«Тынычланып калды» - өендә 14 эт асраучы Флүн бабай тормышында үзгәрешләр булган
Актаныш районы Пучы авылында этләр белән бергә яшәүче Флүн бабайның этләрен приютка алып киткәннәр. Бу хакта «Интертат»ка аны кайгыртып, хәлләрен белешеп торучы авыл блогеры Ләйсән Миргаязова хәбәр итте.
Картлыгын эт-мәчеләре белән үткәрүче Флүн бабай турында без язган идек инде. Ул Актаныш районы Пучы авылында бик начар санитар шартларда гомер кичергән. Авылдашының аяныч хәлен күреп алган блогер Ләйсән Миргаязова гаиләсе аңа ярдәм итәргә алынды. Бабайның телевизор карарга яратканын белеп алып, ул аңа, «подписчиклар»ы ярдәме белән, телевизор алып биргән иде.
Ялгыз бабайга ярдәм күрсәтергә теләүчеләр бик күп булып чыкты. Шул акчаларга бабайның йортында әкренләп уңайлыклар булдырылды. Ләйсән, клининг чакыртты, идәненә линолеум җәйде, яңа диван алды, йорт-җирен тәртипкә салырга да булышты. Язылучылар җибәргән акчаларга, хәтта, бабайга күчмә мунча да алып килеп куйдылар.
- Өендә 14 эт, 3 песи асраучы Флүн абый: «Җан ияләре бит алар»
-
Өендә 14 эт асраучы Флүн бабай, йортындагы үзгәрешләрне күреп, шатлыктан биегән
Флүн бабай ул вакытта өй түрен 14 эте, 3 мәчесе белән бүлеште. Йорт-җирен чистартып, юып чыгарганнан соң, абзарда яшәтмәкче дә булып карадылар үзләрен. Ләкин бу җан ияләрен иң кадерле кешеләредәй якын күргән Флүн бабайга бу эш бер дә җиңел бирелмәде. Берничә көн урамда яшәгән этләр, ияләнгән гадәт буенча, янәдән өйгә керә, бабай белән бер табактан ашый башлый.
Бер ай элек, этләр темасы социаль челтәрләрдә киң яңгыраш алу сәбәпле, Флүн бабайның этләрен приютка алып киткәннәр.
Бабай безнең белән аралаша башлаган вакытта 14 эте бар иде. Кайберләре картаеп үлде. Алты этен приютка җибәрдек. Ләкин икесе, йоклата торган дару өрдергәч тә, идән астына төшеп качтылар. Аларны чыгара алмадык, машина киткәч кенә уянып чыктылар.
Флүн бабай үзе дә тынычланып калды. Өендә эт өргән тавыш юк, йорты да күпкә чистарак Дөрес, башта кызганган идек. «Нишләп бетәрләр алар анда, ашатырлармы икән этләремне?» - дип борчылды. Үзенә пешергән ашларын ашатып яшәтте бит инде ул аларны өендә. Приютка җибәргәнче, бабайдан рөхсәт сорадык. «Этләреңне бирәсеңме?» - дидек. Каршы килмәде. Авыл халкы да тынычлагандыр. Урамда бит олылар гына түгел, бала-чага да күп йөри, бөтенесе дә куркып тора иде ул этләрдән, - ди Ләйсән.
Блогер сүзләренчә, Флүн бабай барыбер шул ике этен өйгә кертә икән.
Аларны кертмәсә яхшы булыр иде дә бит… Кертә шул, Без килгәндә качыра. Тиз генә тәрәзә шакый да, тегеләре аңлап, чыгып китәләр. Күңеленә якындыр инде. Шулай да элекке белән чагыштырганда йорты күпкә чистарак, өстәленә клеенкалар да алып җәйгән. Элекке вакытлар белән чагыштырганда үзгәрешләр уңай якка гына.
Бик салкыннар булмаганда, атнага ике тапкыр мунча кертәбез Флүн бабайны. Ирем айга ике тапкыр чәчен ала.
Бүген аның туган көне, 86 яшь тула, Аллаһы боерса. Сәламәтлеге дә ипләп кенә, битендә җыерчыклары да юк (көлә). Туганнары килеп күренмәсә дә, минем язылучыларым күчтәнәчләр, әйберләр китергәләп, хәлләре белән һәрдаим кызыксынып торалар. Әле ял итәргә барып кайткан идек: «Күрсәт инде, Ләйсән, бабайны сагындык», – дип язалар. Туган көнендә барып, котлап кайтачакбыз. Узган ел да кайнар ризыклар алып барып, гармуннарда уйнап, бәйрәм кәефе бүләк итеп кайткан идек, - дип сөйләде Ләйсән.
Флүн бабай этләрен үзе теләп җибәрсә дә, видеоларда бик моңсу күренә. Мөгаен, картлыгын бүлешергә, үзен ялгыз хис итмәскә ярдәм иткән дүрт аяклы дусларын чит җирләргә озату Флүн бабайга бер дә җиңел бирелмәгәндер...