Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Түрәләр тормышыннан бер мизгелне күрсәткән түрә хатынны эшеннән куарга телиләр

news_top_970_100
Түрәләр тормышыннан бер мизгелне күрсәткән түрә хатынны эшеннән куарга телиләр

Башкортстанның Роспотребнадзор җитәкчесе Анна Казак үзенең аккаунтында авиакомпаниядә бизнес-класста нәрсә тәкъдим иткәннәрен күрсәткән. Хәзер шуның өчен аны эшеннән кумакчы булалар.

Анна Казак S7 авиакомпаниясенең бизнес-классын: япмалар, мендәрләр, аяк киемнәре күрсәтә. Видеодан аңлашылганча, урыны бик иркен. Төшке ашын да күрсәтә, аны ашамавын әйтә.

Түрәнең шундый шартларда очуы социаль челтәрләрдә зур тәнкыйтькә дучар ителә. Өстәвенә, аны авиакомпанияне рекламалауда да гаеплиләр. Анна Казак үзенең ялда булуын һәм реклама белән шөгыльләнмәвен әйткән.

Анна Казакка эшеннән куу белән яный башлагач, ул рейсның соңарганын һәм шуның өчен компенсация рәвешендә бизнес-класска эләгүен әйткән. Әмма җитәкчелек моның дөресме-юкмы икәнлеген ачыклаячагын әйткән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100