Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Удмуртиянең дәүләт бүләге иясе, профессор Илдус Фатыйхов: «Иң нәтиҗәле тәрбия – хезмәт!»

Авыл хуҗалыгы фәннәре докторы, профессор Илдус Шамил улы Фатыйхов белән мин күптәннән таныш. Аның үз хезмәте өлкәсендә генә түгел, дөньяви карашы киң булуы сокландыра мине.

news_top_970_100
Удмуртиянең дәүләт бүләге иясе, профессор Илдус Фатыйхов: «Иң нәтиҗәле тәрбия – хезмәт!»

Илдус Шамил улы белән аралашканда, үзеңә бик күп файдалы мәгълүмат аласың, киңәшләр ишетәсең. «Йорт салу турында сүз күтәрсәң, булдыксыз кеше: «Минем акча юк», – дип җавап кайтара. Ә булганы беренче ел фундаментын сала, аннары, акчасы бераз җыелган саен, әкренләп-әкренләп төзи», – дип җавап биргән иде ул бер аралашканда.

Илдус абый белән берничә тапкыр эш буенча сәфәрләргә чыгарга туры килде. Һәр аралашкан саен аның бер уңай сыйфаты ачыла тора. Ә югыйсә, фән кешеләренең ирешкән уңышларына сокланып карасалар да, аларны гади кешеләрдән үзгә, гыйльми эшләре белән генә кайнап, тормыштан ераклашкан, хәтта бераз сәеррәк кеше итеп кабул итәләр. Ә чынында исә ничек? Профессор булу өчен нинди юллар үтәргә кирәк? Фән кешеләре белән гаилә корган кешегә, аларның балаларына җиңелме? Бу язмамда шушы сорауларга җавап эзләдем һәм бүгенге көндә 70 яшен тутыручы Илдус Фатыйхов белән сезне дә якыннан таныштырасым килә.

Илдус Шамил улы Фатыйхов 1953 елның 5 октябрендә Киров өлкәсенең Килмез районы Яңа Тормыш авылында туган. «Коллективизация вакытында безнең бабайлар, Себергә сөрелмәс өчен, «катаржан юлы» белән Киров өлкәсенә күчеп килгәннәр һәм шунда төпләнеп калганнар», – ди ул. Аңа 1 яшь булганда, әти-әниләре шушы ук Киров өлкәсенең Тархан авылына күчә. Илдус абый анда 8 сыйныфны тәмамлый. Аннары 1971 елда Удмуртиянең Вавож районы Водзимон урта мәктәбен тәмамлый. «Безнең авылдан Удмуртия чиге 9 гына чакрым иде. Миңа анда йөреп уку якынрак булды», – ди. Мәктәпне тәмамлап, кулына таныклык алу белән, Совет Армиясе сафларына чакырыла. «Ул вакытта армиядә хезмәт итеп кайту зур горурлык булып саналды. Тархан – йортлар саны 65тән беркайчан да артмаган кечкенә авыл. Әмма аннан 1 доктор, 3 фән кандидаты чыккан», – дип, горурланып, аеруча җылылык белән телгә ала Илдус абый. Фотоальбомнарыннан авылының, туган йортының фотосурәтләрен күрсәтә.

Армиядән кайтканнар укырга керә алсын өчен, ул вакытта 10 айлык әзерлек үтү бүлеге бар иде. Анда укучыларга 40 сум стипендия түләү, тулай торак каралган иде. Ил алдындагы бурычын үтәп кайту белән, ул да шушы бүлектә имтиханнарга әзерлек үтеп, Ижау дәүләт авыл хуҗалыгы институтына укырга керә. Ни өчен бу тармакны сайлавы белән кызыксынгач, ул: «Тормышта кайчак ни өчен теге яки бу адымны ясаганны үзең дә аңлап бетермисең. Ә вакыт үткәч: «Кара әле, мин бу юлдан китеп бик дөрес эшләгәнмен бит, әллә миңа ул вакытта фәрештәләр ярдәм иттеме икән?» – дип уйлыйсың. Әтием ягыннан әбиемнең догалары ярдәм иткәндер, дип уйлыйм. Әбинең 5 баласы, 18 оныгы булган. «Барча балаларга да дога укыйм, Илдус, сиңа аерым укыйм», – дип әйтә торган иде. Ул мине бик ярата иде. Әби беркайчан да тавыш күтәрмәде, кырыс сөйләшмәде. Әмма сүзен сеңдереп, ипле генә аңлатып, тәртип урнаштыра белә иде. Ул минем башымнан сыйпый да: «Балакаем, син йомшак, изге күңелле кеше булырсың, чәчләрең бик йомшак синең», – ди иде. Әбиемнең оныклар арасында тәртип урнаштыру, тыңлату осталыгы үзе аерым тема – ул безнең эшләгән эшкә бәя бирә белде. «Балакаем, бүген күп эшләдең, аякларың бик арыгандыр инде...», «Булышканың өчен, улым, Ходай эшләреңне уң итсен!» – дип күңелне күтәрә белүе, эшкә дәрт уятты. Безнең өйдә тәмәке тартучы, эчүче булмады. Урамда өлкән кешеләрнең хәмер эчүе, дорфа тотулары минем өчен коточкыч күренеш иде», – ди ул.

