Тыл ветераны Саимә Хәлимова:«Без күргәнне эт тә күрмәде - ат, сыер, хатын, ир булдык»
Быел тыл ветераны Саимә Хәлимова 93 яшен билгеләп үткән. Шушы көннәрдә генә Бөек җиңүнең 75 еллыгына багышланган медаль да тапшырганнар Саимә әбигә.
Тумышы белән Саимә әби Тәтеш районы Үтәмеш авылыннан. Гаиләдә дүрт кыз булып үскәннәр: Сания, Саимә, Сария һәм Зөлфирә. Бүгенге көндә Саимә әби үзе генә Казанда гомер итә. Оныклары һәм киленнәре булышып тора.
«Бәхетем — төрмәгә эләкмәдем»
Чәй артында Саимә әби сугыш елларына туры килгән яшьлеген искә алды:
«Үтәмеш мәктәбендә алты сыйныф белем алдым. Сугыш башлангач, безне укытмадылар инде. Сугыштан куркып, кем кая качарга тырышты. Сугыш килмәгәч, фабрика-завод өйрәнчеклеге мәктәбенә алып киттеләр. Аннан качып кайта идем. Бер атнадан мастер яңадан килеп ала. Берсендә җиде кыз качып киттек. Юлда коелып калган, каткан кәбестә яфраклары таптык. Шуларны ашап кайттык. Бик баллы, тәмле иде ул. Әле дә күз алдында», — ди ул.
Без сөйләшеп утырганда, радиодан икенде намазына азан әйтте. Саимә әби җитез генә намаз укып алды. Әңгәмәне дәвам итәргә залга уздык. Тәрәзә төбе тулы гөлләр. «Яратам шуларны. Һәр җомга су сибеп торам», — дип Саимә әби гөлләрнең яфракларын сыйпап куйды.
«Март аена кадәр укудан шулай качып йөрдем. Бәхетем — төрмәгә эләкмәдем. Иптәшләр арасында төрмәгә эләгүчеләр дә булды. Казанда әткәйнең абыйлары тора иде, мин аларга килдем. Шул вакыттан укудан эзләп килүчеләр булмады.
Әткәй сугышта иде. Ул кайтып кергән иртәне әйбәт хәтерлим. Иртән тышка чыгып кердем дә, ишекне бикләнмәдем. Сәгать алтыда әткәй сугыштан кайтып керде. Шатланышып аны каршы алдык. Өч көн бергә тордык та, ипиләр алып, әткәй белән җәяү авылга кайтырга чыктык. Авылда ипи юк иде. Ярты капчык ипи миндә, бер капчык әткәйдә. Борындыкка кадәр кайтып җиттек, Зөядә су күтәрелгән. Аякларны салдык та, судан яланаяк чыктык. Салкын булса да, бернишләп тә булмый, сигез чакрым кайтасы бар иде», — дип сөйләде тыл ветераны.
«Черек бәрәңгедән көлчә ясый идек»
1951 елга кадәр авылда тордым. Ачлык, ялангачлык заманы иде. Әткәй авылда мич чыгарып йөрде, бәрәңге, борчак оны алып кайта иде. Шул онны дүртәү утырып ашый идек. Иртән көтү куарга чыккач, кеше күргәнче, әнкәй койма буенда кызарып чыгып кына килгән кычытканны җыеп керә иде ашарга. Черек бәрәңгедән көлчә ясый идек.
Әнкәй белән апа Борындык астына окоп казырга йөрделәр. Ул елны кышын илле градуска кадәр салкын булды, өйдә ягарга әйбер юк. Рус окопчыларын безгә китерделәр. Алар мич башына менеп яталар иде. Әнкәй мич башы төшә дип курыкты. Шуннан мин аларны анда менгермәдем, үзем менеп утырдым да, мич ишелә дип аңлатырга тырыштым. Рус телен дә белми идем, 14 яшь иде миңа ул вакытта.
