Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Удмуртиядә баш дирижер Фирдәвес Ханнанов: «Классик әсәрләрне озак тыңлый алмыйм»

Удмуртия Республикасының дәүләт оркестры баш дирижеры Фирдәвес Ханнанов миңа әкият героен хәтерләтте. «Хәзер әти-әни мәрхүм, татарча аралашыр кеше булмагач, ни кызганыч, туган телдә сүз байлыгы саега бара», – ди ул.

news_top_970_100
Удмуртиядә баш дирижер Фирдәвес Ханнанов: «Классик әсәрләрне озак тыңлый алмыйм»

Ачык һавада уздырылган бер чарада талгын гына оркестр уйнавы игътибарымны җәлеп итте. Күңелгә үтә торган көйләргә тамашачылар гына түгел, агачлар да, бар табигать ләззәтләнә төсле тоелды. Шул вакытта кичәне алып баручының рус телендә: «Сезнең алда Удмуртия Республикасының тынлы уен кораллары дәүләт оркестры «Арсенал-Бэнд» чыгыш ясый! Баш дирижер – Фирдәвес Ханнанов!» дип игълан итте.

Төрле чараларда, республикакүләм бәйрәм-кичәләрдә татар фамилияләрен ишетсәм, җанны аңлатып бетерә алмаслык горурлык били. Бу юлы да шулай булды, шактый күп җыелган халык арасыннан үрелеп, карашым белән Фирдәвес Ханнановны эзләп таптым. Үзенә бик килешеп торган фрак, кулына һөнәри таягын тоткан милләттәшем миңа бу вакытта дирижер түгел, тылсымлы таягы белән бер селтәнүдә дөньяны гаҗәеп матурлыкка күмү сәләтенә ия әкият героен хәтерләтте.

Шушы кичәдән соң мин Удмуртиянең атказанган сәнгать эшлеклесе, «Арсенал-Бэнд» оркестрының баш дирижеры Фирдәвес Таһир улы Ханнанов белән очрашып, әңгәмә корырга ашыктым. Бик гади, эчкерсез, мөлаем әңгәмәдәш булып чыкты. Әлеге әңгәмәне сезнең игътибарга да тәкъдим итәм. 

Татар телендә әйбәт сөйләшәсез, тумышыгыз белән сез кайдан?

Ижауда туып-үстем. Әти-әнием – Татарстанның Актаныш районыннан. Әтием – Чалманараттан, әнием – Уръяды авылыннан. Мин 1961 елда тудым, алар мин туганчы 2 ел алдан Ижауга күченеп килгәннәр. Ижауда үсеп, 29нчы мәктәптә русча белем алсам да, өйдә әти-әни саф татарча сөйләшкәч, татар телен бәләкәйдән белеп үстем. Хәзер әти-әни мәрхүм, татарча аралашыр кеше булмагач, ни кызганыч, туган телдә сүз байлыгы саега бара.

Музыкага кызыксыну каян килә? Бу юнәлешне сайларга нәрсә этәрде?

Әти гармунда уйный, әни җырларга ярата иде. Җыр-моңны һәрвакыт ишетеп үстем. Балалар бакчасына йөргәндә, миндә музыкага кызыксыну барлыгын күреп алдылар. Пианино яныннан чак алып китә торган булганнар. 1нче сыйныфка укырга кергәндә, әти-әни музыка мәктәбенә дә укырга бирделәр. Анда мин баянда уйнарга өйрәндем. Мәктәпне тәмамлагач, музыка училищесында укуымны дәвам иттем. Анда тромбонда уйнарга өйрәндем. Армия хезмәтем дә музыка юнәлешендә – Ижауда Эчке эшләр министрлыгы оркестрында булды. Хезмәтне тәмамлау белән белемемне дәвам итәсем, югары уку йортын тәмамлыйсым килде. Мәскәү каласының Гнесиннар исемендәге Россия музыка академиясенә укырга кердем. Соңгы курста укыганда, мөгаллимем чакырып алды да: «Хәзерге вакытта Уфада тромбон буенча укытучы юк, барасыңмы укытырга?» – диде.

 Ә укуым? Диплом алырга 1 ел укыйсы калды... – димен, ни әйтергә белмичә.

