Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Удмурт, татар, керәшен, рус бергә җыелды, мари, чуваш кына килмәде...

Иштуганга марилар, удмуртлар, чувашлар җыела дигәч, шул чараны оештыручы Саба район мәдәният йортының күчмә клуб мөдире Хәниф Тимербаевка мин дә иярдем. Җидедә башланасы концертка кичке биштә чыгып киттек.

news_top_970_100
Удмурт, татар, керәшен, рус бергә җыелды, мари, чуваш кына килмәде...

Милләтләр дус яшәсен

Юлдашым бик борчыла, чакырылган ансамбльләр килерме икән, ди. Балтачтан удмурт ансамбле чакырулы икән. Кичтән килергә транспорт юк, дип хәбәр иткәч, Хәниф әфәнде Балтач хакимиятенә чыгып, транспорт мәсьәләсен җайлаган. Кукмарадан марилар чакырулы. Хәниф абый әйтүенчә, аларда да шушы ук хәл. Үзе булдыра алганча, аларныкын да җайлаган, менә ни булыр.

Хәниф Тимербаев ник өзгәләнә?

– Бер булса да халык өчен дип тырышу бит. Өлкәннәр тагын кая барып карый фольклор ансамбльләрнең чыгышын. Бар кеше дә “Балкыш”ка бара алмый. Балалар да карар иде. Аның асылы да шунда бит, милләтләрнең гореф-гадәтләрен, йолаларын киләчәк буынга тапшыру, – дип өзгәләнә. 

Хәниф Тимербаев шундый тынгысыз, мәдәниятнең энтузиасты инде ул. Соңгы елларда беркем яшәми торган авылларда да Авыл көннәре оештырып, бик күпләрне сөендерде. Ничә еллар буе туган җирләрен күрмичә читтә яшәүчеләрне дә туган авылларына җыйды ул. Бер генә гаилә яши торган Түлештә, нигезләренә чирәм үскән, беркем дә яшәми торган Көек, Шмитд авылларында халык гөр килде. Үзе оештырган “Саба чишмәләре” ансамблен алып, төрле авылларга концертлар да оештырып йөри. Максатлары - борынгы җырларны гармун, тальян моңнарын халыкка ирештерү. Транспорт белән район тәэмин итә.

Менә бүген төрле милләт вәкилләрен Иштуганга җыярга уйлаган. Сәбәбе дә чыгып тора, шушы авылда эшләп килүче “Тюрогай” удмурт фольклор ансамбленең оешуына егерме ел. Тюрогай татарча "тургай" дигәнне аңлата.

“Оныкларны да ияртәбез”

Сәгать алты тулганда мәдәният йортына килеп җиттек. Шәмәрдәнлеләр бездән дә өлгер булып чыкты. “Тулган ай” ансамбле сәхнәдә репетиция ясый. “Түгәрәк уен” күренешен күрсәтмәкчеләр икән. Ансамбльнең әби-бабайларының чаялыгына сокланып туймаслык. Берсеннән-берсе җор телле, барысы да шат. Алар һәрчак шулай. Урамда очратсаң да шундый алар. Күңелләренә җыр кереп оялагач, үзеннән-үзе елмаеп йөри булса кирәк.

Их, чия, чия, чия
Чияле тау итәге.
Чия матур, алсу була
Яңгыр сибәләгәндә...

Һәммәбезгә дә таныш җыр бит бу, әйеме?! Ә Шәмәрдән артистлары аны инглизчәгә дә тәрҗемә итеп җырлый.

– Безнең Шәмәрдәндә төрле милләт кешеләре яши. Дус, тату яшибез. Үзебезнең татарның гореф-гадәтләрен онытмасыннар дип 4-5 яшьлек оныкларыбызны да чыгыш ясаганда үзебез белән алабыз. Карап утыралар, тыңлыйлар, өйгә кайткач кызыксынып сорашалар,җырлап та күрсәтәләр әле, – ди ансамбльнең җитәкчесе Минҗиһан Галиева.

“Тулган ай” район сәхнәсендә генә тукталып калмый. Казанның “Пирамида” сәхнәсендә дә тамашачыны сокландырып кайткан иде. “Балкыш” фестивалендә призлы урыннарга керми калганнары юк. Булдыралар кыскасы!

Иштуганда балалар да удмуртча сөйләшә

Алар төшүгә сәхнәгә Иштуганның “Тюрагай” ансамбле менде. Кайсы сәхнә пәрдәсен бизи, кайсы сандыкны барлый. Берәүсе кулына йон эрли торган каба таягына чиккән кулъяулыклар, кулдан тегелгән тукыма киезләр элгән. Баксаң, удмуртларда кызны шулай озаталар икән . Каба таягы тоткан апа күрше Сәрдә авылыннан Лиза Хәсәнова, кияүгә китәсе кызның әнисе. Лиза апа егерме ел элек шушы ансамбльне үзе оештырган булган. Күрше авыл дип тормый, ансамбльгә һаман йөри.

"Тюрогай"ның хәзерге җитәкчесе – Светлана Иванова. Ул да лаеклы ялга чыккач, Казанга киткән. Әмма ансамбльнең эшен туктатмас өчен атнага бер булса да кайтып, апа-абыйларны җыя. Ансамбльнең иң яшь уенчысы – Анатолий Макаров. Ул шушы авылда мәктәп директоры. Удмурт егете үз милләтенең телен удмурт гаиләсендәге балалар да өйрәнеп үссен дип, мәктәптә түгәрәкләр дә оештырып җибәргән. Анда 1-3 сыйныфта укучы удмурт балалары йөри, удмурт фольклорын, телне өйрәнә икән.

“Татарлар удмуртча сөйләшмәскә кушты”

– Мин күрше Кукмара районыннан монда килен булып килдем. Ирем дә удмурт. Аларның әти-әниләре күптәннән күченгән булган. Килен булып килгәч тә урманчылыкта эшләдем. Анда да удмурт хатыннары бар иде, бергә эшли торган татар апайлары удмуртча сөйләшмәгез, татарча гына сөйләшегез, алайса без аңламыйбыз, дияләр иде. Мин аларга шундый рәхмәтле, монда килгәндә дә белә идек татарчаны. Әмма эштә дә татарча сөйләшкәч, татарчаны да онытмадык. Менә хәзер рәхәтләнеп татарча да, удмуртча да сөйләшәбез. Бер-беребезгә кунакка йөрешәбез, йолаларыбызны хөрмәт итәбез, – дип, Валентина Иванова сүзгә кушылды.

Ә фойеда Хәниф Тимербаев борчыла...бер кулында сценарий, икенче кулында кәрәзле телефон. Әле ярый телефон тота. Урман эчендәге авылда телефон тотмаса да гаҗәп түгел. Борчылмаслык та түгел, сәгать җиденче китте. Җитмәсә юлга томан төшә башлады.

Томанлы юл куркытмаган


Мәдәният йорты ишегеннән сәхнә костюмнары күтәреп, кояштай елмаеп-балкып Югары Шытсуның “Яшь   күңел” ансамбле артистлары килеп керде. Оештыручының да йөзенә шатлык кунды. Бу ансамбль активистлары бар булмышлары белән татарның чын йөзе. Хәтта аларның сәхнә костюмнары үз куллары белән эшләнгән. Ансамбльнең оста биючесе һәм җырчысы Сәрия Мөхетдинова сәхнә киемнәрен хатын-кызларга да, ир егетләргә дә үзе кисә, үзе тегә, сәйләннәр белән чигеп тә бирә. Ә гүзәл ханымнарның калфаклары һәркайсыныкы үзләре теккән, үзләре чиккән. Хикмәт матурлык бу кешеләрдә.

Ул да булмады, безне сөендереп, Иске Икшермә авылыннан “Сударушка” рус фольклор, Явлаштаудан “Канәфер”, Теләче районы Субаш авылыннан “Нардуган”, Балтачтан “Вуюись” (Радуга) удмурт ансамбле артистлары килеп җитте. Томанлы юл куркытмаган бит боларны, рәхмәт яугырлары. 

Тик, Халыклар дуслыгы йорты вәгъдә иткән чуваш һәм Кукмарадан мари ансамбльләре генә килмәде. Милләтләр дуслыгы чарасына бик көткән идек үзләрен. Оештыручы Хәниф Тимербаев әйтүенчә, үзләре дә бик килергә теләгән, транспорт мәсьәләсе генә ахыргача җайланып бетмәгән. Җитәкчелекнең милләтләр дуслыгына үз карашы дип аңларга микән моны? Ярый, хәерле булсын, кеше тормышында ни булмас.

Нигезең мул булсын өчен ботка пешер


Зал шыгрым тулы. Сәхнәдә беренче булып “Тюрагай” чыгыш ясады. Алар куйган күренештән удмуртларда ничек кыз озатканын, Шәмәрдәннең “Тулган ай” артистларыннан түгәрәк уенны, Югары Шытсуның “Яшь күңел”еннән кичке уенны, “Нардуган” керәшен ансамбленнән керәшеннәрнең кыз озату йоласын, Балтачның Кече Лызи авылы удмуртларыннан күмәк биюләрен күрдек.

Балтачның удмурт егете удмуртча лезгинка биеп сыптырды гына. “Сударушка” рус такмаклары җырлап күңел ачты. Ә менә “Канәфер” ансамблендәгеләр татар өчен бик тә кирәкле, хәзер дә тормышыбыздан төшермәскә тиешле, бик тә мәгънәле “Нигез йоласы”н искә төшерделәр.

– Элек авылыбыз халкы йорт нигезен өмә ясап корган. Нигез салган йорт хуҗасы күп итеп ботка пешергән. Нигез тыныч, имин, мул булсын ботка белән туганнарын, күршеләрен, фәкыйрь яшәүчеләрне сыйлаганнар. Күпчелек дөгегә сыер мае кушып пешерелгән. Нигез салыначак урынны ат белән сукалаганнар. Ат тоягы эзе төшкән җиргә шайтаннар ияләшмәс, сихер бозым кермәс, дип сөйли иде өлкәннәр, – ди “Канәфер” фольклор ансамбле җитәкчесе Гәүһәрия Әхмәтҗанова.

Сәхнә костюмнарында да – борынгылык

Халыклар дуслыгына багышланган концерт бер сулышта узды да китте. Чараны оештыручы Хәниф Тимербаев, сәхнәдә чыгыш ясаган артистларны болындагы чәчәкләргә, күбәләкләргә тиңләде. Җыр-моңнары белән генә түгел, берсеннән-берсе ачык, төрле төстәге сәхнә костюмнары белән дә чараны бизәде ул көнне артистлар чыннан да. “Тюрагай”да җырлаучылар юбилей уңаеннан, район ярдәме белән яңа костюмлы да булган. Фольклор ансамбльләрнең максаты да шунда бит – җыр-биюләреннән тыш, сәхнә киемнәренә дә борынгылык, тәрбияви яктылык салынган. Авыл сәхнәсе гади, идәннәре дә агач, эстрада сәхнәсендәге кебек зәңгәрле-яшелле төтеннәр дә чыкмый. Аякларынд җете ак оекбаш, елкылдап беткән әби галошы. Шуңа да рәхәт аларның чыгыш каравы.

Татарстан Республикасы удмурт милли-мәдәни автономиясе башкарма директоры Мария Иванова да милләтара дуслыкны берләштерүче чараны оештыручыга, анда катнашучыларга рәхмәтен җиткерде. “Тюрагай” ансамбленә “Татарстан Республикасы удмурт милли-мәдәни автономиясе” региональ-иҗтимагый оешмасының Рәхмәт хатын тапшырды.

Фольклор бит ул эстрада гына түгел

Сызгырулар, көчле кул чабулар, кайбер өлешләрендә хәтта аяк тибеп алкышлаулар да булды концертта. Аякларны тыеп булмый, чөнки, сәхнәдәге артистларга кушылып күңел бии. Чөнки, алар үзебезнеке. Чөнки алар, өлкәннәр. Чөнки бу ансамбльләрне халык үзе оештырган. Керәшеннәрнең аяк үкчәсендә шапылдап биюләрен, татарларның тыпырдап биюләре алыштыра. Балтачтан килгән “Вуюись” удмурт ансамбле артистлары концерт тәмамланганнан соң да тукталып кала алмады. Бер биеп киткән аякны туктатып була димени ул?! Фойеда халыкны бер сәгать дәвамында биетте Кече Лызи удмуртлары. Тамашачылар да кайтып китәргә ашыкмады.

Әлеге ансамбльләр югарыдагылар кушуы буенча оештырылган ансамбльләр түгел. Аларның һәркайсысы халык арасыннан чыккан энтузиастлар, әйдәгез үз милләтебезнең телен, гореф-гадәтләрен киләчәк буынга тапшырыйк әле, аның матур якларын алар да күреп үссен, дип оештырылган ансамбльләр. Әле ярый авылларда шундый үз күңелен үзе күрә торган, милләтемнең йолаларын, җыр-биюләрен саклыйм дип яшәүче халык яши. Сәхнәдә чыгыш ясаганда аларга микрофон да кирәк булмады хәтта. Фольклор бит ул эстрада гына түгел. Анда халыкның эчке кичерешләре, уйлары, җаны, күңелендәге хисләре салынган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100