Учалыдагы канлы фаҗига хронологиясе: Исерек ир урам буйлап күршеләрен үтереп йөргән
Кафедан исереп кайткан Артур Ибраһимовның хатыны ярдәм сорап күршеләренә чаба.
Башкортстанның «Вести» каналы Учалы авылындагы фаҗига хронологиясен сөйләде.
- 13 гыйнварга каршы төндә бу авылда бер
ир-ат өч кешене атып үтерде, үз-үзенә кул салды.
Каналның хокук саклау органнарындагы чыганагы сөйләгәнчә, 34 яшьлек Артур Ибраһимов иртәнге 5.40 тирәсендә кафедан кайта. Ул исерек була. Аны өенә таксист китерә. Ир акча алырга дип өйгә кереп китә. Телефонын таксистка залог итеп калдырып тора.
Берничә минуттан өйдән бер
Таксист машинасын артка биреп, китмәкче була, тик машинасы бата. Шул вакытта өйдән мылтык тоткан Ибраһимов чыга. Ул автомобильгә ата башлый. Машина йөртүче качып өлгерә.
Шуннан соң мылтыклы ир күршеләренә кереп китә. Хатыны шунда качмакчы була. Көнче ир күршеләренә кереп, мылтыктан ата башлый. Күршесен яралый, аның хатынын атып үтерә. Хәзер яраланган
Ибраһимовның хатыны күрше урамга чабып китә. Анда полиция хезмәткәре яши. Ул — Россия Эчке эшләр министрлыгының Учалы районы буенча эксперт бүлеге хезмәткәре Рәфис М. була. Хатын артыннан барган
Качып барган хатынын Артур Ибраһимов төзелә торган йортта куып җитә. Шунда ул хатынын да үтерә. Аннары бу кеше үз-үзенә кул сала.
Әлеге канлы фаҗигадән соң җинаять эше ачылган.
«5.15 сәгатьтә ул минем машинага утырды. Без Учалы авылына аның өенә кайтып җиттек. Ул акчасы булмавын әйтте. Телефонын калдырып торды — мин ризалаштым. Көтеп утырам. Биш минуттан хатыны йөгереп чыкты — куллары канлы иде. «Ник аны алып кайттыгыз?», — дип әйтте. Мин берни дә аңламадым. Борыла башладым. Баскыч төбендә мылтыклы