Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Күрше төбәктә коточкыч фаҗига: Көнче ир ике күршесен һәм үз хатынын атып үтергән

Һәлак булган күрше хатыны билгеле тамада була, аның ике баласы ятим кала, ире реанимациядә.

news_top_970_100
Күрше төбәктә коточкыч фаҗига: Көнче ир ике күршесен һәм үз хатынын атып үтергән

13 гыйнварда Башкортстанның Учалы авылында атыш була. Бер ир-ат өч кешене атып үтерә, бер кешене яралый, үз-үзенә кул сала. Фаҗига турында «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә.

13 гыйнварга каршы төндә Учалы авылында 34 яшьлек ир-ат хатыны белән талаша. Хатын исә иреннән куркып, күршеләргә кереп кача. Хатыныннан көнләшкән ир кулына мылтык ала. Ул хатыны артыннан күршеләргә керә. 

Башта ул күрше хатынын атып үтерә. Аннары аның ирен яралый. Шуннан соң башка күршеләренә кереп китә. Анда тагын бер күршесен ата. Яраланган ике ир-атны хастаханәгә алып китәләр. Тик аларның берсе табиблар кулында үлә. Ул полиция хезмәткәре булып чыга.

Шуннан соң ир үзенең хатынын үтерә һәм үзенә-үзе кул сала.

Атыш вакытында һәлак булган күрше хатыны Гөлнара Х. (исеме үзгәртелгән) районда билгеле кеше була. Ул Бөрзән районында туган. Уфа Мәдәният институтын тәмамлагач, тамада булып эшли башлаган. Туйлар, юбилейлар, бәйрәмнәр уздырган, матур җырлаган һәм биегән. Биредә яшәүчеләрне Гөлнара үлеме бик тетрәндергән.

«Шундый матур, гел елмаеп тора торган, талантлы», «Ышанып булмый. Алар ире белән шундый матурпар иде, дус гаилә иде», — дип яза Учалы кешеләре социаль челтәрләрдә.

Мәрхүмәнең ике баласы — 7 яшьлек кызы һәм 3 яшьлек улы ятим калган. Ире исә реанимациядә ята.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100