Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Хәле начараю сәбәпле, җырчы МакSим концерты өзелгән: микрофонын ташлап, чыгып киткән

news_top_970_100
Хәле начараю сәбәпле, җырчы МакSим концерты өзелгән: микрофонын ташлап, чыгып киткән
https://tatmsk.tatarstan.ru

Җырчы МакSимның Сочиның «Роза Холл» концертлар залындагы чыгышлары өзелгән. Бу хакта социаль челтәрдәге «Дневники звезд» сәхифәсендә язалар. 

Җырчының «Я буду жить» концерт туры кысаларында булачак чыгышына бөтен билетлар да сатылып беткән була. Ләкин концертның беренче минутларында ук җырчы үзен начар хис итә. «Җырчы тамашачы белән аралашмаган, сәхнәдә көчкә басып торган, тавышы да начар ишетелгән. Максимова «Знаешь ли ты» хитын тамашачылар белән бергәләп башкарган, ә аннары, микрофонын ташлап, сәхнәдән кереп киткән һәм башка халык алдына чыкмаган», –дип язалар сәхифәдә. 

Ачулы тамашачы исә, билетлар өчен акчаларын кире кайтаруны таләп итеп, буш сәхнә кырыенда басып торуларын дәвам иткән.

МакSимның ярдәмчесе әлеге хәлне җырчының тыгыз гастрольләр графигы һәм съемкалар күп булу белән бәйләп аңлаткан. Аның сүзләренчә, җырчының хәле концерт башланырга берничә минут кала авырайган. «Аның кан басымы күтәрелде, башы авыртты, хәле китте. Безнең табиб аның хәлен җиңеләйтү өчен барысын да эшләде. Ләкин концертта көтелмәгән хәл килеп чыкты», – дип сөйләгән ул. 

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100