Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Туры элемтә": баланы җәйге лагерьгә яисә эшкә ничек урнаштырырга, авылда яшәүче гаиләләрдә туган балаларга тиешле акчаны ничек алырга?

Татарстанда күп балалы, авыр тормыш шартларына дучар булган гаиләләргә дәүләттән нинди ярдәм күрсәтелә? Боларны барлап чыгу өчен, студиябезгә “Туры элемтә”гәТатарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Юлия Абдрееваны һәм министрлыкның социаль ярдәм чаралары методологиясе бүлеге башлыгы Елена Зенинаны чакырдык. Алар укучыларыбызның сорауларына җавап бирде.

news_top_970_100
"Туры элемтә": баланы җәйге лагерьгә яисә эшкә ничек урнаштырырга, авылда яшәүче гаиләләрдә туган балаларга тиешле акчаны ничек алырга?

– Татарстанда күп балалы гаиләләргә нинди социаль ярдәм күрсәтелә?

Е.З. Татарстанда балалы гаиләләргә федераль программаларда каралган барлык социаль ярдәм чаралары күрсәтелә. Боларга өстәмә рәвештә, Татарстан законы нигезендә, халыкка адреслы социаль ярдәм гамәлгә ашырыла. Бу күп балалы гаиләләргә торакка, коммуналь хезмәтләр өчен түләүгә субсидия, ташламалар. Әйтергә кирәк, 2005 елдан барлык натураль ташламалар акчалата түләүләргә алмаштырылды. Акча гаиләгә я банк счетына, я почтага күчә.

Күп балалы гаиләләрдә үсүче балаларга транспортта йөрү өчен аена 282 сум күләмендә субсидия каралган. Шулай ук без 6 яшькә кадәр балаларга дарулар өчен 125 сум күләмендә субсидия түлибез. Җәмәгать транспорты өчен субсидия зур түгел, әмма гаилә балага транспорт картасын да ясата алуын исәпкә алсак, бала җәмәгать транспортында, шул исәптән метрода чикләүсез йөри ала. Бу балага төрле түгәрәкләргә һәм башка урыннарга еш йөрергә кирәк булганда отышлы. Әгәр кайсыдыр берәр айны йөрергә кирәкми икән, бу акчаны башка чараларга сарыф итеп була. 

Дарулар белән шул ук хәл. Әйтик, бу айда кирәкми икән, башка максатларга юнәлтеп була.

Гаилә башлыгы хәрби хезмәткә алынса, без балага 3 яшь тулганчы пособие түлибез. Әгәр хезмәттән иртәрәк кайта икән, пособие бирү туктатыла. Бу федераль түләүләр күп балалы гаиләләргә генә кагылмый. 

Күп балалы гаилә туендыручысын югалтса, һәр баласына пенсия түләнә. 18 яшькә кадәр генә түгел, укыган чорында 23 яшькә кадәр түләнергә мөмкин.

2018 елның 1нче гыйнварыннан, икенче яки өченче баласы туган гаиләләр өчен (әгәр балалар 2018 елның 1 гыйнварыннан 2022 елның 31 декабренә кадәр туса), торак алуга ипотека кредитлары буенча процент ставкасы елына 6 процент тәшкил итә.

Белешмә өчен. Татарстанда 33 мең 743 күп балалы гаилә исәпләнә. Аларның 29 меңнән артыгы - өч балалы гаиләләр. 5 балалы 750 гаилә исәпләнә. 69 гаиләдә 7 һәм аннан күбрәк бала тәрбияләнә. Бу тәрбиягә алынган балаларны да санап кертелгән гаиләләр.

– Күп балалы гаиләләр мәктәп ашханәсендә бушлай тукландыруга өмет итә аламы?

Е.З. Татарстан Республикасы законы буенча, гомуми белем бирү оешмаларында укучылар өчен көненә 7 сум 10 тиен акча күчә. Бу барлык балаларга кагыла. Категорияләргә килгәндә, муниципаль берәмлекләр үзләре хәл итә. Күбесе балаларны түләп ашатудан азат итә. Кайдадыр ташламалар кертелә. Бүген моның бердәм механизмы юк.

Ю.А. Әйтик, Казан шәһәре мәктәпләрдә башка балаларга каралган субсидияләрдән баш тартты һәм бу акчаны аз керемле гаиләләргә юнәлтте.

– Күп балалы гаиләләрне торак белән тәэмин итү юнәлешендә нинди эш үткәрелә?

