Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Уен кораллары ясаучы Нәзир Гыймазетдинов: «Камыш курай – чын курай, аның тавышы йомшак»

«Интертат» Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, музыка уен кораллары ясаучы Нәзир Гыймазетдинов белән таныштыра.

news_top_970_100
Уен кораллары ясаучы Нәзир Гыймазетдинов: «Камыш курай – чын курай, аның тавышы йомшак»
Фото: © "Татар-информ", Абдул Фархан

Тукай районы Яңа Бүләк авылында яшәүче Нәзир Гыймазетдинов 38 ел гомерен мәдәният өлкәсенә багышлаган. Ул – Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, инде менә ничә еллар үзе уен кораллары ясый. «Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз» мәкале нәкъ менә аның турында әйтелгәндер, мөгаен. Нинди генә уен коралы юк аның мәдәният йортындагы бүлмәсендә – үзе ясаган курайлар, сорнайлар, ул икенче тормыш бүләк иткән баян белән тальян гармуннар. Болардан кала ул әле гитара һәм синтезаторда уйный, мәдәният йортында төрле музыкаль түгәрәкләрне җитәкли, озак еллар балаларны курайда уйнарга да өйрәткән. Бөек җырчы Илһам Шакировның туган ягы – Тукай районы Яңа Бүләк авылына кунакка кайткач, Нәзир абый белән җәһәт кенә әңгәмә корып алган идек.

«Беренче курайларны ясарга үземнең укытучымнан карап өйрәндем»

Нәзир абый, музыкага мәхәббәтегез балачактан киләме?

Әйе, әти-әнием – икесе дә җыр-моңга гашыйк кешеләр иде. Әтием гомере буе тимерчелек белән шөгыльләнде, әнием колхозда эшләде. Әти бик матур гармунда уйный иде, әни уен коралларда уйнамаса да, искиткеч җырлый иде.

Алай булса сез үзегез дә кечкенәдән җырлап үскәнсездер.

Балалар бакчасына йөргән вакытта ук әти-әниләр мине һәрвакыт үзләре белән төрле бәйрәмнәргә йөртәләр иде. Әтием гармунда уйный – мин тыңлый идем. Иң беренче булып агач калакларда уйнарга өйрәндем. Ул вакытта өйдә башка уен кораллары юк иде. Соңрак әти гармун алып кайткач, гармунда уйнарга өйрәтте, аннары алар белән концертларда йөри башладым. Мине толыпка төреп ат арбасына сала иделәр дә, рәхәтләнеп күрше авылларга чыгып китә идек. Соңрак әкрен генә башка уен коралларын үзләштерә башладым.

Армиягә дә барып кайттым, аннан соң Алабуга мәдәни-агарту училищесында укыдым. Училище тәмамлап, Яңа Бүләк авылына эшләргә кайттык. Баштан әлеге мәдәният йорты буш иде, бер әйбер дә юк иде монда, бер уен коралы да. Кассеталы бер магнитофон бар иде. Аннары, аз-аз уен кораллары сатып ала, үзем ясый башладым.

Уен кораллары ясарга кем өйрәтте?

Училищены бетереп кайтканнан соң, иң беренче шушы курайларны ясарга үземнең укытучымнан карап өйрәндем. Бер курай алып кайткан идем, шуңа карап, размерларын алып-алып, төрлечә тишекләр ясап карап өйрәндем. Үзем өйрәндем, аннан соң балаларны өйрәттем. Яңа Бүләк авылы мәдәният йортында курайда уйнарга өйрәнүчеләрнең 2 төркемен укытып чыгардык. Алар белән төрле бәйгеләрдә катнашып, Мәскәүгә, Кырымга хәтле барып җиттек. Анда да үзебезнең татар икәнебезне күрсәттек.

Элек мәктәптә укучы балалар бик күп иде, алар белән рәхәтләнә идек мәдәният йортында. Бик яратып йөрделәр, төрле бәйгеләрдә катнашканда ата-аналары барысын да үз өсләренә алып йөртә иделәр. Ул балалар инде үсеп бетте, зур кешеләр булдылар, тик хәзер дә ул елларны елмаеп искә алабыз.

