Тямаевлар, Бәйрәмовлар, Шәрипҗановлар, Әхмәтовлар 1 сыйныфка китте: «Хәерле сәгатьтә!»

Бүген иң матур бәйрәмнәрнең берсе – Белем бәйрәме. 1 сентябрь – мәктәп бусагасын тәүге тапкыр атлап керүче нәни 1 нче сыйныф укучылары өчен аеруча да көтеп алынган көн! Татар эстрадасы артистлары арасында да быел балаларын беренче тапкыр мәктәпкә озатучылар бар.
Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаевның улы Кәрим быел 1 нче сыйныфка бара. Кәримне Тямаевлар мәктәпкә бишәүләп – әти-әнисе, абыйсы Раян һәм кечкенә сеңлесе Мәрьям белән бергәләп озатканнар.

Фото: © Фирдүс Тямаев сәхифәсеннән
Ләйсән Гыймаева һәм Булат Бәйрәмовларның кызлары Зәйнәп тә тәүге тапкыр мәктәп бусагасын атлап кергән.
«Хәерле сәгатьтә. Белем көне белән! Өченче тапкыр 1 нче сыйныфка барабыз! Киләчәгең якты булсын, Зәйнәбем», – дип язды Ләйсән үзенең сәхифәсендә. «Белем көне белән сезне укытучылар, әти-әниләр, укучылар. Барыгызга да сабырлык, сәламәтлек һәм аяз күкләр теләп калам», – дигән Булат.
Зәйнәп 18 нче гимназиядә белем алачак.

Фото: © Ләйсән Гыймаева сәхифәсеннән
Гөлназ һәм Илсур Шәрипҗановлар уллары Минтимерне 1 нче сыйнфка озатканнар. «Уңышлар теләп, кузгалдык без 1 нче сыйныфка», – ди Гөлназ.

Фото: © Гөлназ Шәрипҗанова сәхифәсеннән
Чаллы җырчысы, автор-башкаручы Ринас Әхмәтовның кызы Риана да 1 нче сыйныф укучысы булган. Риана әтисенә гел «бишле» билгеләренә генә укырга сүз биргән.
Ринас Әхмәтов – 3 кыз әтисе. Уртанчы кызы быел 3 нче сыйныфка бара. Олы кызы исә, 9 нчы сыйныфны тәмамлап, медицина көллиятенә укырга кергән.

Фото: © Ринас Әхмәтов сәхифәсеннән
Ләйсән Таишеваның улы Ролан да 1 нче сыйныф укучысы булган. Шатлыклы видео белән Ләйсән сәхифәсендә бүлешә.
Барлык укучыларны да бәйрәм белән! Яңа уку елы яңа уңышлар, шатлыклар алып килсен!