Е.З. Торак белән тәэмин итү Татарстанның Торак кодексы кысаларында башкарыла. Җирле үзидарә органнары мохтаҗларны билгели. Гаилә фатирының мәйданы, яшәү өчен шартларының яраклылыгы буенча мохтаҗ булып билгеләнергә мөмкин. Бушлай торак аз керемлелек критериесе буенча гына бирелергә мөмкин. Шушыларны көйләп торучы аерым закон бар. Бүген болар барысы да җирле үзидарә органнары вәкаләтләрендә. 5 һәм аннан күбрәк балалы гаиләләр өчен Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының торакка субсидияләр программасы бар.

– Хәзер балаларның җәйге каникуллар чоры. Күп балалы гаиләләр җәйге ял лагерьларына юлламаларга дәгъва кыла аламы? Бәлки ниндидер ташламалар бардыр?

Ю.А. Балаларның җәйге лагерьларында ялын оештыру белән “Лето” Республика үзәге шөгыльләнә. Бүген күп балалы гаиләләр өчен ниндидер ташламалар юк. Әмма әгәр гаилә авыр тормыш шартларында калган, матди хәле бик начар икән, балалар өчен лагерьларга юлламалар бушлай бирелә. 

Лагерьлар мәсьәләсендә 293-17-51 номеры буенча кайнар линиягә шалтыратырга була. 

Билгеле булганча, ел саен күп балалы гаиләләр өчен Кара диңгез ярында да смена үткәрелә. Анда 160лап тирәсе бала ял итә. Хәзерге вакытта быел да мондый балаларны диңгезгә җибәрүне финанслау мәсьәләсе карала. Социаль яклау органнарында учетта 7-18 яшькәчә 1200 ләп бала исәпләнә. Без аларның җәйге ялын оештыру бурычын куябыз. Хәзер алар буенча план төзибез һәм лагерьларга җибәрәбез.

Гадәттәгечә, 14-18 яшьтәге балаларны эш урыннары белән тәэмин итү юнәлешендә эшлибез. Бүген 20 мең баланы без эшкә урнаштыруга әзер. Аларны кабул итәргә әзер булган предприятиеләр бар. Яшүсмерләр көненә 4 сәгать эшләячәк. Аларга минималь хезмәт хакы күләмендә - ким дигәндә 11 мең сум акча түләнәчәк. Без әле республика бюджетыннан да матди ярдәм түләячәкбез. Әгәр яшүсмерләр әзер икән, безгә мәшгульлек үзәкләренә мөрәҗәгать итсеннәр. Бу яшелләндерү, официант кебек эшләр. Былтыр укудан буш вакытта һәм җәен 20 мең яшүсмер эш тәмен татып карады.


– Укучыларыбызның исенә төшерсәгез иде: бүген “Ана капиталы” акчасын нинди максатларда куллану рөхсәт?

Е.З. “Ана капиталы” акчасын торак алуга, әни пенсиясенә, шулай ук укуга юнәлдереп була. Хәзер инвалид баласы булган гаиләләргә тернәкләндерү чараларын алу өчен рөхсәт иттеләр. Әниләргә хәзер ниндидер ихтыяҗлары өчен ана капиталыннан кулларына 30 мең сум акча бирелә. Пенсия фонды мәгълүматлары буенча, ана капиталының 70 проценты торак өчен түләүгә файдаланыла. Бигрәк тә социаль ипотека буенча торак алучылар арасында популяр. 

Быелдан, 418нче Федераль закон кысаларында, ана капиталыннан бер тапкыр түләнә торган акча күчәргә мөмкин. 

Ата-аналар, яшәү минимумы күләмендә, икенче баласы өчен 1,5 яшькә кадәр пособие алырга мөмкин. Искәртеп үтәм - мондый пособиене социаль яклау органнары да түли. Ә монысы өстәмә рәвештә ана капиталы хисабыннан түләнә.

– Ялгышмасам, былтыр Дәүләт Думасына “Ана капиталы”н җиңел машина сатып алу өчен куллану турында закон проекты да кертелгән иде...

Ю.А. Кызганыч, аны кабул итмәделәр. Гәрчә күп балалы гаиләләр белән сөйләшкәндә, машинага ихтыяҗ кичерүләре турында әйткәннәре бар. Ләкин, ничек кенә булмасын, бу инициатива хупланмады.

– Бүген күп балалы гаиләләрне нинди сораулар борчый?

