«Туклыклы, сәламәтлек өчен файдалы» – Казан Кирмәнендәге татар рестораны ифтарга чакыра
Ураза вакытында ифтарга кая барырга? Кайда хәләл һәм тәмле? Казан Кирмәненә Галимҗан бабай янына барырга була.

«Tatar by Tubetey» рестораннары милли аш-су белән җәлеп итә. Әйтергә кирәк, шәхсән үземнең дә әлеге урынга беренче килүем түгел. Шуңа да биредәге кухняның яхшы булуын тулы җаваплылык белән әйтә алам. Килеп керүгә, елмаеп, Галимҗан абый каршы алды. Галимҗан бабай Кормашев ресторанда хостес булып эшли, ягъни ул кунакларны каршы алып, өстәл артына утырта, аш-су, татар дөньясы белән таныштыра, һәркемне якты йөз, ихлас сүз белән каршы ала.

Биредә ураза тотучы мөселман кардәшләребез өчен бар әйбер уйланылып эшләнгән. Ифтарлар өчен махсус меню төзелгән, шулай ук «комбо» җыелмалары да тәкъдим ителә. «Бәрәкәт», «Кәүсәр», «Ихлас» җыелмалары «нәрсә алыйм икән» дип баш ватып тормас өчен бик җайлы. Алар төрле бәядән тәкъдим ителә, мәсәлән, иң очсызлысы – «Бәрәкәт» – 890 сум. Барлык җыелмаларда да аш, кайнар ризык, салат бар. Шулай ук хөрмә һәм су бирелә.
Ресторанның маркетологы сүзләренчә, рестораннарының бренд-шефы Алексей Чернов менюны төрләндерү, аны тагын да яхшырту өстендә эшләп тора.
Ифтарлар өчен булдырылган барлык «комбо»лар да халыкка бик нык ошады. Төрле-төрле ризыкларны җыеп ясарга тырыштык. Аларны туклыклы, шул ук вакытта сәламәтлек өчен файдалы итәргә омтылдык. Бу җыелмалар ураза тотучы дин кардәшләргә генә түгел – барлык кунакларыбызга дә ошый. Халык тарафыннан ихтыяҗ бар, – дип сөйләделәр безгә.
Алдан заказ бирсәгез, әле ифтарга бәлеш тә өлгертеп бирәләр.
Ресторандагы мохиткә килгәндә, монда бик милли. Ишектән кеүргә үк ул миллилек күңелне биләп ала. Официант кызлар-егетләр дә яулыклы, калфаклы, түбәтәйле. Йөгереп кенә торалар. Диварлар матур итеп бизәлгән. Тәрәзә төпләрендә исә узган гасырларга караган кирәк-яраклары күрергә була. Керосин лампасына кадәр бар!
Милли рухлы, хәләл кухнялы ресторанда намаз укырга теләүчеләр өчен дә, бала-чага өчен дә барлык уңайлыклар тудырылган.
Сүзне йомгаклап, шуны әйтәсем килә – гаилә, туганнар яки дуслар белән җылы итеп ифтарга җыелу өчен бик рәхәт урын. «Tatar by Tubetey» – чын татар рестораны!
Реклама. ООО «Т.Фактор»