«Үбешәсе юк...» яки хатынына бүләккә сарымсак-борычлы букет алучы абзыйдан дәрес
Казанда узган бер авыл хуҗалыгы ярминкәсендә күргәннәремне язып китим әле. Билгеле, ярминкәдә берәүләр, шактый гадәти генә итеп, сатуга бәрәңге, кәбестә, суган-сарымсакларын чыгарып өйсә, икенчеләр халыкны гаҗәпкә калдырырдай композицияләр, букетлар тәкъдим итә. Нәкъ шул тирәдә килеп чыкты да инде бу хәл.

Бер өлкән генә яшьтәге олпат абзый һәм яшь егет ярминкәдә сөйгәннәре биреп җибәргән список буенча бөтен кирәк-яракларны алганнар да, кадерлеләрен сөендерер өченме, кул эше осталары эшләгән матур-матур әйберләрне караштырып йөриләр.
Егет кешенең күзе чәчәкләрне киптереп ясалган гөлләмәләргә төште. Ә абзыйныкы беләсезме нәрсәгә? Сарымсак, ачы борыч, вак черри помидорыннан ясалган букетка.
«Абзый, сарымсак букеты белән кайтып керсәгез, хатыныгыз ни әйтер инде?» – дип сорый егет, моңсу кыяфәт чыгарып.
Ә абзый югалып калмады: «Матурлык туйда гына кирәк ул, энекәш! Менә сарымсагы – вирустан сакланырга яхшы ысул, аннары үбешәсебез дә юк. Эш беткән. Борыч белән помидоры әрәм булмасынга гына булса да, апаң салат ясарга керешәчәк. Ә мин телевизордан футбол карап ятам, я сиздермичә генә иптәшләр белән сыра эчәргә чыгып сызам. Менә син дә, минем яшькә җиткәч, матурыңа бүләк итәсе букетның никадәр «практичный» булуын уйлап эш итәрсең», – дип куймасынмы!
Шулай шул, акыл да, уй-фикернең боткадай булмавы да, кадерлең белән гаилә тормышыңда хәйләкәрлек тә яшь белән киләдер. Өлкәннәр декадасында картлардан өйрәнеп калыйк бераз гына хәйләле булуга да, зыянга булмас ул!