Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Тверьдәге концертында җырчы МакSимның хәле начарайган

news_top_970_100
Тверьдәге концертында җырчы МакSимның хәле начарайган
социаль челтәрләр

Җырчы, Казан кызы МакSимның (Марина Максимова) Тверьдәге концертында бик арыган кыяфәттәге һәм сәер чыгышы фанатларын чын-чынлап борчуга салган. МакSим сәхнәдә көчкә басып тора, вакыт-вакыт чак кына авып китми кала. Җырлаганда ноталарга туры килми, тавышы карлыгып чыга. Әлеге видеолар социаль челтәрләрдә таралды.

Күптән түгел генә, хәле начараю сәбәпле, МакSимның Сочиның «Роза Холл» концертлар залындагы чыгышлары өзелгән иде инде. Ул көнне дә «йолдыз» үзен начар хис итә. Максимова «Знаешь ли ты» хитын тамашачылар белән бергәләп башкарган, ә аннары, микрофонын ташлап, сәхнәдән кереп киткән һәм башка халык алдына чыкмаган», –дип язган идек.  Тверьдәге концертында да шул ук хәл кабатланган. Концертка килгән тамашачы  Максимның түгәрәкләнеп килгән корсагына да игътибар иткән. Күпләр, җырчы авырлы, дип фаразлый һәм аңа, үзе һәм туачак баласы турында уйлап, гастроль турын туктатырга киңәш итә.  

МакSимның бик нык ковид белән авыруы, хәтта комада ятуын искә алып, җырчыга ким дигәндә 2 ел тернәкләнү курсы узарга, иҗат эшчәнлеген гомумән туктатып торырга тәкъдим итүчеләр дә күп.

Кайберәүләр исә, җырчы сәхнәгә исерткеч эчемлекләр кулланып, «кәеф астында» чыккан, дип уйлый. Бу турыда комментарийлар да калдырганнар. 

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100