Фирдүс Тямаев төркемендә эшләүче Мөслим районы Метрәй авылы егете Рүзәл Минһаҗев дустына хатын эзли. «Тырыш, акыллы, уңган егетебез Наил», – дип таныштыра ул булачак «кияү егете» белән.
Наилне күпләр «Мөслим кырмыскалары» КВН командасы аша белә. Әле бик яшь булуына да карамастан, шаян егетнең өйләнәсе килә икән.
«Наилнең бүгенге көндә иң зур хыялы – хатынлы булу. Наил, сиңа нинди сыйфатлары булган кыз кирәк?» – дип сораган аннан Рүзәл.
«Матур, чибәр, акыллы, тормыш көтә торган», – дип шартлатып җавап биргән Наил.
«Әле кәҗә сава белүе дә кирәк. Наилнең 15 кәҗәсе бар. Дөрес, берсе дә сөт бирми. Кемнең бәхетенә үсте икән бу егет? Языгыз, дуслар», – дип тәмамлаган белдерүен Рүзәл.
«Кыз да булсын, буаз да булсын, име?», «Сыер сава торган хатын кирәк аңа», – дип көлешкәннәр Рүзәлнең дуслары, видеоны карагач.
«Яшь бит әле ул, нинди хатын. Үссен, акыл утыртсын, акча эшләсен. Ул санаган теләкләр үтәлсен өчен үзенә тырышмыйча булмый», – дигән фикер дә бар.
-
Рүзәл Минһаҗев: «Ачтан үлмәс өчен бодай ашаган кешеләрне күргәч, ярдәм итү теләге туды»
-
Тямаев төркеменнән Рүзәл Минһаҗев гуманитар ярдәм илткән: «Җиңеп кайтырбыз, Алла бирсә!»
-
Хәрби операциядә зонасындагы Рүзәл: «Мин тормышка бөтенләй башкача карый башладым»