news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Тыштан салкын – эчтән ялкын»: шагыйрь Булат Ибраһим дусларын иҗади кичәгә җыйды

Шәрык клубында шагыйрь, Бөтендөнья татар конгрессының Төбәкләрдәге массакүләм мәгълүмат чаралары белән эшләү бүлеге җитәкчесе Булат Ибраһимовның шигырь кичәсе узды. Шагыйрьнең иҗаты белән «Интертат» хәбәрчесе дә танышып кайтты.

news_top
«Тыштан салкын – эчтән ялкын»: шагыйрь Булат Ибраһим дусларын иҗади кичәгә җыйды
Фото: © «Интертат», Зөлфия Шәвәлиева

Әлеге кичәне – дуслар җыелган җирдә дип атасак та дөрес булыр, чөнки очрашуга шагыйрьнең иң якын кешеләре – гаиләсе, дуслары, хезмәттәшләре һәм авылдашлары җыелды. Шәрык клубының кечкенә генә залы тулган иде.

Кичәнең төп герое – Булат үзе, аның берничә шигырен генә башкалар укыды. Автор башкаруында шигырьләр дә бөтенләй башкача ачыла кебек. Аның мәгънәсе, мохите тыңлаучыга туры барып җитә.
Ләкин икенче яктан караганда, шигырьне дөрес итеп җиткерә дә белергә кирәк.

Барлык авторлар да мондый талантлары белән мактана алмый. Булат өчен исә шигырь уку табигый халәт кебек. Аны сәхнәдә күзәтү, тыңлап тору да рәхәт.

Кичәдә Булат тамашачыларны үзенең балачагыннан алып, олы тормышка, гаилә коруына кадәр алып килде. Кичәнең төп реквизиты өстәл – биредә автор белән бәйле әйберләр ята. Уенчыклар, каләм, шәмнәр — шагыйрь үскән саен, темалар да үзгәрә, әби конфетлары, балачак уеннары белән башлап, милләт язмышы, бүгенге көн проблемалары белән тәмамладык.

Фото: © «Интертат», Зөлфия Шәвәлиева

Булат Ибраһимов шигырьләрен шулай ук Казан федераль университетының «Мизгел» студентлар театры артистлары Айзат Вахитов, Әнвәр Мөхетдинов һәм Әдилә Иванова укыды. Алар арасында шундый үзенчәлекле буыннар алмашуы барлыкка килгән – чөнки Булат үзе дә кайчандыр татар филологиясе юнәлешен тәмамлаган.

Хәзер инде аның иҗатын яңа буын татар теле белгечләре өйрәнә. Берничә ел элек төркемдәшләрем белән безгә дә профессор Нурфия Марсовна Йосыпова Булатның «Балык теле» шигырен җентекләп анализлаган иде. Кызганыч, әлеге шигырь кичәдә яңгырамады.

Фото: © «Интертат», Зөлфия Шәвәлиева

Бәйрәмдә шагыйрьнең нәни кызлары Айбикә белән Мәликә дә катнашты. Алар әтиләре белән бергә үзләренә багышланган шигырьне укыды. Айбикәне без инде моңарчы да шәһәркүләм шигырь бәйрәмнәрендә күргәнебез бар иде, ул да әтисеннән калышмый.

Ибраһимовлар гаиләсе

Фото: © «Интертат», Зөлфия Шәвәлиева

«Бөек шагыйрьләребезнең дәвамчысы»

Чара башында Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров шагыйрьгә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев исеменнән Рәхмәт хаты тапшырды. Һәм үзенчәлекле бүләк – «Татар дөньясы» китабын бүләк итте.

«Булат ул үзе бер дөнья – тышкы яктан тыныч кына, ләкин эче аның ялкын. Аның шушы ялкыны иҗат аркылы бәреп чыга. Ул безнең бөек шагыйрьләребезнең дәвамчысы. Бу дивар кысаларында гына түгел, олы мәйданнарны да тота алырлык шагыйрь.

Булат – Бөтендөнья татар конгрессының йөзе. Ул Татарстаннан читтә узган чараларда да чыгыш ясый, шигырьләре аша милли яктан да, сәяси яктан фикер әйтә ала, шуның белән дә ул безгә бик кадерле».

Фото: © Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте

«Иҗат кешегә яки Аллаһтан, яки шайтаннан бирелә»

Журналист, блогер Рәмис Латыйпов тамашачыларга үзенең «иҗат теориясе» хакында сөйләде.

«Иҗат кешегә яки Аллаһтан, яки шайтаннан бирелә, диләр. Булат белән танышкач, ул шундый гадәти кеше кебек тоела. Каян алып шундый шигырьләр яза соң ул дип уйладым. Иҗат ул төрле җирдән килә – кемгәдер Аллаһтан бирелә. Булатның шигырьләрен укыгач, алар күңелгә нур булып килә, бу шуның бер үрнәге. Аны тыңлагач, күңелгә рәхәт булып кала. Аларның гаиләсен күргәч, алар безгә нур өстәүче булуларына тагын бер инандым, чын татар гаиләсе. Аның исеме дә Булат – иң ныклы тимер, һәм бул ат, ул да эшли дә эшли».

Рәмис Латыйпов белән Булат Ибраһим

Фото: © «Интертат», Зөлфия Шәвәлиева

«Матур кичәне Уфа тамашачысы да күрүен телим»

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Марс Тукаев әлеге шигъри кичәне Уфада һәм башка төбәкләрдә яшәүче татар тамашачыларына да күрсәтергә тәкъдим итте.

«Казан тамашачысы ул бик нәзберек, бик күпне көтә торган тамашачы. Мин шушы матур кичәне Уфа тамашачысы да күрүен телим. Бу матурлыкны, сүз байлыгын Уфа тамашачысы ишетергә тиеш. Гомумән, Уфа гына түгел, башка шәһәрләр, Казанның төрле мәдәни үзәкләре үз күзләре белән күрергә тиеш.

Алда яңа үрләр яуларга язсын, Җәлил бүләге иясе син, киләчәктә Тукай бүләген алуыңны күрергә насыйп булсын».

Әлеге теләкләргә без дә «Амин!» дип кушылып куябыз!

Кичәдә Татарстан Язучылар берлегеннән бер генә вәкил дә булмавы күңелне бераз китеп куйды. Беләбез, чара Татарстанның халык язучысы Марсель Галиевның туган көнен бәйрәм итү көне белән туры килгән. Барысы да олпат язучыбызны котларга ашыккандыр, ләкин өлкәннәр белән беррәттән, яшьләр турында да онытмасак иде.

Фото: © Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар