Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Тамашачылар Фирдүс Тямаевның аяк киемен баш яулыгы белән чистарта - видео

Җырчы әледән-әле кызыклы видеолар күрсәтеп тора.

news_top_970_100
Тамашачылар Фирдүс Тямаевның аяк киемен баш яулыгы белән чистарта - видео
Рамил Гали

Фирдүс Тямаев концертында тамашачы ханым сәхнә каршына килеп, җырчының аяк киемен сөрткән. Әлеге кадрларны Фирдүс инстаграмдагы сәхифәсенә куйды.

Ханым Фирдүснең ботинкасын яулыгы белән сөртә, «Син сөрткән саен мин тотлыга башладым. Минем бөтен әйберем хисле бит. Мин кайнар егет», — ди Фирдүс артка таба китеп.

Аннары ул: «Кил әле, үзеңне үбим әле», — ди. Җырчы сәхнәгә ята һәм бу ханым белән бер-берсен биттән үбәләр. Аларга тагын бер ханым кушыла, өчәүләшеп үбешәләр. Тагын бер ханым килеп үбеп китә.

Инстачылар «тәүфыйксыз хатыннар», дип ачулана. Башкалары «шаярталар ич», «Кашпировский» — дип аларны яклый.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100