Студенты чагы (икенче рәттә уңнан беренче).

Илдус Шамил улы 1979 елның гыйнварында агрономия факультетын тәмамлый. Факультетта Ленин стипендиясе алып укучы бердәнбер студент була ул. «Моның өчен яхшы билгеләргә укырга да, иҗтимагый эшләрдә дә актив катнашырга, фәнни эшләргә, әле җитмәсә, кызлар белән дә йөрергә өлгерергә кирәк иде, – дип елмая әңгәмәдәшем. – Мин Комсомол оешмасының сәркатибе булдым. Студент еллары вакыйгаларга иң бай, актив эшчәнлек чоры булды». Кулына диплом алгач та, Илдус Шамил улы Ижау авыл хуҗалыгы институтында эшкә калып, үсемлекчелек кафедрасында ассистент вазифасын үти. «Ул вакытларда институтта аспирантура бүлеге 25 елга ябылган чак иде. Әмма минем фәнгә һәвәслегемне белгәнгә, Авыл хуҗалыгы академиясе Мәскәү аша 1979 елда академик Д.Н. Прянишников исемендәге Пермь дәүләт авыл хуҗалыгы институтының үсемлекчелек кафедрасына максатчан аспирантурага 1 урын сорадылар. «Сиңа укырга керергә кирәк, укып, аспирантура тәмамлап, безнең институтка кайтырга тиешсең», – диделәр. Шулай итеп, тормышым гомер буена фән белән бәйләнде», – ди Илдус Шамил улы.

1983 елның гыйнварында аспирантураны тәмамлый, «авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты» гыйльми дәрәҗәсенә ия була. Ижау авыл хуҗалыгы институтының үсемлекчелек кафедрасына өлкән укытучы итеп билгеләнә.

«Фәнне, гыйлем туплауны энә белән кое казуга тиңлиләр, сезнең бу юлны сайлаганга үкенгәнегез булмадымы?» – дип кызыксынам аннан. «Беркайчан да үкенгәнем булмады. Бу эшкә барлык күңелемне биреп хезмәт куйдым. Бервакыт институтта курсташым Рая белән очраштык. Хәл-әхвәл сорашканнан соң, ул минем институтта эшләп никадәр хезмәт хакы алуым белән кызыксынды. «250 сум», – дигәнне ишеткәч, ул күзләрен шар ачып, аптырап калды. «Ә мин колхозда эшләп 600 сум хезмәт хакы алам. Шундый яхшы укып, мондый түбән хезмәт хакына риза булып яшисеңме?» – диде. Укып бетү белән аны юллама буенча Төньякка – Комига җибәргәннәр иде. Ул вакытта дәүләт андыйларны бик кайгырта иде. «Хезмәт хакы турында уйланганым юк, эшлим дә эшлим», – димен, җилкәмне сикертеп. Чыннан да, ул вакытларда җитештерү өлкәсенә киткән булсам, миңа 5 оклад түләгән булырлар иде. Ул вакытта да язмыш мине башка юлдан алып китте.

91нче еллар... Дәүләт Себер районнарын субсидияләүне туктатты, илдә күп үзгәрешләр булды. Рая «челночница»га әверелде... Һәркемнең – үз юлы. Кайсы юлны сайлап отасың, кайда отыласың – белеп булмый. Иң мөһиме, минемчә, эшең сиңа – ләззәт, бәхет, ә илгә файда китерергә тиеш. 1984 елда мин Мичурин колхозына стажировка узарга киттем. «Нишләп җәфа чигеп йөрисең, сиңа үз төбәгеңә кайтсаң, штамп куеп җибәрмәсләрме?!» – дип әйтүчеләр булды. Монысы да гаҗәеп, нинди көчләр мине йөрткән биредә?! 1984 елның маенда Вавож районы Мичурин исемендәге колхоз производствосында үсемлекчелек кафедрасы филиалын оештырдым. Аннары бер-бер артлы фәнни ачышларым шушы колхоз белән бәйле иде», – ди Илдус Фатыйхов.

