Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Туй күлмәге… сөйләшә белә? (Сәлия Гарифуллина)

Белә икән шул. Тик аны ишетү өчен байтак тормыш тәҗрибәсе, эчке тоемлау-сиземләү кебек сыйфатлар кирәктер, ихтимал.

news_top_970_100

…Утыз елдан артык гомер кичергән гаилә таркалу алдында тора. Ышанасы килми. Тату, тыныч-имин яшәп яталар иде сыман ирле-хатынлы. Инде балалары күптән балигъ булган, оныклар бәхетенә куанып яшә дә яшә. Хәер, кемнең эчендә нинди утлар кайнаганын һич белмисең, адәм баласы үз-үзен аңлаудан да гаҗиз ич еш кына.

«Нилектән аерылышырга ниятләдегез соң? Бәлки ашыгырга кирәкмидер?» — дип сорыйм кыяр-кыймас Газизә ханымнан (исемнәр үзгәртеп алынды). Моңсу гына елмая. «Әллә кайчан нокта куярга иде дә бит, һаман суздым. Тинтәк. Нәрсәгә өметләнгәнмендер… Югыйсә алдан ук билгеле иде бит рәте-чираты булмасы гаилә тормышының. Менә сиңа мә. Чыннан да, олылар әйтмешли, кешенең эче карбыз түгел, ярып карап булмый.

Газизә сөйләгәннәр күңелдә каршылыклы хисләр уятты, дисәм, ялгышмам. Ышаныргамы, юкмы — аңламассың… Хәер, сүзне ханымның үзенә бирик, шулай дөресрәк булыр.

«Безнең кавышу тарихы туксанынчы еллар башына барып тоташа, — ди әңгәмәдәшем. — Чын мәхшәр купкан чорга. Тик яшьлек барыбер үзенекен итә бит ул, яратасы-яратыласы килә, гаилә корасы… Шундый көннәрнең берсендә Айнур белән таныштык та инде. Җитди егет, күп сөйләнми, хатын-кызга ихтирамлы кебек күренде ул миңа. Тиз арада тәмам үз кешегә әверелде. Арттан калмый, бүләкләр ташый, кинога еш чакыра. Озын-озакка сузмыйча, өйләнешергә тәкъдим дә ясады. Аптырап калдым. Егет болай ошый, тик үлеп гашыйк түгелмен. Дөресен әйткәндә, кайбер кыланмышлары күңелне чигерә. Юк кына җирдән үпкәли, авызын турсайтып йөри. Кайчак үзен артык һавалы, тәкәббер тота. Аннан кисәк «ачылып» китә. Яңгырлы-кояшлы көн кебек.

Ә берзаман… Ай-вайга карамый, базарга алып китте бу мине. Туй күлмәге алырга. Кибетләр буп-буш чак, шул базарда гына юнәтергә мөмкин яраклы әйберне. Үтә дә матур, килешле күлмәккә тап булдык. Тукымасы затлы, чигүләре искитмәле. Сатучы абый бигрәкләр дә елгыр, теле телгә йокмый, «сайрый» гына. Хакы «тешләшә», билгеле, күлмәкнең. «Чигүләре кулдан эшләнгән, күпме көч түгелгән, шуңа кыйбатрак», — ди абзый кеше. Айнурның акчасы җитенкерәми иде, өенә йөгерде. «Хәзер киләм, син монда көтеп тор», — диде. Сатучы агай исә кинәт җитдиләнде, сынаулы карашын миңа төбәде. «Карале, сеңлем, — дип башлады сүзен. — Әйткәнемне тыңла, якын итеп сөйлим. Бик тә ошадың миңа. Әйбәт кызсың, йөзеңә чыккан. Бу егеткә әрәм була күрмә, сез бөтенләй пар түгелсез. Күңелеңә авыр алма… Без гаилә белән күптән туй күлмәкләре сатабыз. Күз алдыннан әллә күпме парлар узды, сынап өлгергәнмен… Туй күлмәгең булды инде. Өздерепләр килешә үзеңә, түлке икенче пар сайла, бу егеткә барма. Тиңеңне табарсың әле, әйткән иде, диярсең».

