балалар мәйданчыгы җәмәгать киңлеге булып саналгач, киртә белән уратылмаска да мөмкин, шуңа койма юк иде анда. Шул мәйданчык артында тракторчы үз өенә таба кыска гына юл ясаган инде, чөнки печәнне бакчасы аша кертә торган булган. Бу юл авыл җирлеге реестрында исәпләнми, ул аны үзе салды, ул гына йөри анда. Бәлки, бер яктан норманы бозгандыр, икенче яктан, бу — авыл тормышы. Җайлы юлларын эзләмәсәң, шулкадәр терлекне ничек асрарга, ашатырга?! Бәхетсезлек очрагы инде бу. Ларионовның гаебе дә юк монда.

Бик авыр хәл, үземә дә ишегалдында нәни малайның үле гәүдәсен күрү авыр булды. Ларионова аны диванга яткырып, ясалма сулыш ясамакчы булган, тик файдасыз.

Гаилә өстенә гаилә ташланды, мин инде подполковниктан каравыл кирәк дип тә сораган идем.

Димага августта 8 яшь тулган булыр иде. Нигездә, еш кына шулай була шул: я туган көне алдыннан, я туган көненнән соң үлә кеше, — дип сөйләде авыл җирлеге башлыгы.

Диманың авыр туфрагы җиңел булсын! «Татар-информ» агентлыгы мәрхүм сабыйның әти-әнисе, туганнары, якыннарының кайгысын уртаклаша.

Татарстан прокуратурасы матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, Әлмәт районында трактор астында бала үлеме буенча «саксызлык аркасында үлемгә китерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Җинаять эшен тикшерү прокуратура контролендә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100