Тулай торакта күргәннәрем: дуамал Даша, ертылган пижама, 60 меңлек кроссовки
Бүген мин - югары уку йортының дүртенче курс студенты. Беренче курска кергәнемне әле дә яхшы хәтерлим. Ул вакытта мин «яшел» идем әле.
Дөньяга күзләрне шар ачып, бөтен нәрсәгә гаҗәпләнеп карый торган чак. Синең беркатлылыгыңны укытучылар, икенче-өченче курстагы студентлар әллә каян күрә. Син ихлас. Бөтен нәрсә сине сокландыра, күңел кылларын дулкынландыра, хозурландыра… Ә иң яманы — кешегә ышандыра.
Әмма мине тиз җиргә төшерделәр. Зур шәһәрдә нинди генә кешеләр белән аралашмадым, талашмадым, сугышмадым… Башкача мөмкин дә түгел иде. Мин гомерлеккә бер кагыйдәне истә калдырдым: кеше синең йомшак һәм игелекле күңелеңне көчсезлек итеп кабул итә. Аларга яхшы мөнәсәбәт күрсәтәсең икән, димәк, син — җиңелдең.
Беренче курста Универсиада авылында тордым. Бүлмә өч кешегә каралган. Берсе — Арчадан килгән төркемдәшем Илсөя, икенчесе — Украинадан Даша. Икесе дә нык холыклы кызлар булып чыкты. Әти мине өйдән озатканда: «Кызым, ашарга бергә пешерегез, бергә бүлешеп ашагыз. Саран булма», — дип калды. Әмма Илсөя беренче көнне үк: «Чәйнек минеке, табага тимәгез, мин үземә генә ашарга пешерәм, үзем генә ашыйм», — дип әйтеп салды. Ә Даша исә, бай гаиләдән булганга күрә, һәрвакыт кафеларда гына тукланды.
Даша белән уртак тел таба алмадым. Мин чисталык өчен, ә ул үзенең комфортны өчен көрәш алып бардык. Еш сүзгә килә идек. Даша характерга да, тән төзелешенә дә күпкә көчлерәк булганга күрә, мин җиңелә идем. Ә менә төркемдәшем күпкә акыллырак булып чыкты. Башта ул безнең арага кермичә, читтән күзәтеп торды. Аннары «көчлерәк» якны сайлап, аңа таба ялышты. Аны яклап, аның артыннан җыештырып, аңа ошарга теләп йөрде. Табигать шулай итә. Яшисең килсә — яраклашасың. Шунда мин кешеләрнең икейөзлелек сыйфаты белән таныштым. Чөнки Даша кунарга кайтмаганда без Илсөя белән бергә чәйләр эчеп, икәү бергә бүлмәне җыештыра идек. Ә Даша кайткач… Бүлмәгә кабат бомба төшә иде.
Даша үзен бездән — авыл кызларыннан күпкә өстенрәк куйды. Аның акчасы, айфоны, брендлы киемнәре бар иде. Минем базардан алынган ак кроссовкиемны тибеп очырып, «не носи паленку!» дип котырды. Нишләтәсең, минем гаиләмнең 60 меңлек аяк киеме алырга мөмкинлеге юк. Ул аны аңлыймы соң? Укуына әти-әнисе түли, ә ул популяр булган рэперларның концертларына китеп, атна буена югала иде. Иң тыныч һәм рәхәт атна.
Мин аның караватына каршы якта йоклаганга күрә, йокыдан уянганда да, ятканда да стенага элеп куелган Макс Коржның портретына карап ята идем. Ә беркөнне, нәрсә аңлатасы килгәндер, өстәп, Украинаның флагын кадаклап куйды. Ә без сүз дәшә алмыйбыз, чөнки ул сугышырга да күп сорап тормады.
Хәзер генә сөйләргә кызык ул. Ул беренче курсны искә алган саен көләм. Иң шаккатмалы хатирә булып сакланганы — кышкы кичтә булган мизгел.
Урамда утыз градус салкын һәм буран. Даша душтан чыгып, балкон ишеген ачып куйды. Әйтсәң дә балконны япмый. Илсөя юрганына төренеп, күрше кызлар бүлмәсенә кереп китте.
— Закрой, пожалуйста, балкон. Дует же, — дидем.
— Не могу, мне жарко, — дип җавап кайтарды.
Шулай сүз уйнатып торганнан соң, «маеңа чыдаша алмыйсыңдыр инде» дип үз алдыма сөйләнеп куйдым. Даша аңлагандай, зур зәңгәрсу күзләрен миңа төбәп:
— Что сказала? Повтори! — диде.
— Жирная что-ли? — дигән сүзләр чыкты да китте авызымнан. Кем телемнән тарткандыр. Ул вакытта миндә булган ачу…
Бөтен нәрсә өч секунд эчендә булды. Әмма мин аны акрынайтылган съемка кебек истә калдырдым. Бер мизгелдә, әнә, Дашаның бөтен тәнен каплап торган сөлгесе идәнгә төшә; әнә, ул миңа таба борылып, адым ясый; әнә аның ялангач мул күкрәкләре я сулга, я уңга таба оча. Мин аларга карап, саклану реакциясе турында оныттым. Аның миңа ике куллап ябышуы гына мине аңга китерде. Куркуымнан караватыма сикереп мендем. Даша өстемдәге пижаманы тартып, иңбашын ертты. Әнинең бүләге иде, нык рәнҗедем.
Чисталык сөймәгән, син булмаганда сапогиларыңны клубка киеп, өске киемеңне ерта торган, гомумән, тәрбиясез кеше иде ул. Даша белән сүз уйнатуны ел ахырында гына туктаттым. Моның сәбәбе: Дашаның әнисе белән телефоннан сөйләшүе. Кырыйдан караганда, әйтерсең лә, дус кызы белән сөйләшә. Һәр җөмлә саен әшәке сүзләр, кайсы тәмәке яхшырак икән дигән темалар, бер-берсен өч хәрефкә җибәрүләр… Мин үземә зур нәтиҗә чыгардым: әнисен хөрмәт итмәгән кешедән, башны ташка бәрсәң дә, яхшы мөнәсәбәт көтмә.
Тиздән Дашаны, укырга йөрмәү сәбәпле, институттан кудылар. Китәр алдыннан инстаграм битенә Казанда төшкән фотографиясен куйган иде. Астында язу: «Казань прекрасна, но без татар!»