Курайда уйнарга өйрәнүчеләрнең өендә түземлек бетә инде. Сызгыртып йөриләр дә, ата-аналары туя. Мин әйтә идем балаларга: «Көтү көтәсезме – көтүгә кураегызны алып чыгасыз да шунда рәхәтләнеп уйныйсыз, сезгә сыерлар, сарыклар матур итеп карап тора», – дип.

Фото: © «Татар-информ», Абдул Фархан

«Су торбасын тишеп карадым, чаңгы таягын эшкә җиктем»

Эш ничек бара? Курай ясар өчен башта нишләргә кирәк?

Иң беренче камышны җыям, киптерәм. Кипкәннән соң, булачак курай көпшәсенә бәләкәй генә тишекләр тишәм, аларның үз үлчәмнәре бар. Әз генә дөрес булмаса да, аның тавышы башка төрле чыга, дөрес булмый. Аларның барысының да миллиметрын дөрес китереп сызарга кирәк. Баштан чамалап кечкенә генә тишек тишәсең, аннан соң, тавышка туры килсен өчен, тишекне зурайтып, үз формасына китерәсең. Шуннан соң гына дөрес курай килеп чыга.

Чын курайны ясалма (подделкадан) ничек аерырга?

Чын курай камыштан була. Аның тарихы да бар – иң беренче курайлар камыштан ясалган. Элек бит мондый тимерләр, башка материаллар булмаган. Камышны киптереп, кисеп өреп-өреп караганнар, тавыш чыга, димәк, уйнап була. Шуңа күрә, камыш курай – чын курай, аның тавышы да йомшак, үзенчәлекле матур була. Алюминийдан ясалган курайларның тавышы артык яңгыравыклы, нык ачык була. Җизнеке тагын да ачыграк, ясалган материалына карап һәрбер коралның яңгыравы аерыла. Моны музыкага укыганнар гына түгел, гади халык та ачык аерадыр дип уйлыйм.

Сезнең курайларыгыз камыштан гына түгел бугай, тагын нинди материаллар кулланасыз?

Хәзер үзем дә курайларны төрле-төрле вариантларда ясый башладым, үзенә күрә экспериментлар үткәрәм. Гел камышның үзеннән ясаган курайлар да бар. Ләкин төрле материалдан – төрле яңгырашлар килеп чыга, миңа шулар кызык. Күптән түгел генә су торбасын тишеп карадым, шулай ук үзенчәлекле яңгырый. Менә чаңгы таягын да эшкә җиктем, агач курайларым бар, төрле материал кулланган саен аларның тавышлары да төрле була.

Нәзир абыйның курайлары һәм сорнайлары

Фото: © «Татар-информ», Абдул Фархан

Монда сезнең тагын үзенчәлекле уен кораллары бар...

Курайга охшаган уен коралы – сорнай, сорнай шулай ук дөньядагы күп халыкларда очрый. Исемнәре генә төрле-төрле, бездә, татарларда, сорнай дип йөртәләр. Аның төп өлеше курайныкы кебек, башы гына башкача, шуңа күрә аның тавышы да башкача чыга, ул үзгә яңгырашка ия.

  • Сорнай – борынгы тынлы музыка уен коралы. Шәрык музыкасында, шул исәптән татар һәм башкорт халыкларында, кайбер Европа һәм башка халыкларда киң таралыш тапкан. Татар музыкасының милли музыка уен коралы буларак санала һәм милли музыка ансабльләрендә кулланыла. – авт.

Башлары бик үзенчәлекле, аларны нәрсәдән ясыйсыз?

Сорнайның башлары эре терлек мөгезләреннән ясала. Үгез, сыер мөгезләреннән. Аларны авылда мал суючылардан сораштырып җыям, үзем эшкәртәм. Алгач, берничә көн тотам, аннан соң бераз утта яндырып алам, эче чыга, кыра-кыра киптереп, матурлап әзерләп куям. Шулай запаслар җыям һәм аннары кирәк чакта кулланам.