Рус окопчылары киткәч, ун Чүпрәле мишәре килде. «Апа, җир алмасы бармы?», — диләр. «Бездә алмагачлар юк», — дибез. Җир алмасы дип идән астына күрсәтә башлагач, бәрәңге икәнне аңладык. Әнкәй: «Күпме кирәк, ашагыз, сугыш килә, барыбер үләбез», — ди иде. Ульяновск шәһәре аша Казанга бәрерләр дип курыктылар ул вакытта. Окопчылар иртәнге сәгать өчтә китеп, кичке сигездә кайтып керәләр иде.
«Эчке киемнәрне мунчада таш өстенә ташлый идек, бетләр четердәп көя иде»
Урман кисеп, утын яра идек. План тулмый, план тулмагач, акча бирмиләр. Елый идек. Бер атна гына өйдә торабыз да, кире урманга алып китәләр. Бер елны Яңа ел алдыннан утын кисәргә чакырдылар. Әле чабаталар да ямамаган, итәкләр дә юмаган иде, ә алмашка кияргә кием юк. Киемнәр кипкәнне көттек тә, урманга киттек. Дүрт бригада урманга утын кисәргә төшә идек.
Атлар, сыерлар җигеп, унбиш чакрым ераклыктагы болыннан печән ташыдык. Арыш урагына чыга идек, аннан бодай урагы. Бодай урагы бик кыен булды, иелеп йөреп билләр авырта иде.
Утыннар кисеп, печәннәр чабып җәфаландык, колхозда эшләп җаннар чыкты. Бет күп иде ул вакытта, эчке киемнәрне мунчада таш өстенә ташлый идек, бетләр четердәп көя иде.
Ун «уфалла» арбасы белән, сыерчыклар кебек тезелешеп, Тәтешкә чәчүлеккә китә идек. Бер арбага ике хатын. Илле чакрым юл. Юлда туктап, учак ягып, бодайдан ботка ясап ашадык. Болында куна идек. Шуннан соң Чүпрәле ягына борчак чәчәргә җибәрделәр. «Апалар, борцакны ашамагыз, урламагыз», — дип кычкырып торалар иде. Кая урламаган инде. Корсакка әйбер бәйләп шунда төяп чыга идек, берәр чакрым үткәч әйбәтләп яулыкларга тутыра идек.
«Эшләгәннән кеше үлми икән»
Ач булсак та, аулак җыеп, уеннар уйный идек. Егетләр гармуннар белән килә иде. Мине уртага кертеп җырлаталар иде, яшь вакытта матур җырлый идем. Ак кием киеп барсак, көлтә җыя-җыя җиңнәре каралып бетә иде.
1951 елда Бакуга киттем. Анда тормышлар җайланып килә иде инде. Бакуда тормышка чыктым, 22 ел проводник булып эшләдем. Ирем белән 43 ел бергә тормыш иттек. Ул вафат булгач, барысын да ташлап, 2003 елда Казанга кайттым.
Безнең тормыш шундый булды, кызым. Бик авыр вакытларны кичердек, Аллага шөкер. Шулкадәр ачлыкны күреп үссәк тә, бүген дә дүртебез дә исән, — дип Саимә әби бераз уйга калды. — Эшләп үлмәдек, эшләгәннән кеше үлми икән. Эш кешене чыныктыра гына. Без күргәнне эт тә күрмәде: ат, сыер, хатын, ир булдык. Медаль да шуның өчен бирелгән әйбер инде ул. Хәзер барысы да бар, тик картайдык шул инде.
Төннәрен йоклый алмаганда авылдан сугышка китүчеләрне санап ятам: һәр йорттан ничә кеше киткән, ничәсе кайткан. Йөзләп киттеләр сугышка, яртысы кайтмады шул», — ди Саимә әби.
Саимә әби күп тапкыр «ачлык», «ялангачлык» сүзләрен кабатлап әйтте. Ул сүзләр сугыш елы балаларының күңеленә уелып калгандыр. Саимә әбинең: «Ачлык килмәсен, дөньялар тыныч булсын», — дигән теләге кабул булсын иде.