Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Тямаев+Гыймаева+Бәйрәмов: «Нурлат кенәзенең» аяк киемен сөртү тарихы дәвамы — видео

«Чүпрәк белән сөрткәнче, телең белән яларга иде», — дип сөйләнәләр Дивания Критиковналарда кич утыруда.

news_top_970_100
Тямаев+Гыймаева+Бәйрәмов: «Нурлат кенәзенең» аяк киемен сөртү тарихы дәвамы — видео
Михаил Захаров

«Сәлам, Диваниюшка», — дип килеп утыра Булат Бәйрәмовның героинясе. Ләйсән Гыймаева исә Дивания Кртиковнаны уйный.

Бу юлы алар Фирдүс Тямаевны «Нурлат кенәзе» дип сүгә. Әле яңа гына Фирдүс тамашачыларының үзенең ботинкасын сөрткәне сурәтләнгән видео куйган иде. Кадрларда Фирдүс сәхнәгә ятып, бер ханым белән биттән үбешкәне дә күренә.

Дивания шул кадрларны күрсәтә. «Күрдеңме син бу нурлатский кенәзне! Концертында ни кылана! Бер хатын аягын чүпрәк белән сөрткән», — ди.

Видео герое: «Дурдом, чүпрәк белән сөрткәнче, телең белән яларга иде. Ботинкага тузан кунмас иде», — ди. 

«Салып баргандыр алар, диңгез тубыктан», «тилергән болар», диешәләр.

Шуннан соң болар Фирдүс Тямаевка комментарий язмакчы була. «Өч хәрефкә җибәрә бит ул», «әйдә ябык аккаунттан язабыз», «безне белми бит ул», «йолдызлар тәнкыйть яратмый», «держись нурлтаский князь», диләр. 

Әлеге видео янына Фирдүс Тямаев «молодцы» дип язып куйган.

Инстачылар да шаяртуны ошаткан, «көлдек», «бик матур пар», диләр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100