Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Удмурт авылында яшәүче, бердәнбер татар: «Ата-бабам нәселен генә саклап кала алмадым»

news_top_970_100
Удмурт авылында яшәүче, бердәнбер татар: «Ата-бабам нәселен генә саклап кала алмадым»

Журналистлар өчен оештырылган чираттагы укулар вакытында: «Һәр газетаның үзенчәлеге, үз йөзе булырга тиеш. Шул вакытта гына аның тугры укучылары була. Һәм ул шушы үзенчәлектән беркайчан да читкә тайпылмаска тиеш», – дип сөйләгәннәр иде. Кайбер журналистлар ул вакытта, бәлки, үз газеталарының үзенчәлеге нидә булуын тиз генә әйтеп тә бирә алмаганнардыр. Ә «Яңарыш» газетасының йөзе һәм үзенчәлеге, әлбәттә, аның республикада бердәнбер татар газетасы булуында һәм татар халкына хезмәт итүдә.

Без, редакция хезмәткәрләре, моны һәрвакыт күздә тотып эшлибез. Татарстаннан читтә сибелеп яшәүче милләттәшләребезне барлау, берләштерү, бер йодрыкка җыю – ул безнең төп максатыбыз.

Татарстаннан читкә сибелеп яшәүче татарлар... Әлеге сүзләрнең мәгънәсе турында уйланганда, авыр көрсенеп куям. Кайбер аянычлы язмышларны уйлап, хәтта күзләргә яшьләр тула. Ярый ла сине язмыш җилләре туып-үскән татар мохитле туган җиреңнән, ата-бабаларың туфрагыннан аерып та, сиңа рәхимле булса, чит җирләрдә яшәп, син үзең теләгәнчә ояңны корып, үз моңыңны, үз көеңне, йөзеңне югалтмыйча саклап кала алсаң.

Ә менә Селты районы Югдон авылында яшәүче Равил Фазуловның тормышы башкачарак. Авылында бердәнбер татар ул. Тырышлыгы, эш сөючәнлеге белән авылдашлары арасында зур дәрәҗә яулаган, мул тормышта яшәүче, үрнәк гаилә башлыгы булса да, күзләрендә сагыш, моң бар аның.

«Әтиемнең сеңлесе сөйләве буенча, әби-бабаларым чыгышлары белән Минзәлә якларыннан. Аларның тормышы турында балачакта ишеткәннәрдән өзек-өзек кенә хәтерлим. Бабам Котдус атлар белән шөгыльләнгән. Көннәрдән беркөнне ниндидер авыру таралып, атлары бик каты кырылганы турында бабамның сөйләгәне булды. Әби-бабамның ни сәбәпле Ижауга күчүләрен белмим. Ә Ижаудан аларны «двадцатипятитысячник» буларак Селты районы Югдон авылына эшкә җибәргәннәр. Хәзерге мәктәп укучыларыннан: «Кем ул егермебишмеңчеләр»? – дип сорасаң, мөгаен, алар бу сорауга җавап та бирә алмаслар. Ләкин 90 ел элек «двадцатипятитысячник»лар хәзерге «силовик»лар кебек популяр булган.

Коммунистлар партиясе карарын үтәү өчен, 1930 еллар башында – коллективлаштыру чорында – СССРның эре сәнәгать үзәкләренең 25 мең эшчесен колхозларга хуҗалык оештыру эшенә җибәргәннәр. Югдонда исә «Селтинский» совхозы төзелгән була. Равил абыйның әби-бабалары шушында эшли. «Бабам бик зиһенле, гыйлемле иде, укый-яза белде, гарәп телен дә яхшы үзләштергән иде. Атлар белән шөгыльләнгән, атта йөргән кешеләр озын гомерле була, диләр. Хактыр, бабам 1888 елгы иде, 1970 елда мәрхүм булды.

Әбием Гайшә белән алар 5 бала тәрбияләп үстергәннәр. Әтиемнең исеме Әсхәт. Аның бертуганнары: Толя, Зина, Гера, Фая. Әлбәттә, аларның да исеме әтиемнеке кебек үк татарча булгандыр. Тик руслар арасында яшәгәч, аларны шулай атап йөрткәннәр, һәм мин аларны шул рәвешле генә хәтерлим. Гера исемле туганы сугыш вакытында Латвиядә үлеп калган. Зина бәби тапканда үлгән. Аның сабыен районыбыздан кемдер уллыкка алган, дип сөйләгәннәре хәтеремдә. Эзләп тапмакчы булып йөреп карадым, килеп чыкмады. Архивтан да кире бордылар. Фая түтәм – Ижауда, Толя Камбаркада гомер кичерде, алар бүгенге көндә мәрхүм инде.

Әбием белән бабам үзара гел татарча сөйләшәләр иде. Әтием белән дә... Ә әтием рус кызына өйләнгәч, безнең гаиләдә русча сөйләштеләр. Кызганыч, бик кызганыч – мин татарча белмим. Татарлар электән дә аз иде районыбызда, хәзер дә. Элек совхозга эшкә килгәннәре дә китә торды. Мин үскәндә, авылда 2 татар гаиләсе булса, хәзер Югдон авылында мин – бердәнбер татар. Русча укыдым, русча аралаштым. Әби белән бабамнан мирас итеп калдырылган бердәнбер бүләк – ул минем исемем. Равил дип кушкан алар миңа. Бу исем миңа бик тә кадерле. Әниемнең: «Ой, синең исемеңә ничек озак өйрәндем мин! Исемдә калдыра алмыйча җәфа чиктем», – дип сөйләгәне хәтеремдә. Әллә шуңа күрә, әнием сеңлемә Зинаида исеме кушкан. Сеңлем бүгенге көндә Селтыда яши.

