Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Тын кысыла башлады...» — Ришат Фазлыйәхмәтов ни өчен хастаханәгә эләккәнен сөйләде

Ришат Фазлыйәхмәтов сүзләренчә, аны «Пирамида» концертлар залындагы туган көн концертына әзерлек процессы бик нык ялыктырган.

news_top_970_100
«Тын кысыла башлады...» — Ришат Фазлыйәхмәтов ни өчен хастаханәгә эләккәнен сөйләде
Салават Камалетдинов

Ришат Фазлыйәхмәтовны, кисәк хәле начарланып, ашыгыч ярдәм белән хастаханәгә алып китүләре турында язган идек. Җырчы турындагы әлеге хәбәр аның яраткан тамашачысын һәм инстаграм дусларын хафага салды. Ковид эләктердеме икән әллә дип, барысы да бик борчылдылар. Ришатның үзе белән элемтәгә кереп, хәле ничек булуын белештек.

Ришат Фазлыйәхмәтов 10 февраль көнне «Пирамида» концертлар залында зурлап туган көн концерты уздырып җибәрде. Җырчы сүзләренчә, аны әлеге чарага әзерлек процессы бик нык ялыктырган. Сәламәтлегенең дә шуңа какшаган булуы ихтимал.

Үзебез концерттан соң «переутомление» булган дип уйладык. Кан басымым һәм иммунитетым төште. Бәйрәм узганнан соң бик нык арып, әзрәк ял итим, мунчалар керим дип авылга кайтып киткән идем. Мунчадан чыккач, икенче көнне үземне начар хис итә башладым. Температурам 38-39 тирәсенә күтәрелде, тын кысыла башлады. Ярар Эльмирам янәшәмдә иде. Аңа бик зур рәхмәт инде. Ул ашыгыч ярдәм чакырып, мине үзебезнең райондагы хастаханәгә алып киттеләр. Өч көн ятарга туры килде. Чыккач, дәвалануны өйдә дәвам иттем. Системаларны өйдә алып бетердем. Организмны торгызу өчен витаминнар да ясадылар.

Арылган дип уйладык инде. «Пирамида» концертына ярты ел ныклап әзерләндек. Аннан без артистларга күз дә тия. Без бит халык өчен тере тавышка җырларга тырышабыз. Шулар бөтенесе бергә җыелгандыр инде. Иң мөһиме — концертыбыз тулы аншлаг белән «мощно» узып китте, үзебез кәнәгать калдык. 

Ковидка да тестлар тапшырган идек, нәтиҗәсе тискәре килде. Кичә соңгы системаны алдым. Тамакларыма ашый башладым. Бүген Аллаһка шөкер, рульгә утырып, Казанга килдем. Иртәгәдән иҗат эшләрен дәвам итәргә, яңа җырлар яздыру өстендә эшли башларга исәп. Туган көн концертларын Уфа, Чаллы якларында да кабатларбыз дип планлаштырып торабыз, — дип аңлатты Ришат.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100