Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Миллион сум ала идем». Тыелган соцчелтәрдә реклама ярамаячак – блогерлар ни уйлый

Тиздән тыелган сайтлар һәм соцчелтәрләрдә реклама урнаштырырга ярамаячак. Бу закон Россиядә 2025 елның 1 сентябреннән үз көченә керә. Блогерлар хәзер нишләр инде, алар бит реклама белән акча эшли! Бу хакта «Интертат» блогерларның үзләреннән сорашты.

news_top_970_100
«Миллион сум ала идем». Тыелган соцчелтәрдә реклама ярамаячак – блогерлар ни уйлый
социаль челтәрләр һәм "Татар-информ" архивы

2022 елда, Роскомнадзор Россиядә иң популяр социаль челтәрләрнең берсе булган соцчелтәрне чикләгәч, блогерлар, артистлар, бөтен бизнесларын әлеге платформа аша алып баручы эшмәкәрләр шок халәтендә калган иде инде. Ләкин, күпчелеге проблеманы махсус кушымталар кую юлы белән хәл итте.

Узган ел исә интернет киңлекләрендә реклама урнаштыруга бәйле кыенлыклар башланды. Хәзер интернетта тәкъдим ителүче теләсә кайсы рекламаны маркировкаларга кирәк. Блогерлар әйтүенчә, бу – шактый катлаулы һәм вакыт таләп итә торган процесс.

Инде социаль челтәрләр аша акча эшләүчеләрне тагын яңа чикләүләр көтә. Бу юлы сүз Россиядә экстремистик оешма дип игълан ителгән «Meta» корпорациясенә караган социаль челтәрләр турында бара, аларны кулланучы блогерлар, шул исәптән татар блогерлары, шактый.

Интернет чыганаклардан аңлашылганча, әлеге закон үз көченә керү белән:

блогерлар белән хезмәттәшлек итәргә;

контент кысаларында реклама тәкъдим итәргә;

товарларга күзәтү ясау яки товар, бренд, хезмәт күрсәтү, берәр чара турында мәгълүмат бирүче публикация, рилс, сторислар куярга ярамаячак.

Законны бозган физик затлар өчен штраф күләме 2000-2500 сум, вазифаи затлар өчен 4000-20000 сум, юридик затлар өчен 100000-500000 сумны тәшкил итәчәк. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, җаваплылыкка реклама бирүчеләр дә, аны таратучылар, ягъни үз сәхифләренә урнаштырган блогерлар да тартылачак.

Бу уңайдан «Интертат» татар блогерларының фикерләрен белеште.

«Бу яңалык тормышыма әллә ни үзгәрешләр алып килмәячәк»

Блогер Илназ Габидуллинның («Кызык-мызык») әлеге хәбәргә артык исе китмәгән.

Бу яңалык минем тормышыма әллә ни үзгәрешләр алып килмәячәк. Чөнки соңгы вакытта тыелган соцчелтәрдә рекламаны бик сирәк куям. Узган җәй маркетплейсларда кибет ачтым. Бүгенге көндә төп керем чыганагым шул.

Тыелган соцчелтәрдә реклама белән генә яшәүче блогерларга эшләргә кирәк булачак инде, заводка барырга. Кул белән тотып эшли торган эш кирәк. Мин дә менә хәзер товар ташыйм, аны төрәм, клиентларга җибәрәм. Бер складтан икенче складка йөрим (көлә). Шаяртам, әлбәттә.

Фото: © «Татар-информ» архивы. Рамил Гали

Блогерларга әкренләп аудиторияләрен башка платформаларга күчерергә киңәш итәр идем. «ВКонтакте», «Телеграм» бар бит әле. Дөрес, анда рекламаны тыелган соцчелтәрдәге бәя белән алмыйлар. Мәсәлән, минем «ВКонтакте»да шулай ук зур – 200 меңгә якын язылучым булган «Кызык-мызык» төркемем бар. Реклама бирүчеләргә ул артык кызык түгел. Чөнки мин аны шәхес буларак алып бармыйм. Шәхси сәхифәңне алып барган очракта да, «ВКонтакте»да реклама бәяләре икенче төрле, күпкә очсызрак.