Е.З. Билгеле, һәр гаиләне торак мәсьәләсе кызыксындыра. Бу чыгымнар сорый торган катлаулы мәсьәлә. Күп балалы гаиләләр өчен балалар бакчалары белән тәэминат мөһим. Бүген республикада ул шактый гына хәл ителеп килә. Безнең күп балалы гаиләләргә балалар бакчасы өчен түләү буенча ярдәм итәрлек чаралар җитәрлек. Муниципаль дәрәҗәдә балалар бакчасы өчен түләүгә кагылышлы карар кабул ителгән. Һәр районда күп балалы гаиләләр бакча хезмәтләре өчен бәянең 50 проценты күләмендә түли. 

Без балалар бакчасы өчен түләүгә компенсация бирәбез. Һәр гаилә әгъзасына 20шәр мең сум чыкмаган очракта, республикадан өстәмә ярдәм чаралары гамәлдә. Моннан тыш, гаиләнең кеременә карамастан, беренче, икенче, өченче балаларга уртача түләү суммасыннан 20, 50, 70 процент күләмендә компенсация бар.

Ю.А. Коммуналь түләүләр буенча бурыч проблемасы бар. Әҗәте бик күп җыелган күп балалы 400 ләп гаилә исәпләнә. Аларның 23 млн сум тирәсе бурычы җыелган. Хәзер муниципалитетлар бу бурычны киметү юнәлешендә эш алып бара. Иганәчеләр дә җәлеп ителә. Бурычларны реструктуризацияләү, ата-аналарны эшкә урнаштыру эше үткәрелә. Әгәр без 46 млн сумнан башлаган булсак, хәзер инде бу бурыч 23 млн сумга калды.

Е.З. Әгәр алар вакытында түләп барган булса, без биргән ташламалар, гаилә кеременә карап субсидияләрне исәпкә алып, мондый хәлне булдырмый калып була иде. Без моңа анализ ясадык. Кайбер күп фатирлы йортларда аз керемле гаиләләр өчен торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләү нульгә тәңгәл диярлек очраклар да бар. Без, Торак кодексы нигезендә, бу ташламаларны түләүне туктатып торырга мәҗбүрбез. Бурычларын капласалар, без аларга туктатылган вакыттан алып, ташламаларны яңадан исәпләп чыгарыр идек. Безнең өчен гаиләнең түләп баруы мөһим.

 – Авылларда бала табучы гаиләләргә нинди ярдәм күрсәтелә?

Ю.А. Хәзер Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның, 2024 елга кадәр илкүләм стратегиясе турындагы Указы нигезендә, демография процессларына өстенлек бирелә. Бүген республикада балалар туу күрсәткече кисәк кимеде, шуңа күрә хатын-кызларга балалар табарга мөмкинлек бирә торган өстәмә чаралар турында уйланырга кирәк. Бүген бала табу яшендәге хатын-кызлар кимүен исәпкә алып, һәр хатын-кызның ике генә түгел, өч балалы булуын кайгырту зарур. Шунлыктан, республикадан өстәмә чаралар күрелә. 

Авыл җирлегендә өч елдан да кимрәк яшәмәгән һәм беренче баласын 25 яшенә кадәр тудырган хатын-кызга 50 мең сум компенсация бирелә. Моннан тыш, 29 яшенә кадәр өченче баласын тапкан хатын-кызга өстәмә 100 мең сум күләмендә субсидия каралган. Бездә күрсәткечләр шактый яхшы. Бүген 500 ләп кешегә шушы акча түләнде. Без бу процессны активлаштырырга телибез. Без акча түләргә әзер, мөрәҗәгать итсеннәр.

– Әлмәт районы авылларының берсендә алтынчы баласын көтүче гаилә, ана капиталы акчасын файдаланып, торак сатып алган. Әмма бүген ул йорттагы шартлар яшәрлек түгел. Бу очракта аларга ничек ярдәм итеп була?

Е.З. Ана капиталы хисабына торак алганда, пенсия фонды һәрвакыт торакның кайдан алынуы турында җирле үзидарә органыннан белешмә сорый. Без бу проблемага Лениногорски районында күп балалы гаилә янып үлгән елны юлыктык. Анда да торак ана капиталы акчасына сатып алынган булган. Бу очракта суд аша килешүне яраксыз дип танып, акчаны пенсия фондына кайтарсалар гына. Әмма хокук саклау органнарыда хәл итәргә тиештер бу мәсьәләне. Гомумән алганда, мондый фактлар булырга тиеш түгел. Яисә инде бу авыл җирлеге башлыгының намуссыз мөнәсәбәте нәтиҗәсе. 