Әтием чирәм җирләрне эшкәртүдә катнашкан, аннары кире Югдонга кайткан. Гомер буе совхозда механизатор булып эшләде», – дип сөйли нәсел агачы турында Равил абый.

Әтисенең туганнары, әби-бабаларының сакланып калган фотосурәтләрен кадерләп саклый Равил абый. Әтисенең фотосурәтен кулга алып күрсәткәндә, кулы белән сыйпап та куя. «Әтием 1933 елгы иде, иртә вафат булды шул, 67 яшендә үк. Әнием аннан да алдарак гүр иясе булды», – ди ул, авыр сулап.

Равил абый Югдон авылында башлангыч сыйныфны, Селтыга йөреп, 10нчы сыйныфны тәмамлаганнан соң, Ижау шәһәрендә авыл хуҗалыгы институтына укырга керә. Стипендиат булып, яхшы билгеләргә генә белем үзләштерә. Укуын тәмамлау белән аны армия хезмәтенә алалар. Ерак Көнчыгышта хәрби бурычын үтәп, ул янә авылына, туган совхозына эшкә кайта. «Читкә китү, шәһәрдә яшәү турында уемда да булмады. Миңа укыган чакта ук шәһәр тормышы ошамый иде. Югыйсә, ул вакытта әле машиналар да күп түгел иде. Әмма шәһәр минем җанымны кысрыклый иде», – ди ул.

Ул башта совхозның икенче агрономы булып, аннары төп агроном булып эшли. 1988 – 1993 елларда совхозны җитәкли.1993 елда эшмәкәр буларак эшли башлый. Җир эшкәртү, икмәк пешерү белән шөгыльләнә. Әле дә ул шушы юнәлештә хезмәт итә. «Элек 100дән артык гектар җир эшкәртә идем. Хәзер инде 29га калдырдым. Арендага алган җирләрне кире тапшырдым. Әти-әни, тормыш иптәшем һәм үземнекен – 4 пай җирен генә калдырдым. Хәзер минем яшьтә артыгы кирәк түгел. Клевер, тимофеевка чәчү белән шөгыльләнәбез. Икмәк пешерәбез.

«Оешмагызда ничә хезмәткәр эшли, икмәкне нинди технологияләр белән пешерәсез?» – дип кызыксынам әңгәмәдәшемнән.

«3 хезмәткәр эшли. Гап-гади ысул белән (чүпрәле һәм чүпрәсез ) ак һәм арыш оныннан ипи, мәкле күмәчләр пешерәбез. Ул районыбызда һәм Югдон авылындагы үз кибетемдә сатыла. Тормыш иптәшем белән дөнья көтәбез, 2 кыз тәрбияләп үстердек, 4 оныгыбыз бар. Әкренләп эшлибез, безнең яшьтә ашыгыр җир юк. Моннан тыш малларыбыз бар, бакча тотабыз. Инде 30 елдан артык умартачылык белән дә шөгыльләнәм.

Умартачылык – минем өчен акча эшләү ысулы түгел, күңел юанычы. 30 баштан артык умартам бар иде, хәзер 10-12гә калдырдым. Җитә булган кадәресе. Бал кортлары булганда, бакчага чыгу күңелле. Анда тере җаннар барлыгын тою рәхәт. Бал кортлары тормышның яме, яшәү гаме хезмәт һәм тырышлыкта икәнен искәртә. Әле кар да эреп бетмәгән була, кояш азрак җылыта башлауга, алар оча, җанлана башлый. Шушы мәлдә шундый рәхәт булып китә. Минем әнием дә умартачылык белән шөгыльләнде. Бу һөнәр миңа балачактан таныш», – дип хозурланып сөйли Равил абый.

Равил абыйның балачак хатирәләренең күбесе хезмәт белән бәйле. Бабасы белән урманга ничек итеп кычыткан җыярга йөрүен, аны капчык белән велосипедка бәйләп алып кайтуын, авыл сукмакларыннан бабасыннан бер тотам да калмыйча йөрүләрен, әтисенең бура бурарга өйрәтүен, беренче тапкыр ышанып тракторга утыртуын, җәйге каникул вакытында совхозда эшләвен сагынып искә ала. Институтта укыганда да практиканы, күпчелек студентлар кебек, учхозда түгел, авылына кайтып уза ул. Каникулда ял итеп ятмый, совхозда эшли.

«Миндә татар каны бит. Татарлар элек-электән җирне яратканнар, хезмәт сөйгәннәр. Мин үземдә татар холкы барлыгын тоям. Кызганыч, милләтемне, ата-бабам нәселен генә саклап кала алмадым. Татарлыгым исем-фамилиямдә генә...» – ди, үкенеп, Равил абый. «Димәк, мине дә сезнең янга әби-бабаларыгыз китерде. Мин бит башкалабыздан 200 чакрым ераклыктагы удмурт авылында яшәүче, бердәнбер татар исем-фамилияле кешене эзләп килдем», – дим Равил абыйга. Ул да сүзсез генә елмаеп баш кага.

«Яңарыш» газетасында чыгачак үзе турындагы язма кулына килеп ирешкәч тә, аңлый алмаячагына үкенә. Язмыш диген... Кайчандыр аның әби-бабаларын удмурт җирлегенә, үзләре дә белмәгән бер авылга авыл хуҗалыгын күтәрергә җибәргәннәр. Хуҗалыкны күтәргәннәр, ә нәселләре, тел һәм диннәре юкка чыккан. Ә андый татарлар күпме!.. Кызганыч, аларнын саны атканнан-арта, милләтебез кимегәннән-кими...

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100