Минем «ВКонтакте»дагы шәхси сәхифәмдә верификация «галочка»м бар. Шуңа миннән рекламаны, курыкмыйча, эре компанияләр, мәсәлән, банклар ала. Нәтиҗәдә, реклама куелышы азрак булса да, шул ук тыелган соцчелтәрдән алган акчаны эре компанияләр аша эшләргә була, – ди ул.

  • «ВКонтакте» дагы верификация галочкасы профиль яки төркемне реаль зат яки оешма алып баруын раслый торган билге.

Сез, чикләүләр кертеләчәген белеп, хәстәрен алдан күргән кебек, – дим Илназга.

Махсус операция башлангач тыелган соцчелтәрнең рәте китте бит. Минем инде аңа кадәр дә, «гел бер платформага гына ышанып утырмаска, башкаларын да алып барырга кирәк» дип, үз фикеремне белдергәнем бар иде. «ВКонтакте», «Телеграм»га тыелган соцчелтәр өчен ясалган контентны булса да куеп барырга кирәк. Федераль күләмдәге клиентлар, тыелган социаль челтәр булганга, анда болай да рекламаны бирми башлаганнар иде инде. Күбрәк шәхси эшмәкәрләр белән эшләп килдек, – ди ул.

Илназ Габидуллин сүзләренчә, махсус операциягә кадәр тыелган соцчелтәр аша аңа аена 80-100 мең тирәсе акча кереп барган.

«Бу закон – блогерларга түгел, шәхси эшмәкәрләргә, кече бизнес вәкилләренә киртә»

Блогер Рәмис Гыйльметдинов («Дневник Татарина»):

И, сентябрьгә хәтле дөнья 7 тапкыр әйләнер әле. Тыелган сайт, диләр бит инде. Бәлки, дуслашып китәрләр дә, тыелмый башлар. Ни булса да, эшсез, акчасыз калмабыз. Башка социаль челтәрләргә, мәсәлән, «ВКонтакте»га урнаштырырбыз рекламаны. Бөтен кеше шунда күчеп бетсә, анда рекламаның бәясе дә тыелган соцчелтәрдәге бәяләр белән тигезләшер, дип уйлыйм. Телган соцчелтәрдә реклама булмаса, блогерлар контент бик төшермәячәк. Блогерлар булмагач, караучылар да булмаячак. Караучылар булмагач, шәхси эшмәкәрләр, реклама бирүчеләр дә анда утырмачак, башка социаль челтәрләргә күчәчәкләр, – ди ул.

Фото: © социаль челтәрләр

Рәмис фикеренчә, әлеге закон блогерларга түгел, ә кече бизнес вәкилләренә тискәре йогынты ясачак.

Дөресен генә әйткәндә, бу рекламаны тыю – блогерларга түгел, шәхси эшмәкәрләргә, кече бизнес вәкилләренә, үзмәшгульләргә тәэсир итәчәк. Законны күрү белән шул турыда уйладым.

Хәзер бөтен реклама интернетта. Беренче чиратта аларга киртә куялар, дип саныйм. Блогерлар алар башка юлларын табар. Җиһаз сатучыларны дисеңме, тырнак-керфек ясаучыларнымы – барысын да интернеттан эзли идек. Хәзер аларга үзләрен рекламаларга ярамаячак, эшләре артка китеп, ябылырга мәҗбүр булачаклар. Башка социаль челтәрләрдә тиз генә эшләп китә алырлар дип уйламыйм, чөнки аларга тыелган соцчелтәрдә танылу өчен дә күп еллар кирәк булды.

Сүз дә юк, без блогерларга да тыелган соцчелтәр аша акча кереп тора иде. Ләкин мин белдем мондый көн киләсен, «йомыркаларның барысын да бер кәрҗиндә» тотмадым. Башка социаль челтәрләрне дә алып бардым, – ди ул.

Рәмис тыелган соцчелтәрдә реклама аша аена күпме акча кертүен әйтмәде.

Акча, сәясәт һәм дин буенча комментарийлар бирмим, – дип кенә көлде.

«Аена миллион сум эшләгән вакытларым да булды»

Блогер Резеда Миңнеголова, социаль челтәрләр аша акча эшләргә өйрәнгән блогерлар алга таба да югалып калмаячак, дигән фикердә.

