Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Тулгак вакытында мәрхүм әниемә хат яздым» — журналист Алинә Айдарованың улы туды

Бәхетле әти-әни нарасыйларына Данияр дип исем кушкан.

news_top_970_100
«Тулгак вакытында мәрхүм әниемә хат яздым» — журналист Алинә Айдарованың улы туды
Алинә Айдарованың шәхси архивыннан

Хезмәттәшебез, журналист Алинә Айдарованың улы туды. Алинә сабыйны Казанның 1нче санлы бала тудыру йортында тапкан. Илназ белән Алинәнең уллары 3160 кг авырлыкта, 52 см озынлыкта булып дөньяга килгән. Бәхетле әти-әни нарасыйларына Данияр дип исем кушкан. 

Алинә үзенең иң авыр минутлары һәм тәүге тапкыр әни булгач кичергән хисләре турында безгә дә сөйләде. 

«Тулгак вакытында мәрхүм әниемә хат яздым»

Дөньяга көтеп алынган сабыен тудырыр алдыннан, тулгак ачысын кичергән вакытларында Алинә мәрхүм әнисенә атап хат язган. 

«Мин әниемә хатларны болай да еш язам. Авыр чакларымда да, иң бәхетле көннәремдә дә әнием белән кулыма каләм алып, хат аша сөйләшәм…Әлеге хатларда беркем белмәгән серләр саклана. Бары тик әни кешегә генә сөйләрлек сүзләр анда. Зарлану да, шатлану да шунда.

Бәбиемне бик авырлык белән, егерме сәгать азапланганнан соң гына таптым. Хәлем бик авыр иде, 39га кадәр температурам да күтәрелде. Әнә шул иң авыр мизгелләремдә әнигә хат язгач, күңелемә җиңелрәк булып китте. «Әнием, мин синең нинди газаплар аша мине бу дөньяга тудырганыңны аңлый башладым. Үзем дә бик тиздән әни булачакмын», — дидем, әниемә мине бу дөньяга китергәне өчен рәхмәт әйттем. 

Бәбиемне бик авырлык белән, егерме сәгать азапланганнан соң гына таптым. Әнә шул иң авыр мизгелләремдә әнигә хат язгач, күңелемә җиңелрәк булып китте.

Үзем әниемне бөтенләй хәтерләмим диярлек. Ул әле мин бик кечкенә вакытта ук безне калдырып, бакый дөньяга күчкән. Ятим үсүнең нәрсә икәнлеген бик яхшы беләм…. Шуңа да мин Аллаһы Тәгаләдән бу баланы исән-сау табуымны, үземә озын гомер, сабыебызның тигез канатлы булып үсүен сорадым. Бу хакта берничә урында кабатлап та язганмын.  

Мин ул хатларның барысын да җыеп барам. Бәлки, улым үскәч, аңа барысын да укытырмын», — ди Алинә. 

«Бала тугач та, иң беренче итеп каенанама хәбәр иттем»

Көтеп алынган сабыен беренче тапкыр кулларына алгач, Алинә бу бәхетне аңламый да торган. «Чыннан да булдымы, тудымы дип уйладым! И, Аллам, моннан да зур бәхет юк икән бит. Янымдагы табибмы, шәфкать туташымы телефонны бирде дә иң беренче иремнең әнисенә смс яздым. Ул исемлектә беренче тора.

Күпмедер вакыт үткәч, акушерка баланы имезергә бирде. Улымны кулыма алдым, яраттым. Видеоэлемтә аша иремә шалтыраттым. Ул вакытта бәләкәч тә янымда иде. Ирем дә үзенең шатлыгын тыеп тора алмады, аның күзләрендә яшь бөртекләре күренде.

 Аллаһы Тәгаләгә миңа улыбызны бүләк иткәне өчен рәхмәт әйттем. Ана булу бәхетен дөньядагы һәр хатын-кызга татырга насыйп булсын», — ди ул. 

Алинәнең улы иренә охшаган икән. «Бөтен кеше шулай ди. Һәм, беләсезме, миңа шундый рәхәт бу сүзләрне ишетү. Аларны комплимент кебек кабул итәм», — ди ул. 

«УЗИда кыз дип әйткәннәр иде»

Шунысын да әйтергә кирәк, беренче һәм икенче УЗИда Алинә белән Илназга бәбинең кыз булуы турында әйткәннәр. Яшь гаилә бәби тудыру йортыннан кыз алып чыгарга әзерләнгән. Күп кием-салымны, бәби караватлары, коляскаларын универсаль төстәгене алсалар да, Алинә, барлык хатын-кызларга хас булганча, ал һәм кызыл төстәге матур кыз бала киемнәре дә алып куйган булган. 

«Өченче УЗИда малай була дип әйткәч, ни еларга, ни көләргә белмәдек. Мин бәләкәчкә „кызым“ дип эндәшә идем бит инде. Ләкин кем булса да, бала — бик зур бәхет. Ал, кызыл төсле киемнәрне алып куйдым. Бәлки, якын киләчәктә Аллаһы Тәгалә безне кыз бала белән дә бүләкләр әле», — ди ул.

Өченче УЗИда малай була дип әйткәч, ни еларга, ни көләргә белмәдек. Мин бәләкәчкә „кызым“ дип эндәшә идем бит инде. Ләкин кем булса да, бала — бик зур бәхет.

 

Бәбигә исемне Казанның Мәрҗани мәчетендә куштырганнар. Илназ белән Алинәгә никах укыган имам-хатыйп Мансур хәзрәт Җәләлетдин яшь гаиләне башка шатлыклы вакыйгалар уңаеннан да үзләренә чакырып калган булган. «Бер ел узгач, бәбигә исемне дә Мансур хәзрәт кушты. Әле яңадан да көтеп калды», — дип елмая Алинә. 

Яшь гаилә әлегә авылда кунакта. «Шифалы, саф һава сулап, рәхәтләнеп авылда ял итәбез. Әнием (каенанам) да оныгының янәшәсендә булуына чиксез шат. Гел ярдәм итеп тора, бик зур рәхмәт инде аңа», — ди ул. 

Алинә белән Илназ барлык туганнарын һәм дусларын җыеп, бәби чәе дә уздырганнар.

Без дә хезмәттәшебезне бу шатлыклы вакыйга белән чын күңелдән тәбрик итәбез! Данияр сау-сәламәт, акыллы, тәүфыйклы, үзегезгә игелекле сабый булып үссен!


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100