Йөрәгем кысылып куйды. Моңа кадәр кайда икәнлеген сизми дә идем… Баш кактым. Ул арада Айнур килеп җитте. Тиешле бәясен түләп, күлмәкне алып киттек. Сатучы абый артыбыздан карап калды. Ә минем күңелдә «утлар дөрли». Нишләргә? Айнур белән язылышырга гариза бирдек, дус-иш, туган-тумачага чакырулар җибәрелгән. Ничек килеп чыкты соң әле барысы да, сизми дә калдым шикелле… Тегеләй дә уйлыйм, болай да. Әнием белән киңәшләштем. «Үзең кара, балам», -диде. Ахирәтләрнең бер ише егетне ошатмый, икенчеләре, киресенчә, «кулыңнан ычкындырма», ди. Бөтенләй сәер халәттә калдым, кыскасы. Ә Айнур ашыктыра. Җан-фарманга туйга әзерлек бара. Ничек инде баш тартмак кирәк, гомер буе мине каргаса… Кеше ни дияр. Юк, булмый, гариза бирелгән, күлмәк алынган, үзара килешенгән. Кирегә чигенү юк!

…Туйлар узды. Гаилә булып яши башладык. Балалар туды, мәшәкатьләр арта торды. «Әйбәт яшәдегезме соң?» — дип сорама, зинһар, бөтәшкән яраларны яңартасым килми. Читтән караганда, барысы да «кешечә». Ә чынында… Теге сатучы абыйның кисәтүләре бик еш искә төшә торган булды.

«Их, нигә тыңламадым микән ул чакта, нигә шунда ук араларны өзмәдем икән!» — дип үрсәләнгәнемне үзем генә беләм. Яшермим, берничә тапкыр аерылып китәргә уйладым. Кыюлыгым җитмәде. Балалар җәл, аннан соң баш төртер кешем дә юк. Әти-әни күптән гүр иясе. Туганнарның үз көне, дигәндәй, кемгә кем хаҗәт… Шулай яшәлде инде. Ә менә хәзер, олыгая төшкәч, түзәрлек әмәл калмады. Бөтенләй чит-ят кешеләр без. Өстәвенә, Айнур күршедәге ялгыз хатын белән чуала башлады. Аерылышу чигенә җиттек. Балалар аңламый, билгеле. «Картайган көндә ычкындыгызмы әллә?» — диләр. Әйе, «ычкындык». Их, иртәрәк булса. Күпме гомер заяга узды, сәламәтлек какшады. Түзәргә ярамый икән ул, барын да үз вакытында хәл итәргә кирәк. Терсәк якын да бит…»

…Газизә яшь тулы күзләрен читкә борды. Әй Аллам, һәр очракта да сабырлык төбе сары алтын түгел шул. Түземлекнең дә чиге була, тулышкан шеш бер килеп барыбер тишелә. Юату сүзләре табу да читен мондый очракта. Соң булса да, уң булсын, дияргәдер, бәлкем. Тормыш дәвам итә ич. Балалары да тора-бара аңлар әнкәйләрен.

Тик шулай да, хаклы булып чыккан бит теге «туй күлмәге телен аңлаган» сатучы абый. Күпне күргән, җитәрлек акыл-тәҗрибә туплаган, адәми затларны аерырга өйрәнгән. Тиле яшьлек олпат-зирәк өлкәннәр фикеренә-кисәтүенә әллә ни колак салып бармый шул. Абына-сөртенә алга атлый бирә. Ахмаклыкмы, язмыш кушуымы — табышмак…

Әңгәмәдәшем белән хушлашканның соңында байтак еллар элек булган бер вакыйга искә төште бит әле. Һаман да шул туй күлмәгенә бәйле инде. Институтның беренче курсында укып йөргән танышым үзеннән биш-алты яшькә зуррак егеткә кияүгә чыгарга ризалык бирде. Яңалыктан инде бөтенесе хәбәрдар, туй күлмәген Мәскәүдәге туганнары җибәрде. Барысы да уңай, дияргә мөмкин. Әмма тиздән кызыбыз, һәммәбезне аптырашта калдырып, егеткә кияүгә чыгудан баш тартты, йөзеген дә кире кайтарды. Бичара егеткә карарлык түгел иде ул көннәрдә… Танышыбыз арытаба бу сәер хәлгә ачыклык кертте, әлбәттә.

«Кичен туй күлмәген киеп, бик озак көзге каршында бөтерелдем, — дип башлады сүзен. — Йокларга яттым. Һәм кинәт бал корты чаккандай сикереп үк тордым. Бәй, нишлим мин, нинди ахмак адым ясарга җыенам. Булачак иремне бөтенләй яратмыйм ләбаса! Нилектән моңа кадәр аңламаганмын, һич белмим».

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100