Яңалыкларны ишеттек. Борчылу хисе бар, әлбәттә. Без бит тыелган соцчелтәр аша эшләргә ияләшкән идек. Яңалыклар, кайда, кем булып эшләвеңә карамастан, авыр кабул ителә. Яңа платформага күчәрбез, яки, берәр бизнес ачып, үз-үзебезгә реклама ясарбыз (анысы рөхсәт ителер дип уйлыйм инде мин аның). Бер социаль челтәрләр аша акча эшләргә өйрәнгән кеше ул алга таба да югалып калмаячак. Нәрсә дә булса уйлап табарбыз.

Минем «ВКонтакте»да һәм «Телеграм»да аккаунтларым бар. Дөрес, алардан файда аз. Ул яктан, тыелган соцчелтәр – бик җайлы, алгоритмлары уйланган платформа. Анда кеше җыю бик җайлы, реклама бәясе дә кыйммәтрәк. Шуңа да блогерлар тыелган соцчелтәрне бик ярата.

Ләкин бүгенге көндә «ВКонтакте» сәхифәсен алып барып, аның аша акча эшләүче блогерлар да күп. «ВКонтакте»да монетизация бар. Мәсәлән, син берәр видео керттең, ди. «ВКонтакте» ул видеога үзенең рекламасын куя да, караулар өчен сиңа акча түли. «ВК»ның ул ягын яратабыз, – ди блогер.

Фото: © социаль челтәрләр

Резеда Миннеголова тыелган соцчелтәр аша аена күпме акча эшләвен дә яшереп тормады.

Ае айга туры килми. Чөнки мин тыелган соцчелтәрдә акчаны реклама белән генә эшләмим. Проектларым бар, төрле банклар белән хезмәттәшлек итәм. Ким дигәндә 200-300 мең акча кертәм. Аена миллион сум эшләгән вакытларым да булды, – ди ул.

Резеда, әлеге чикләүләр кертелү белән, күпчелек блогерлар тыелган соцчелтәрдән китәр, дигән фикердә.

Блогерлар тыелган соцчелтәрне ташларлар, мөгаен. Реклама куюны, штрафлар булса да, дәвам итәргә дә булыр иде. Ләкин, минем уйлавымча, реклама бирүчеләр үзләре үк реклама бирүдән туктаячак. Чөнки юридик затлар өчен штраф суммасы шактый зур. Әле танылып кына килүче блогерлар сәхифәләрен алга таба үстермәячәк.

Реклама өчен болай да маркировка, салымнар керткәннәр иде бит инде. Мондый закон кабул иткәнче, шуларның үтәлешен генә контрольдә тотарга кирәк иде. Чөнки блогерлардан казнага яхшы гына салымнар кереп торды. Тулысынча тыярга кирәк түгел иде рекламаны, – дип сөйләде әңгәмәдәшем.

«Өстәмә керемгә, рәхәтлеккә ияләнгән идек»

Блогер Ринат Галиәхмәтов («Татар Малай»):

10 ел элек тыелган соцчелтәрдә сәхифәмне алып бара башлаганда, акча эшләү максатым юк иде. Ләкин тормышыбызга реклама дигән әйбер килеп керде. Дөрес, тыелган соцчелтәргә чикләүләр кертелгәннән бирле, реклама бик нык кимеде. Аеруча, бу – ир-ат блогерларга кагылды. Чөнки тыелган соцчелтәр гел үзгәреп тора. Мәсәлән, реклама бирүче башта товарын ир-ат блогерларның сәхифәсендә, икенче юлы хатын-кыз блогерлар аша рекламалап карый. Хатын-кыз блогер аша рекламалау отышлырак булып чыга, чөнки хатын-кызлар алар бер-берсенә күбрәк ышаналар. Мин моны үз күзәтүләремнән чыгып әйтәм.

Аннан, статистиканы карасак та, мине 65 процент хатын-кызлар, 35 процент ир-егетләр каравын күрәбез. Мәсәлән, минем өчен дә хатын-кызлар өчен булган товарларны рекламалау кулайрак булып чыга.

Элек безгә реклама бирүчеләр турыга язалар иде, хәзер реклама агентлары аша эш итәләр. Бу да реклама кимүгә китерде.