Хәзер гаиләләрдә янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү юнәлешендә шактый эшләр башкарыла. Ленингорскидагы фаҗигадән соң, янгын турында хәбәр җиткерү буенча сигнализацияләр куела башлады. Былтыр җәй шушы эшкә тотынган идек. Барлык күп балалы гаиләләр, бигрәк тә, авыл җирлегендә агач йортларда, газ белән җылытылмаган торакларда яшәүчеләр өчен янгын сигнализацияләре куябыз. Алар төтен чыга башлауга, хәбәр сала. Гаиләләрнең гомерен коткарып калу буенча шундый 10-15ләп очрак бар инде. Күптән түгел Сарман районында счетчик төнлә кычкырып, гаилә чыгып котылган.

Сабадан Илсөяр:

– Кызым Миләүшә 19 яшендә инвалид малай тапты. Оныгым Алмазга бүген 11 яшь, ДЦП белән авырый. Саба врачлары дөрес укол кадамыйча, оныгымның хәлен тагын да авырайтты. Әтисе, инвалид бала карарга теләмәде, улына 1,5 яшь чагында ташлап ките. Беркайчан алимент түләмәде, ярдәм итмәде. Бөтен авырлык кызымның җилкәләренә төште. Инвалид бала тәрбияләргә күп акча кирәк, кызым тиен акча өчен эшләп, төрле эшләрдә йөри, үзем бала белән утырам. Өчебез дә кысан өйдә торабыз, аларның үз йортлары юк. Инвалид балаларга фатир тиешлеген беләм, күпме документ җыйдык – булмады. Районга Бала хокуклары буенча вәкаләтле Гүзәл Удачина да килгән иде, булмаган акчага такси яллап, аны күрергә бардык, ул да ярдәм итә алмады. Сезгә фатир тиеш түгел дип әйтте. Район хакимияте шулай ук ярдәм итергә теләмәде, коляска, ортопедик аяк киеме, елына бер путевка була дип әйттеләр... Булмады. Инвалидларга ташламалар дип сөйлиләр. Безгә бүген нишләргә?

Е.З. Искәртеп үтәм, Торак кодексы буенча, торакка дәгъва итәр өчен инвалид балалы гаиләләр дә, күп балалы гаиләләр дә мохтаҗ булып танылырга тиеш. Канализация, үзәкләштерелгән җылыту булмау ул әле яшәү өчен шартлар юк дигән сүз түгел. Авыл җирлегендә алар булмаска да мөмкин. Торакны яшәү өчен яраксыз дип тануны тулы бер комиссия хәл итә. Торак белән тәэмин итү, гаиләне мохтаҗ дип тану болар барысы да җирле үзидарә органнарыннан тора. Мохтаҗ дип ачыкланмый торып, торак буенча җирле үзидарә органнары аларны учетка куя алмый.

Инвалид бала булгач, ул тернәкләндерү үзәгенә юлламага дәгъва кыла ала. Без аны балалар тернәкләндерү үзәгенә җибәрә алабыз. Коляскадагы инвалидлар озатучысы белән, бу очракта бу малай әбисе белән бара ала. Кукмара районында шактый гына яхшы үзәк бар. Арча, Лаешта да бар. Аларга хәзер үзләрендәге социаль яклау бүлегенә барырга, тернәкләндерү үзәгенә барасыбыз килә, дияргә кирәк. Аны чиратка куячаклар. Елына ике мәртәбә тернәкләндерү узачаклар. Коляска, ортопедик аяк киеме мәсьәләсендә социаль иминиятләштерү фондына мөрәҗәгать итү зарур.

Кукмара районынна Әлфия:

– Без аз керемле гаилә категориясенә карыйбыз. Улым КФУда 2 нче курста коммерцияле нигездә белем ала. Гел 5 кә генә укый. Кайбер төбәкләрдә мондый гаиләләр уку өчен түләмәгәнен беләм. Безнең өчен бюджетка күчү мөмкинлеге каралмаганмы?

Ю.А. Аз керемле гаилә дигәч тә, ул әле бюджетка күчерү тиеш дигән сүз түгел. Кеше бит үзе белә торып, түләүле факультетка кергән. Шулай да, вуз җитәкчелеге белән сөйләшергә киңәш итәр идем. Әгәр гаиләнең аз керемле булуын исәпкә алсалар, бюджетка күчерү мөмкинлеге булса, кире какмаслар дип уйлыйм.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100