1991 елның 1 апрелендә үсемлекчелек кафедрасы мөдире итеп билгеләнгән ул. Аспирантлар белән фәнни җитәкчелек иткән, фән кандидатлары әзерләгән һәм уку әсбаплары бастырган өчен, 1999 елның 15 декабрендә үсемлекчелек кафедрасы буенча профессор исеме бирелә. 1996 елда академиянең үсемлекчелек кафедрасы галимнәренең иҗади коллективы, шул исәптән Илдус Шамил улы да «Удмуртия Республикасының фән өлкәсендәге дәүләт премиясе лауреаты» исеменә лаек булалар. Ә 1999 елның 15 октябрендә исә Ижау дәүләт авыл хуҗалыгы академиясенең фәнни-тикшеренү эшләре буенча проректоры итеп билгелиләр. Үсемлекчелек буенча «авыл хуҗалыгы фәннәре докторы» гыйльми дәрәҗәсенә диссертация яклый. Диссертацияне Пермь дәүләт авыл хуҗалыгы академиясе каршындагы Диссертация Советында «Россиянең кара туфрак булмаган зонасының Урал төбәгендә язгы арпа үстерүнең адаптив технологиясенең фәнни нигезләре» дигән темага 2001 елда яклый. 2002 елның 5 апрелендә Россия Мәгариф министрлыгының Югары аттестация комиссиясенең Карары белән аңа «авыл хуҗалыгы фәннәре докторы» гыйльми дәрәҗәсе бирелә. 380 фәнни хезмәт, шул исәптән Россия журналларында 59 мәкалә, 30 монография бастыра. Россия Мәгариф министрлыгының 2003 елның 18 ноябрендәге 08-841нче боерыгы белән, мәгариф өлкәсендәге хезмәтләре өчен, «Россия Федерациясенең югары һөнәри белем бирүнең Мактаулы хезмәткәре» күкрәк билгесе белән дә бүләкләнә. Удмуртия Республикасы Президентының 2004 елның 26 гыйнварындагы Указы белән «Удмуртия Республикасының атказанган фән эшлеклесе» исеме бирелә, Удмуртия Республикасы Президентының 2013 елның 15 октябрендә «Культиваторларны уйлап тапкан һәм производствога керткән өчен», Фән һәм технологияләр өлкәсендә «Удмуртия Республикасы Дәүләт премиясе лауреаты», Россия Федерациясе Президентының 2014 елның 31 мартындагы Указы «Ватан алдындагы казанышлары өчен» II дәрәҗә ордены медале белән бүләкләнә.

Аспирантлар остазларына фәнни эш нәтиҗәләрен күрсәтә. Тәҗрибә участогында – киндернең наркотик матдәләре булмаган төре, селекциянең перспектив юнәлешләренең берсе.

Удмуртия Республикасы Башлыгының 2016 елның 31 октябрендәге 207нче Указы белән үсемлекчелек продукциясен тотрыклы җитештерүне һәм туфракның уңдырышлылыгын арттыруны тәэмин итүче кыр культураларын үстерүнең адаптив технологияләрен эшләгәне һәм гамәлгә ашырганы өчен, Удмурт Республикасы Фән һәм технологияләр өлкәсендә Дәүләт премиясе лауреаты исеме бирелә. Шушы бер-бер артлы ирешкән дәрәҗәләрдә никадәр тырышлык, хезмәт һәм йокысыз төннәр ятканын Илдус Шамил улы үзе генә белә.

Хезмәт ветераны Илдус Шамил улы хәзерге вакытта лаеклы ялда. Әмма бүгенге көндә дә аспирантлар белән эшләүдән туктамый. Илдус абый мәчеттә булырга да, татар иҗтимагый тормышында катнашырга да, вакытын гаиләсенә, балаларына, оныкларына багышларга да мөмкинлек таба. Моннан тыш, изге күңелле ярдәмчел Илдус абый инде дистә елдан артык студентларны үз хисабына «Яңарыш» газетасына яздыра. Кайда да милләтебезне, телебезне пропагандалый. Аның кебек үз милләтен хөрмәтләүчеләр бик сирәк. Тормышта карыйсың да, үзләре татар телен мактап әсәрләр язучы шагыйрьләрнең дә балалары күпчелек русча сөйләшүен күрәсең. Ә Илдус абыйның балалары гына түгел, оныклары да татарча сөйләшә.

