Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Туй ясау өчен кредитлар җыйган кәләшне кияве алдаган

Туй ясау өчен кредитлар җыйган кәләшне кияве алдаган

news_top_970_100
Туй ясау өчен кредитлар җыйган кәләшне кияве алдаган
Бөек Британиядәге Уэльс шәһәрендә яшәүче Розанна Томас туй ясау өчен кредитлар алган. Аны кияве алдаган һәм кәләш әҗәткә баткан. Бу турыда The Sun басмасына сылтама белән РЕН ТВ хәбәр итте. 

Розанна Гэвин Холл исемле егет белән ун ай чамасы очрашып йөри. Шуннан соң ул бәбигә уза, егете аңа кияүгә чыгарга тәкъдим ясый. Кәләш исә туй чыгымнарының бер өлешен үзе капларга ниятли. Ул бик шәп туй ясарга хыяллана һәм берничә кредит ала. шулай итеп бу кыз 10 мең фунт (якынча 800 мең сум) акча тота.

Кияү кызның хисабына 7 мең фунт акча салам дип ышандыра. Ләкин антын үтәми. Чөнки бу егет бөтенләй дә туй ясарга җыенмаган. Кыз исә бу яңалыкны туйга дүрт көн кала белгән, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100