Тумыштан йөри алмаучы Раилә Сатдинова: «Ышанычлы ир белән тормыш бөтенләй башкача»
Социаль челтәр киңлекләрендә бик сөйкемле елмаюы, ягымлы күз карашы, матур уенчыклар бәйләгән алтын куллары белән күңелләрне әсир итәрлек бер кызны күрергә була. Тумышы белән Чүпрәленең Шланга авылыннан Раилә Сатдинова ул.
1996 елда Тәнзилә һәм Равил Сатдиновлар гаиләсендә бер кыз бала дөньяга аваз сала. Тумыштан имгәнеп, аяклары хәрәкәтсез калып, коляскага «беркетелсә» дә, көр күңеллелеге, көчле ихтыяры белән үз аягында уфтанып йөрүчеләрне дә егып салырлык ул. Шөкер, быел гына тормышка да чыккан. «Интертат» хәбәрчесе оптимист рухлы Раилә белән аралашып алды.
«Мин, ник алай булдым икән, дип, хафага бирелеп утырмадым»
Без гаиләдә абый белән икәү үстек. Әти-әнигә рәхмәт, балачак бәхетле үтте, Аллаһка шөкер. Табиблар хатасы аркасында тумыштан йөри алмадым, оча башы сөяге чыккан булган минем (крестец – ИТ иск). Мәктәпкә барып укымасам да, өйгә килеп укыттылар. Мәктәпкә 1 Сентябрь, Яңа ел, 8 Март кебек бәйрәмнәргә төшә идем. Җае килгәндә, дәресләргә дә кергәләдем.
Бала чагымнан кул эшләре белән хирысландым: гофрадан чәчәкләр ясый идем, чиктем, рәсем ясадым. Китаплар укыдым, музыка тыңлап, караоке җырлый идем. Үземне гел ни белән булса да мәшгуль тоттым.
«Мин ник алай булдым икән» дип, хафага бирелеп утырмадым. Үзем турында «борчылдым» дия алмыйм. Төшенкелеккә бирелмәдем. Коляска икән, коляска – шуның белән килештем, шуңа күндем. Начарны уйлап утырсаң, боегасыңдыр инде. Минем начарны уйлап утырырга вакытым булмады, – дип сөйли башлады Раилә.
Фотоларны Раилә Сатдинова җибәрде.
«Бәйли башласам, бөтен дөньямны онытам»
Мәктәпне тәмамлагач, Казанда институтка читтән торып бухгалтер белгечлегенә укырга керә ул. Авылда торып укыган. Институтны тәмамлагач, бәйләү эшенә кереп чума. 8 ел элек авылда торганда ук тотынган бу эшкә. Хәзер 6 ел инде Казанда яши.
Башта заказлар күп булмаса да, хәзер Аллаһка шөкер, заказлар гел килеп тора. Күпләп заказ бирүчеләр дә бар. Гади кешеләр дә чыга миңа, оешмалар белән хезмәттәшлек тә бар. Аларга партия белән бәйлим. Россия шәһәрләренә дә җибәрәм. Яңа ел алдыннан заказлар күбәеп тә китә.
Кемгәдер аерым уенчык кына кирәк, ә кемдер сабыйларга набор сорый. Ул җыелмада нәниләр өчен бәйләнгән аяк киеме, шалтыравык уенчык, имезлек (пустышка) өчен тоткыч була. Бала тугач, бүләккә, дип алалар. Элегрәк, башлаган вакытларда, бала киемнәре дә бәйли идем. Хәзер киемнәр бәйләгән юк. Күбрәк уенчыкларга күңелем ята. Ютубтан видеолар карап өйрәндем бу эшкә. Хәзер инде карамыйча да бәйлим, – ди Раилә.
Фотоларны Раилә Сатдинова җибәрде.
Көненә 6-7 сәгать вакыты бәйләүгә китә икән. Бөтен матур уйлары кулындагы җеп аша шул бәйләмгә төшеп, нәфис уенчык хасил итә.
Бәйләгәндә күңелгә тынычлык килә минем. Бәйли башласам, бөтен дөньямны онытам. Ашау-эчүне дә онытырга мөмкинмен. Бер кереп китсәм, «тагын бер рәт, тагын бер рәт» дип утыра-утыра, уенчыкны бәйләп бетергәнче дә утырган чаклар була.
Андый уенчыклар озак бәйләнә, йонына, детальләренә карап, көн ярым да булырга мөмкин. Кайбер уенчыкларга хәтта 2,5-3 көн вакыт китәргә мөмкин, – дип тәгаенләде Раилә.