Мин элек бездән киткән күп кенә федераль компанияләр белән хезмәттәшлек итә идем. Махсус операция башлану белән, ул рекламаларым бетте, тыелган соцчелтәр аша керемем 80 процентка кимеде. Булган рекламаларым да бартер иде. Хәзер исә рекламага маркировка куярга, бартер белән эшләгәндә дә килешү төзергә кирәк. Элек, мәсәлән, төрле рестораннарны рекламалый идек. Хәзер андый тәкъдимнән үзебез үк баш тартабыз, чөнки мәшәкате күп, өйдә пешереп ашавың күпкә яхшырак, – ди ул.

Фото: © социаль челтәрләр

Блогер, алга таба реклама куюның нинди булса юллары табылыр, дигән фикердә.

Рекламаның продакт-плейсмент дигән төре бар. Бәлки, шундый реклама белән эшләп булыр.

  • Продакт-плейсмент мисалы: фильм яки клип геройлары билгеле бер марка товарларыннан файдалана. Бренд кадрга очраклы гына эләкми яшерен реклама өчен, заказчы акча түли.

Бәлки, берәр зур оешмага эшкә кереп, шул оешма турында сөйләп, аны рекламалап йөрермен. Анда эшләгәч, реклама икәнен дәлилли алмаячаклар (көлә). Алай да булмаса инде, минем башка – төп эшем бар. Әлбәттә, кызганыч инде, өстәмә керемгә, рәхәтлеккә ияләнгән идек. Күп блогерларга авыр булачак. Чөнки «охват»лар да, статистика да тыелган соцчелтәрдә әйбәт иде. Әле бит 1 апрельдән тагын бер яңа закон үз көченә керде. «Телеграм» каналларда яки блогларда реклама урнаштыручылар керемнәренең 3 процентын федераль бюджетка түләргә тиеш. Дәүләт тулысынча кулга алды безне.

Мин инде үземне беренче татар блогеры дип санаганга, башка платформаларга күчмәдем. Нәрсәне дә булса үзгәртергә җыенмыйм. Сәхифәмне ничек алып бардым, шулай алып барачакмын.

Аудиториямне «ВК» һәм «Телеграм»га күчерергә булыр иде, әмма мин моны үзем теләмим.

Әни һәм Илүзәм өчен борчылам. (Танылган аш-су блогерлары – Илүзә Галиәхмәтова һәм Әлфия Галиәхмәтовалар.) Алар блогерлык белән әйбәт акча эшлиләр. Әкренләп «Телеграм»га күчәрләр инде. Тик язылучыларыбыз моның мөһимлеген аңлап, үзләре язылсыннар иде. Алайса бит хәзер кайбер блогерлар «Телеграм-каналымда шул-шул әйберне сөйләячәкмен, язылыгыз», – дип, хайп юлы белән күчерә аудиториясен. Безнең алай «яңалык сөйлим, акча уйнатам» дип, алдап-йолдап күчерәсе килми, – диде Ринат.

«1 сентябрьгә кадәр яшик әле, аннан күз күрер»

Блогер Илнар Идрисов («Ильнариус Татариус»):

Мин андый тыюларга шул дәрәҗәдә ияләштем инде хәзер (көлә). «Ютуб» каналым бар иде, аны яптылар. Салымнар түләп булса да, анда да акча эшли идем. «Телеграм»да реклама бик аз килә. Тыелган соцчелтәрдә дә эре брендлар чыкмый иде инде безгә. 1 сентябрьгә кадәр яшик әле, аннан күз күрер.

Мин тулысынча «ВКонтакте»га күчәргә җыенмыйм. Чөнки анда язылучылар җыя алмыйм. Минем аудиториям – яшьләр. Ә яшьләр «ВКонтакте»да утырмый, алар «Телеграм»ны уңайлырак дип саный. Хәзергә дөньялар яхшырып китәр, тынычланыр, дигән өметтә яшибез, – ди ул.

Фото: © «Татар-информ» архивы. Михаил Захаров

Блогер тыелган соцчелтәрнең үзе өчен төп керем чыганагы булуын билгеләп үтте. Төгәл суммаларны әйтеп сөйләшмәде. Ләкин, аңлашылганча, айлык кереме 100 меңнән дә ким булмаган.

Казанда 100 мең дә эшләмәсәң, яшәп буламыни. Хәзер хатын да бар бит әле, – диде ул. (Илнар узган ел башлы-күзле булды, котлыйбыз).

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100