Илдус абыйның гаиләсе белән танышып, әлеге күренешкә сокланып кайттым. «Фән кешесе, профессор белән гомер күчерүе кыенмы?» Тормыш иптәше Наилә апага беренче биргән соравым шушы булды. «Кияүгә чыкканда, миңа бу хакта кисәтүчеләр булды. Ә мин ул вакытта бу турыда уйламадым да. Яши-яши аңладым, фән кешеләре алар – даими үсештә, бик кызыклы, бай күңелле кешеләр. Андый кеше белән янәшәдә син дә үзгәреш кичерәсең, күп нәрсәләр хакында беләсең, күп яңалык үзләштерәсең. Мин аның белән абыйсы Илгизнең туенда таныштым. Илгизнең тормыш иптәше Нәзирә белән мин бергә тулай торакта яшәдем, ул минем якын дустым иде. Туй алдыннан ук миңа: «Күз сал, Илгизнең өйләнмәгән абыйсы да бар», – дип әйтеп куйды. Әлеге очрашудан соң күп вакыт узмады, без Илдус белән кавыштык.

Илдус үзен фәнгә генә багышлап, гаилә тормышын үземә генә алып барырга туры килде, дип әйтә алмыйм. Аның өчен гаилә, балалар, ата-ана һәрчак изге урында. Докторлык диссертацияләрен, фәнни хезмәтләрне ул төнлә яза торган иде. Без Авыл хуҗалыгы академиясеннән ерак тормый идек. Еш кына эш мәсьәләләрен безгә кереп, түгәрәк өстәл артында хәл итәләр иде. Ишегебез ябылып тормады. Нинди генә кешеләр белән аралашмасын, фатирыбызда исерткеч эчемлек кабул итү, тәртипсезлек булмады. Ул аннан һәрвакыт ерак булды. Балалар тәрбияләүдә дә иремнең өлеше зур. Бик матур, мәгънәле яшибез, Аллаһка шөкер!» – ди Наилә апа.

Аның сүзләренә кызы Гөлния дә кушылды: «Әни даруханәдә эшләде, әти – академиядә. Алар һөнәрләре буенча төрле булса да, гаиләбездә һәрвакыт бердәмлек, бергәлек хөкем сөрде. Әти-әни – минем ике талмас канатларым, көч бирүчеләрем. Әтинең сүзләре әле бүген дә колагымда яңгырап тора: «Сез шуны аңлагыз, әгәр кеше укырга теләмәсә, аның өчен уку мөмкин түгел, тәҗрибәне һәркем үзе туплый. Шуңа күрә һәрчак алга омтылырга, үз көчегезгә таянырга кирәк». «Балалар, кешенең һөнәренә, тоткан дәрәҗәсенә, матди хәленә карап түгел, иң беренче чиратта, аңа кеше буларак карагыз», – дип тә еш кабатлый. Ә мин һөнәрем буенча – табиб. Аның сүзләрен истә тотып эшлим. Аннары әтинең өлкәннәргә, туганнарга карата чиксез хөрмәте турында да әйтеп үтәсем килми. Ул ярдәмгә мохтаҗ бер кеше яныннан да үтеп китми. Әти, әни миңа һәрчак үрнәк».

– Илдус абый, сезнең кызыгыз медицина академиясен тәмамлаган, улыгыз, сезнең юлдан китеп, авыл хуҗалыгы тармагын сайлаган фәннәр кандидаты. Балалар тәрбияләүнең кайбер серләре белән дә уртаклашсагыз иде.