Фотоларны Раилә Сатдинова җибәрде.
«Биегән вакытта күңелемә рәхәтлек иңә»
И, рәхәтлекләре ул оптимист кеше белән сөйләшүнең – каушамый, каударланмый, үзен тыныч хис итә, «сытылып төшми». Андыйлардан үзем дә үрнәк алам. Өйдә бәйләп кенә утырган, дисезме – юк, Раилә коляскада биергә дә өйрәнгән, халык арасына да чыккан.
Мин 1 ел бию белән шөгыльләнеп алдым да, хәзер әлегә тәнәфес, туктап тордым. Биегән вакытта күңелемә рәхәтлек иңә, кәефем күтәрелә. Бию өчен махсус коляскалар безнең. Бер кузгалып китәсең дә, алар бик җиңел булгач, әйләнергә дә җайлы, куллар белән гәүдәне матур итеп хәрәкәтләндерергә тырышасың. Санкт-Петербургка бию бәйгесенә барып, бишенче урынны алып кайттым. Монда Татарстан чемпионатында да партнер белән биегән идек. Хәзер Татарстанда коляскада бию шактый алга китте, популярлашты, дияр идем.
Раиләнең берничә коляскасы бар икән: урамга чыга торганы, өйдә йөри торганы. Элекке коляскасы шактый авыр булганга, әле былтыр гына яңа җиңелрәк коляскага акчалата ярдәм дә игълан ителгән иде. «Бер көн эчендә диярлек коляскалык акча җыелды. Хәлемә кереп, миңа ярдәм итүчеләргә бик зур рәхмәт», – диде ул.
Фотоларны Раилә Сатдинова җибәрде.
«Рөстәм ышанычлы булуы белән күңелемне яулады»
Сабыр итеп, тырышлык белән тормышын матур итеп корырга тырышканга Аллаһ аны тагын да бүләкләгәндер – быел Раилә тормыш иптәше Рөстәм белән гаилә корып җибәрә.
Яшьләр интернетта танышып языша башлый. Бераздан егет белән кыз арасында гыйшык уты кабына, алар ел ярым аралашып, очрашып торганнар. Быел Рөстәм Раиләгә тәкъдим ясаган, никах укытканнар. Раилә үзе әйтүенчә, кияүдәге тормышыннан үзе бик канәгать. «Аллаһ насыйп итсә, туен да ясарбыз», – дип куйды.
Рөстәм үзе Пермь якларыннан. Шундый матур итеп тәкъдим ясады ул. Бер өч минутлап кына сөйләгәндер. «Янымда гел сине тоям, күрәм, тормышымны синең белән бәйлисем килә, миңа карата мәхәббәтеңне, ярдәмеңне дә тоям», – диде. Әти-әниләре дә минем турыда баштан ук белделәр, бер дә каршы булмадылар.
Рөстәм ышанычлы булуы белән күңелемне яулады. Ышанычлы ир-ат булганда, үзеңне бөтенләй башкача хис итәсең. Минем шөгылемә дә бик хөрмәт белән карый. Берәр кая барып, кем белән танышсак та, телефонын ачып, мин бәйләгән уенчыкларны күрсәтә башлый. Минем хезмәтләрем белән уртаклашасы килә, мине танытасы килә аның. Күңелемә бик җылы андый мөнәсәбәттән. Аның өчен гел матур булып күренәсем килә. Хатын-кыз инде ул болай да матурлыкка омтыла. Ә яныңда яраткан кешең булгач, тагын да матуррак буласы килә икән, – дип бүлеште Раилә Сатдинова.
Фото: © Фотоларны Раилә Сатдинова җибәрде.
Әйтәм бит, үз аягында, каш җыерып, башын иеп, һаман берәр нидән ризасызлык күрсәтеп йөрүчеләрнең дә борынына чиертерлек ул Раилә. Ә инде үзе кебекләргә әйтер сүзе дә бар аның.
Төшенкелеккә бирелеп утырмагыз, Мескенләнергә, үзеңне кызгандырырга тырышырга кирәкми. Киресенчә, үзегездә сәләтләр ачып, аларны күрсәтергә тырышыгыз, шул чакта сезгә игътибар итәчәкләр. Берәү дә сиңа үзе китереп бирми, башта үзең тырышырга кирәк, – дип, алтын киңәшләре белән уртаклашты ул.
«Интертат» редакциясе исеменнән Раилә Сатдиновага гаилә бәхете, эшләре гөрләп баруын телибез!
Фотоларны Раилә Сатдинова җибәрде.