– Әгәр анда эшләргә барсаң, көндезге бүлектә укуың да барачак, өзелмәячәк, – дип, миңа ике уйлап торырга урын калдырмадылар. Шулай итеп, 2 ел Уфада эшләдем, аннары янә Мәскәүгә аспирантурада укырга киттем. Уфада 2 ел мөгаллимлек итүем аспирантурага ярыйсы гына тәҗрибә туплау булды. Укуымны тәмамлаганнан соң, туган калама – Ижауга кайттым.

Мәскәү каласына, үсәр өчен мөмкинлекләргә, зур биеклекләргә кызыкмагансыз, туган шәһәрегезгә кайткансыз...

Тормыш ике юлның берсен сайлап алу алдына куя. Мин – гаиләдә әти-әнинең бердәнбер улы. Укуымны тәмамлауга, аларның яше олыгаеп бара иде. «Мәскәүдә калсам, аларны кем карар?» – дигән уй белән Ижауга кайттым. Тынлы оркестрга музыкант булып эшкә урнаштым. Анда бераз эшләгәннән соң, Удмурт дәүләт университетына – музыка кафедрасы ачарга чакырдылар. Бар булмышымны шушы кафедраны ачу, эшләтеп җибәрүгә багышладым. 18 ел доцент вазифасында кафедра мөдире булып эшләдем. Ә 2010 елда тынлы оркестрга дирижер буларак эшләргә чакырдылар.

Яңа дирижер килүне коллектив ничек кабул итте? Сез килү белән оркестрга үзгәреш керттегезме, әллә моңа кадәр салынган калыплар буенча эшли башладыгызмы?

Килү белән моңа кадәр эшләгән дирижерның эшен кискен рәвештә үзгәртмәсәм дә, үзгәрешне тәҗрибәле тамашачы, һичшиксез, тойгандыр, чөнки без – төрле кешеләр, төрлечә уйлыйбыз, төрлечә музыканы кабул итәбез. Оркестрда моңа кадәр дирижерлар бер генә тапкыр алышынмаган, алар аны үстерүдә һәрбересе үз өлешен керткән. Һәм мин дә, әлбәттә, башкаларның эше нигезендә үз өлешемне кертә башладым. Баш дирижерны алыштыру – коллектив өчен һәрвакыт стресс, минем очракта да музыкантларга да, миңа да, бер-беребезгә өйрәнеп киткәнче, кыен чаклар булгандыр. Һәр дирижер оркестр эшен тагын да баетырга, яхшы якка үзгәртергә тырыша. Хәзер моның өчен мөмкинлекләр күбрәк. Интернет ярдәмендә яңа ноталар кертәсең. Социаль челтәрләр аша башка дирижерлар белән тәҗрибә уртаклашасың. Башка төбәкләрдәге дә дирижерларның юбилей кичәләренә барган булды. Мәскәү, Тула, Ярославль, Тамбов шәһәрләрендә дирижерлар белән таныштым, алар белән аралашып, фикер-тәҗрибә уртаклашып эшлибез. Нәтиҗәдә, оркестр үзгәрә. Элек оркестр классик әсәрләр генә башкарган булса, хәзер эстрада, джаз жанрларына да әһәмият бирәбез. Вакыт белән бергә үзгәреп, камилләшеп эшлибез.

Сезгә, һөнәрегез буенча, беренчедән  Мәскәүдә, Уфада, Ижауда яшәп эшләргә, икенчедән, мөгаллим, музыкант, дирижер булып та үзегезне төрле яклап сынап карарга туры килгән. Тормышыгызда шушы һөнәри этапларның кайсын иң бәхетле чор дип саныйсыз?

Аларның һәрберсе үз урынында кадерле, әһәмиятле. Бу юлны үтмәсәм, миңа дирижер булып эшләргә бик кыен булыр иде. Һәр этапта бай тәҗрибә тупладым.

Пандемия афәтен дә кичердек, хәзер безне илдә тынычлык мәсьәләсе бик борчый, җан әрни. Шушы гадәти булмаган катлаулы елларда халыкның сәхнәгә, мәдәнияткә карашы үзгәрмәдеме? Кешеләр концертларга йөриме?

Пандемиягә кадәр 1 программаны 2 көн күрсәтә идек, һәм зал 2 көндә дә шыгрым тулы була иде. Хәзер 1 программа буенча 1 генә көн концерт куябыз. Зал тулы, билетлар сатылмыйча калмый. Әмма – 1 генә көн. Шунысы сөенечле, тамашачылар үзгәрә. Яшьләр күбрәк йөри башлады. Программабызны барлык яшьтәгеләр өчен дә кызыклы, халыкчан итеп төзергә тырышабыз. Инде 17 ел җәй саен ачык һавада, Ротондада концертлар куябыз. 200ләп кеше җыела, парлылар вальс әйләнә, халык рәхәтләнеп бии, җыр-музыка тыңлый, ял итә.