– Тәрбия турында әйткәндә бер танышым: «Балаларга тәрбия бирүдә иң нәтиҗәлесе – хезмәт. Әгәр кеше эш рәте белми икән, ул – инвалид!» – дип әйтә иде. Аларны кечкенәдән тырыш булырга өйрәтсәң, алар әкренләп үз хезмәтләренең җимешен тоеп, үзләре эшкә тартыла. Бер вакытны балалар белән бакчага китеп барабыз. Балалар юлда бер-берсенә зарланышалар: «Безне генә бакчага эшкә йөртәләр. Башка балаларга повезло, эшләмиләр», – диләр. Карыйм, Смирново борылышында церебраль паралич белән авыру кеше атлый. Һәр адымын шундый җәфаланып, авырлык белән үтә! «Балалар, әнә карагыз әле, күрәсезме, менә бу егеткә повезло, сезгә не повезло!» –димен. Икесе дә шым булдылар.– Әле сезнең балаларның балачагы кесә телефоны, Интернет заманына эләкмәгәндер. Бүгенге балаларны телефоннан-гаджеттан аерып алу да кыен бит, – дим.

– Һәр чорда нәрсәдер табылып тора инде. Безнең чорда да күп кенә кешеләр эчүчелек белән үзләрен харап итте. Баланың үзеннән һәм тәрбиядән тора. Бүгенге көндә, мәсәлән, Удмуртия сөт сату буенча илдә дүртенче урында. Авыл хуҗалыгында безнең яшьтәгеләр түгел, күпчелек яшь буын эшли. Димәк, хәзерге вакытта да булган, уңган яшьләр җитәрлек.

Бервакыт балаларым кием сорый. «Әнә теге джинсы чалбарны алып бир, әти», – диләр. Мин акча юклыкка сылтыйм. Ә алар: «Әнә, фәлән классташыма әниләре әллә никадәр модалы киемнәр сатып ала», – диләр. Ә мин аңа: «Ә нигә син «фәлән классташым гел «бишле»гә генә укый, ә мин ник укымыйм?» дип әйтмисең», – дип җавап бирәм. Баланы артык мактарга да, күңелен кайтарырга да ярамый. Мактасаң, эшләгән эшен макта, күңелен күтәр, ә үзләрен әбием әйткәндәй, йоклаганда гына мактарга кирәк.

– Сез балаларыгыз белән шөгыльләнергә дә вакыт тапкансыз, гомерегезне фәнгә багышларга, өстәвенә, кафедраны җитәкләргә ничек җитешә идегез? Мондый зур җаваплылык куркытмадымы?

– Һәрбер эштә, җитәкчеме син, гади хезмәт кешесеме, үз эшеңне башкарып чыга алуыңа ышаныч булырга тиеш. «Үзеңнән ныграк агачны екма, ул сине басар», – диләр халыкта. Үземнең көчемә ышанып алындым һәм вазифама бар булмышымны бирдем. Минем фән мәктәбемдә 30дан арҗтык фәннәр кандидаты, 6 фәннәр докторы тәрбияләнде, «Ижевская-2» дип аталган тритикале сортының авторларының берсе мин. Бүгенге көндә лаеклы ялда булсам да, һаман да миңа мөрәҗәгать итәләр. Менә яңа гына тагын бер фәнни эш якланды.

– Сез лаеклы ялда чакта да һөнәрегездән аерыла алмыйсыз. Уку йорты тормышы белән янып яшисез. Күптән түгел Ижау дәүләт авыл хуҗалыгы академиясенең «Аграр университет» дип үзгәртелүен ничек бәялисез?

Бу сорауны ишеткәч, Илдус Шамил улы елмаеп куйды да, җавапны ерактан башлады:

Минем «Нива» машинасында йөргәнемне күреп, бер танышым: «Йөрмә инде шундый дәрәҗәле башың белән, үзеңне кимсетеп, мондый машинада, иномарка ал!» – диде. «Чит ил автомобиленә утыру белән минем башым үзгәрми бит, шушы ук булып кала. Ә миңа калса, синең башыңны алыштырырга кирәк», – дип җавап кайтардым. Уку йортының исемен алыштыруны да шулайрак бәялим. «Исем алыштырып кына алга китеп булмый. Фән кирәк! Әгәр фәнни эшләр, докторлык диссертацияләре якланмаса, ул исемне бик тиз кирегә алалар», – ди Илдус абый.

Илдус Шамил улына лаеклы ялда да тынгы юк: әле уку йортыннан шалтыраталар, әле колхозлар, совхоз җитәкчеләре үзләренә чакырып ярдәм-киңәш сорыйлар. Ул ихлас күңеленнән ярдәм кулы суза һәм фәннең көчен һәм могҗизалы нәтиҗәсен авыл хуҗалыгы оешмалары алган уңышлары аша күрә, аксакал профессорның тәҗрибәсенә таяна.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100