Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Тямаев төркеменнән Рүзәл Минһаҗев гуманитар ярдәм илткән: «Җиңеп кайтырбыз, Алла бирсә!»

news_top_970_100
Тямаев төркеменнән Рүзәл Минһаҗев гуманитар ярдәм илткән: «Җиңеп кайтырбыз, Алла бирсә!»

Фирдүс Тямаев төркемендә эшләүче Рүзәл Минһаҗев махсус хәрби операция үтәүчеләргә чираттагы гуманитар ярдәм китерү турында видео төшергән.

«Без килеп җиттек. Гуманитарканы бушаттык. Исән-сау гына егетләргә», – ди. Махсус хәрби операциядә катнашучы егет исә рәхмәтен җиткерә: «Татарстанлыларга зур рәхмәт җиткерәсе килә. Безнең язмышыбызга битараф булмаган һәркемгә. Барыгызга да зур рәхмәт. Җиңү безнеке булыр!»

«Алла бирса, – ди Рүзәл. – Җиңеп кайтырбыз, Алла бирсә!»

«Без – бердәм милләт. Кайда бердәмлек, шунда – җиңү!» – дип язган Рүзәл һәм махсус хәрби операция зонасында кирәкле әйберләр исемлеген язган: кышкы берцы, мичләр, бинокльләр, генератор, йокы капчыгы, кышкы кием, дарулар, ашамлыклар. «Кем ничек булдыра ала, ярдәм итик әле, дуслар! Алар – безнең егетләр!!! Алар безне саклый!!! Алар безнең өчен гомерләрен куркыныч астына куя. Тиз арада илтү планлаштырыла, Аллаһым боерса».

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100