Нинди музыка әсәрләрен яратасыз?

Мин яраткан музыка дип кенә булмый, программадан тора. Төрлесен башкарырга туры килә. Оперетталар да, эстрада, заманча җырларны да. Музыкантларның юбилей кичәләре уза. Классика, джаз, рок, блюз – барсын да башкарабыз.

Ә эштән соң, үзегез генә калганда, ниндидер музыка тыңлыйсыздыр бит?

Эштән соң иң яраткан музыкам – тынычлык (елмая). Тынычлык ул – пауза, ул да үзенә күрә музыка. Чыннан да, эштән соң бер дә музыка тыңламас кебек буласың. Әмма юк, бераз ял итү белән, күңел тагын җыр-моңга тартыла башлый. Мин классик әсәрләрне озак тыңлый алмыйм, джаз яратам. Классик әсәрләр тынычландыра, әлбәттә. Ә джаз көч, дәрт, энергия бирә.

Көн дә музыка белән шөгыльләнгәч, сезнең төшегезгә дә җыр-моң кермиме? Ул сезнең шәхси тормышыгызда да роль уйныймы?

Музыка керми, ә менә еш кына концертка ашыгам, соңга калам икән, дип күрәм. Шундый куркып уянып китәм. Югыйсә, өнемдә бер дә эшкә дә, концертка да соңга калганым юк. Гомумән, соңга калып йөрергә яратмыйм.

Музыка шәхси тормышымда зур урын алып тора. Күбрәк музыкага бәйле кешеләр белән аралашам. Бердәнбер улым да минем юлны дәвам итеп, тормышын шушы юнәлеш белән бәйләде, саксофонист. Мәскәүдә М.М. Ипполитов-Иванов исемендәге музыкаль-педагогик дәүләт институтында укып, бүгенге көндә һөнәре буенча Мәскәүдә эшли. Кайчак киңәшләр сорап шалтырата.

Мин тормышка да музыка аша карыйм. Фильмнар карасам, андагы музыкага колак салып, бәяләп утырам. Минемчә, фильмның ни дәрәҗәдә яхшы яки начар булуын нәкъ менә аның музыкаль бизәлешенә карап бәяләргә мөмкин. Синтезатор музыкасы булса, фильмы да, артистлары да арзанлы була, симфоник оркестр уйнавында булса, фильмы да сыйфатлы булып чыга.

Ул принциплар белән бәяләгәндә, яхшы фильмнар күп төшереләме бездә?

Бар. Бигрәк тә хәрби темага уңышлы гына төшерелгән фильмнар күп.

Татар җырларын тыңлыйсызмы?

Тыңлыйм, бик яратып, бирелеп тыңлыйм. Татар музыкасы балачактан каныма сеңеп калган. Аны тыныч кына тыңлый алмыйм. Ул миңа әти-әниемне, сабый чагымны искә төшерә. Хәзер әти-әнием гүр иясе булгач, татар моңы минем өчен бигрәк тә кадерле.

Оркестрыгызда татар кешеләре бармы соң?

Рушан Госманов, Ринат Әшрапов, Динар Сәрвәлиев, Риф Хәсәншин кебек милләттәшләрем белән эшләвемә сөенәм. Ансамблебездә барлыгы 45 музыкант, алып баручылар, инструментларны караучылар белән тагын да күбрәк. Безнең репертуарда татар җырлары да бар. Тулысынча татар телендә концерт куйган чаклар да булды.

Үзегезнең яраткан шөгыльләрегезгә вакыт каламы? Тагын ниләр белән мавыгасыз?

Аранжировкалар, фонограммалар язам. Еш булмаса да, балыкка барам. Ризык пешерергә бик яратам. Милли ашларны пешерергә – бигрәк тә... Бәлеш, тутырган тавык, пылау пешерәм.

Музыка белән бәйле һөнәрне сайлавыгызга үкенмисезме?

Моңсыз тормышымны күз алдына да китерә алмыйм. Ә ул моңны халыкка, башка кешеләрнең дә күңелләренә өләшү белән шөгыльләнүемә чиксез шатмын.

Әңгәмәгез өчен рәхмәт сезгә!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100