Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Тямаевтан китеп, Илсөя Бәдретдинова белән эшләүче биюче: «Фирдүс абый – каты кеше»

news_top_970_100
Тямаевтан китеп, Илсөя Бәдретдинова белән эшләүче биюче: «Фирдүс абый – каты кеше»
Фото: Илнур Әхмәтовның шәхси архивы

Татар эстрадасы белән кызыксынып баручылар хәтерлидер – Фирдүс Тямаев төркемендә озын буйлы, кара чәчле игезәк биюче егетләр эшләгән иде. Хәзер алар җырчы Илсөя Бәдретдинова командасында. Чаллы игезәкләре Илгиз һәм Илнур Әхмәтовларның Илнуры белән җәһәт кенә әңгәмә корып алдык.

Илнур, игезәк биючеләр икәнлегегезне беләбез. Сез кайсы яклардан буласыз? Кайларда укыдыгыз? Казанга ничек килеп эләктегез?

Без Чаллы шәһәрендә туганбыз. Әни «КамАЗ» заводында эшләде. Әтине шунда очраткан. Безгә 3-4 яшь булганда, алар аерылыштылар. Аннары Башкортстанның Бөрйән районы Байназар авылына күченеп киттек. Әнием тумышы белән шуннан. Бөтен балачагыбыз Байназар авылында узды. Учалы хореография көллиятендә укып чыктык. Казанга 2015 елда күчендек. Дәүләт ансамбленә эшкә керергә теләдек. Илгиз Фәйзи Гаскәр исемендәге халык ансамблендә эшләде, мин – башка ансамбльдә. Хезмәт хакы буенча Казанда әйбәт булыр, дип уйладык. Шуның өчен Казанны сайладык. Ялгышмасам, безгә хезмәт хакы ошап бетмәдеме соң, 2 елга якын, бөтенләй мәдәният эшен ташлап, башка өлкәдә хезмәт куйган вакыт та булды. Мин бармен булдым, Илгиз складта эшләде.

Фирдүс Тямаев төркемендә ничә ел эшләп калдыгыз һәм ни өчен аңардан киттегез?

2017 елда апам «Фирдүс Тямаев төркеменә биючеләргә кастинг бара» дип язды. Мин язылган номер буенча шалтыраттым, видео җибәрдем. Аннан соң Фирдүс абыйның үзе белән күрешеп сөйләштек. Аңа безнең биюләр ошады. 2018 елдан башлап Фирдүс Тямаев төркемендә биючеләр булып эшләдек. Мин – 2021 елга кадәр, ә Илгиз – 2022 елга кадәр.

Мин Фирдүс Тямаевтан алданрак киттем. Сәбәпләре бар иде инде. Алары турында сөйләп тормыйм. Гомер буе бии алмаячакбыз, дип, аннары Илгиз дә китте. Вакыт бара.

Фирдүс абый белән эшләү бик ошады. Аңарда эшләгән вакытта, җәй айларында аның янына бара идем. Җәйләрне аңарда үткәрдем. Аның бертуган энесе Фирзәр белән гел бергә булдык. Фирдүс абый – каты кеше, әмма гадел. Төркемен нык тотты. Армиядә кебек иде. Русча әйтсәк, сказали – сделали. Аңа каршы эндәшү юк. Ул – хуҗа кеше. Үз урынын белә. Шул ягы белән зур ихтирам уятты. 15 егетне бер үзе карап, контрольдә тотты. Чын һәм яхшы хуҗа.

Илсөя Бәдретдинова төркеменә барырга үзегез теләк белдердегезме? Ул Фирдүс Тямаевтан күбрәк түли, диләр. Дөресме?

Без Фирдүс абыйдан китеп, шунда ук Илсөя апага урнашмадык. Ул болай килеп чыкты: без ул вакытта танылган тавыш һәм ут куючы Сирень Хәсәновта эшләдек. Шунда Илсөя Бәдретдинова аңардан экран арендалап торды. Ул безне күреп, яңа сезонда эшләп карарга тәкъдим ясады. Без ризалаштык. Әмма шарт куйдык. Экран куябыз һәм биибез, дидек.

Димәк, төркемдә ике эш башкарасыз?

Әйе. Ә менә хезмәт хакына килгәндә, кемнең күбрәк түләгәнен төгәл әйтә алмыйм. Хәзер Фирдүс абый күпме түли икән? Үзегез беләсез, бәяләр көннән-көн арта. Нефть арта, бензин арта. Теләсә кайсы артист ел саен хезмәт хакын арттырырга тырыша. Шуңа күрә «Илсөя апа Фирдүс абыйдан күбрәк түлиме» дигән сорауга төгәл җавап бирә алмыйм.

Биюче булу теләге балачак хыялы идеме?

Әниебез икенче мәртәбә кияүгә чыкты. Кияүгә чыкканда, безнең үги әтинең улы Тимур бар иде. Без аңа үз абыебыз итеп карадык. Ул – бик талантлы биюче. Бездән 10 яшькә олы. Тимур абый Франциядә халык биюләре буенча беренче урынны яулады. Россия буенча халык биюләре буенча беренчелеккә чыкты. Минем эретеп ябыштыручы буласым килде. Әнием игезәгем Илнур белән минем профессиональ биюче булуыбызны теләде. Биюгә мәхәббәт Тимур абыйдан киләдер. Ул шулай ук Учалы хореография көллиятен тәмамлады. Әле дә Учалыда аның турында «бик талантлы биюче» дип сөйлиләр.

Әтиегез белән аралашасызмы?

Дөресен генә әйткәндә, әни безне үзе генә үстерде. Безне үстерүдә әтинең катнашы булмады. Әтине без 24 яшьтә генә күрә башладык. 2-3 ел элек күргән идем. Хәзер нәрсә белән шөгыльләнгәнен белмим. Соңгы тапкыр Чаллыда күрдем. Үги әти белән үстек. Үги әти эшкә өйрәтте. Безне үз уллары итеп күрә. Һәрбер уңышларыбызга сөенә. Әтигә ачу сакламыйбыз. Димәк, язмышка шулай язган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100