Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Тямаев «мин татар малае вам урысча спою» дигән җырын «калдык-постык» кәчтүмнән чыгарды

news_top_970_100
Тямаев «мин татар малае вам урысча спою» дигән җырын «калдык-постык» кәчтүмнән чыгарды
Абдул Фәрхан

Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаев озакламый рус телендәге җыры чыгачагын хәбәр итте. Җырның бер өлешен ул үзенең сәхифәсендә урнаштырган.

«Салямалейкум! Мин татар малае булам, урысча спою», – дип башлана җыр. Шансон килеп чыккан. Җырга туры килә торган образ да уйланылган: кара, соры төстәге төрле тукыма кисәкләреннән тегелгән «тройка» костюм, ак күлмәк һәм яссы кепка.

Җанатарлары Тямаевны рус эстрадасы йолдызлары белән чагыштыра. Гомумән, бу образын яратканнар.

«Гади булмаган образ һәм җыр. Яхшы, миңа ошый. Бастаныкы сыман Ноггано ише исем белән менә мондый жанрда гына җырлап йөрсәң дә була. Уйлап кара», – дип язган «Дневник татарина» сәхифәсен алып баручы блогер Рәмис Гыйльметдинов.

«Эх, бу татарча акцент», – дип язган Лилия Галимова исемле җанатары.

«Ооо, татар Лепсы», «Лепс ял итә», «Татар малае Лепс», – кебек комментарийлар калдырганнар.

«Тавышы Высоцкийныкына охшаган», «Имидж Гарик Сукачевныкына охшаган», – дип, төрле рус артистлары белән чагыштырганнар .

Күлмәк-киемгә килгәндә: «Тегүче буларак, беренче чиратта костюмны бәяләдем. Тегүгә күпме хезмәт һәм вакыт киткән. Тегүчегә афәрин», – дип язган Гүзәл Хәбибуллина.

«Миндә 5 капчык тукыма калдыгы бар. Шундый костюм тегәргә кирәк әле», – дип язган Илсияр Мостафина. «Калдык-постык тукымалар ята иде, иргә кәчтүм-чалбар тегеп бирергә кирәк әле», – дип язган Рауназ исемле ханым.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100