Бер якта курайлар булса, Нәзир абыйның бүлмәсенең икенче ягында гармун һәм баяннар тезелеп киткән. Алар да төрледән-төрле. Назир абыйга аларны тирә-як авыл, шәһәрләрдән төзәтергә алып киләләр.

Гармуннар белән шөгыльләнүемә 15 еллап бардыр инде. Иске гармуннарны китерәләр миңа. Кайчак бөтенләй таралып беткәннәре дә була, барысына да үзенчәлекле караш кирәк. Һәрбер уен коралы башкаларга охшамаган, үзенә бертөрле була ул. Бервакыт Җәлилдән карт кына абзый килгән: «Үскәнем, менә бу – миңа бик кадерле гармун, әтиемнеке», – дип алып килде. Ул гармун таралып беткән, уйнарлыгы түгел, карарлыгы да калмаган иде инде. Ләкин мин аны җентекләп җыеп, һәрбер детальләрен яңартып, булган әйберләрне кулланып, уйнарлык хәлгә китердем. Ул аңа бик сөенде. Кешеләр сөенгәнгә үзем сөенәм инде, ниндидер ярдәм кулы суздым дип. Шулай иске гармуннарын китерәләр – ватыклар, каешы өзелгәннәр, эчтәге сыбызгылары коелганнары була, барысын да матурлатырга, уйнатып җибәрергә тырышам.

«Йөз еллык гармун»

Тезелеп киткән уен кораллары арасында алда гына челтәрләп ясалган җете кызыл төстә бик матур гармун тора иде. Нәзир абыйдан аның тарихи белән кызыксындым.

Моның эчендә җиз телләр. Җиздән эшләнгән гармуннарның тавышы бик нык яңгырашлы. Монысы да гадәти гармун гына түгел, аны 1900 елларда чыккандыр дип уйлыйбыз – бик иске гармун, 100 еллык дисәк тә була. Китергәндә, ул бик начар хәлдә иде, мин аны шулай бизәкләп ясадым. Мондый гармуннарда уйнау – үзе бер рәхәт, хәзер аның тавышы бик көчле чыга.

«Бүлмәгә кергәч, бөтенесендә дә уйнап чыгам»

Боларның бөтенесендә дә уйнарга, баса-баса, үзем өйрәндем, бүлмәгә кергәч, баштан бөтенесендә дә уйнап чыгам. Һәрвакыт коралларым булсын иде, дип хыяллана идем. Безнең эшли башлаганга быел 38 ел була, гомер су кебек аккан дә киткән, эшли башлаган чакта боларның берсе дә юк иде. Хәзер коралларым бар, шатланып туя алмыйм, әкрен генә шулар белән үземә тәм табып эшләп ятам инде.

Тормыш иптәшегез Дилбәр апа белән озак еллар бергә эшлисез, гаилә корып җибәрүегез турында да сөйләп китегез әле.

Дилбәр белән Алабуга мәдәни-агарту училищесында укыганда таныштык. Мин 1992 елда укырга кердем, шуннан соң 1 ел укыдым да армиягә киттем. Аннан кайткач, Дилбәрләрнең төркеменә эләктем. Анда – 30 кыз, 1 егет тә юк иде. Берүзем шулай һәрбер кыз белән утырып чыктым мин анда. Дилбәр янында утырып калдым аннары соң. Бик тыйнак кына, үзенчәлекле кыз иде ул. Тыныч, һәрвакыт аерым гына китап укып утыра иде. Шулай танышып киттек, укыган вакытта өйләнештек тә. Аннары соң Яңа Бүләк авылына кайттык, 38 ел бергә эшлибез. 3 кыз үстердек, бүген 5 оныгыбыз бар. Мин бүген бөтен яктан бәхетле һәм бай кеше: гаиләм, балаларым, яраткан эшем бар.

Рәхмәт, Нәзир абый! Исәнлек-саулык, уңышлар телибез сезгә!

Фото: © «Татар-информ», Абдул Фархан

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100