Уенчык вертолет белән уйнаганда күзе җәрәхәтләнгән балага ДРКБда операция ясаганнар
Республика балалар клиник хастаханәсе табиблары уенчык вертолет белән уйнаганда күзе җәрәхәтләнгән кечкенә балага операция ясаганнар. Бу хакта үзенең МАКС каналында ТР сәламәтлек саклау министры Альмир Абашев хәбәр иткән.
Малай уенчыкның төймәсенә басып очыра башлый, ләкин ул көтмәгәндә траекториясен үзгәртеп, кире якка оча һәм баланың күзенә тия. Ата-аналар шунда ук якындагы медицина үзәгенә мөрәҗәгать иткәннәр, анда караганнан соң, табиблар кичекмәстән хастаханәгә бару кирәклеген әйткән. Баланы ашыгыч ярдәм бригадасы Республика балалар клиник хастаханәсенә китергән.
Пациентка офтальмология бүлеге мөдире Фәрит Гыйльманов операция ясаган. Табиб күзнең мөгезкатлавына (роговица) һәм склерага – күзнең тышкы тышчаларына күпсанлы җөйләр салган. Хәзерге вакытта бала өенә чыгарылган, амбулатор күзәтү астында тора, өч айдан җөйләрне алу ниятләнә.
«Җәйге чорда актив ял итү, юл-транспорт һәлакәтләре һәм башка сәбәпләр белән бәйле рәвештә балаларның имгәнү очраклары арта. Бу вакытта без ата-аналарны балаларның иминлегенә аеруча игътибарлы булырга чакырабыз», - дип искәрткән Альмир Абашев.