Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Тукайның чәрдәкләнгән тәрәзәсе яки И бәхетсез «Болгар» номерлары!

Бөек шагыйребез туган көне алдыннан бер күңелсез хәбәр. Тукай яшәгән «Болгар» номерлары урынында салынган бинада Тукай экспозициясе юкка чыккан. «Татар-информ»ның мәдәният күзәтүчесе Рузилә Мөхәммәтова моның сәбәпләрен ачыклады.

news_top_970_100
Тукайның чәрдәкләнгән тәрәзәсе яки И бәхетсез «Болгар» номерлары!
Рузилә Мөхәммәтова

Элеккеге «Болгар» кунакханәсе урынында салынган бинада Тукай яшәгән кырыгынчы бүлмәне сурәтләгән «Безнең өчен мәңге изге йорт…» дип аталган витрина-экспозиция эшләми башлаган. Чөнки витрина-экспозициянең тәрәзәсе чәрдәкләнеп ватылган. Тәрәзәгә беркетелгән игъланда «техник сәбәпләр аркасында» «Безнең өчен мәңге изге йорт…» дип аталган экспозициянең вакытлыча эшләмәве хәбәр ителгән.

  • «Болгар номерлары» кунакханәсе 2008 елның сентябрь ахырында сүтелгән иде. Бу вакыйга татар җәмәгатьчелегендә зур дәгъва уятты, әйтик депутат Туфан Миңнуллин моны «татар тарихын Казаннан сызып ташлау бара. Тукай урамындагы безнең татар зыялылары белән бәйле бөтен йотларны алып бетерделәр. Менә инде хәзер Тукайга тотындык. Монда беркемне дә аклап булмый», дип Дәүләт Советында чыгыш ясаган иде. Ул вакыттагы мәдәният министры Зилә Вәлиева «Болгар номерлары» бинасы инвесторга («Татнефть» берләшмәсе карамагындагы МФК «Ершовский» төзелеш оешмасына) чарасызлыктан бирелде» дип белдерде һәм Тукай экспозициясе сакланачак дип җәмәгатьчелекне тынычландырырга тырышты.
  • Зилә Вәлиева әлеге бинаны сафка бастыручылар, саклау йөкләмәсе нигезендә, беренче катта Тукай үзәген булдырачак, дип белдергән иде. Җәмәгатьчелеккә вәгъдәсендә «Әлеге ачык галереядә шагыйрьгә багышланган музей экспозициясе эшләячәк, ул яшәгән мемориаль бүлмә булачак. Алай гына түгел, «Болгар номерлары» нда эшләп килгән татар демократик татар газеталары турында да мәгълүмат алып биреләчәк», диелде.
  • 2014 елда «Болгар номерлары» атамасыз да калды. Бина белән идарә итү хокукы «Сувар-Казань» оешмасына бирелде, ул аңа «Татарстан» торак комплексы дигән атама бирде. Татарстан урамы, 14 йортта урнашкан бу бина 5-8 катлы өч комплекстан тора. Беренче катында офис биналары, калганнарына — элиталы фатирлар.

Тукай яшәгән кырыгынчы бүлмәне сурәтләгән витрина-экспозиция 2017 елның 10 октябрендә — Г.Тукайның Җаектан Казанга кайтуына 110 ел тулган көннәрдә рәсми ачылган иде. Витрина-экспозиция янында «Кайту: 110 елдан соң Тукайга, кырыгынчы бүлмәгә» дип аталган әдәби-музыкаль кичә узды.

«Мондый музей витринасы Татарстанда бердәнбер. Әйтик, кеше музейга бармаса да, үтеп барышлый да үзенә кирәкле мәгълүматны алып китергә мөмкин», — дип журналистларны экспозиция белән таныштырган иде ул вакыттагы Татарстан Милли музее генераль директоры Гөлчәчәк Нәҗипова.

Тукай экспозициясе гомере дүрт кенә ел

Татарстан урамы, 14/59 йорт адресы белән урнашкан бинадагы әлеге экспозициянең гомере дүрт елга гына җитте. Иң аянычы — аның эшләми башлавы турында беленми дә калган. Безнең хәбәрчебез әлеге чәрдәкләнгән тәрәзәне очраклы гына күреп ТР Милли музеена запрос юллады.

«Безнең өчен мәңге изге йорт…» экспозициясенең язмышын белешеп язган хатыбыз буенча килгән җавапны татарча тәрҗемәдә тәкъдим итәбез.

«Татар халык шагыйре Габдулла Тукайның «Болгар» кунакханәсе номерларында яшәвенә багышланган экспозиция Татарстан һәм Мәскәү урамнары чатындагы яңадан төзелгән йортның беренче катында 2017 елда — шагыйрьнең Уральскидан Казанга кайтуының 110 еллыгына ачылган иде. Экспозиция Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы кураторлыгында әзерләнде. Фәнни ягын ТР Милли музее тәэмин итте. Экспозицияне эксплуатацияләү һәм килүчеләрне кабул итүләр белән Татарстан Республикасы Милли музееның филиалы булган Тукай әдәби музее шөгыльләнә. Экспозиция «Болгар» кунакханәсенең номерларының ике интерьеры фрагментын үз эченә ала. Аның беренчесе 1907-1912 елларда Габдулла Тукай яшәгән номерның интерьерын чагылдырса, икенчесе шагыйрь хезмәттәшлек иткән «Әл-Ислах» газетасы редакциясе интерьерын күрсәтә. Экспозицияне «Тукай чорындагы Казан. XIX гасыр ахыры — XX гасыр башы» һәм «Татарстанда Тукай урыннары» терминаллары тулыландыра.

34,4 кв. м.лы бүлмә ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының 2014 елның 20 октябрендәге № 2225 номерлы карары белән оператив идарә хокукында Татарстан Республикасы Милли музеена беркетелгән.

Бүлмәне эчке яктан караганда ике катлы пыяла пакетның эчке ягында күп чатнаган урыннар булуы ачыкланды. Бу бинаның утыруы белән бәйле дип фаразлана. Пыяла пакетына (стеклопакет) зыян килү турында 2021 елның 10 ноябрендә төзелгән Акт һәм ТР Милли музееның 2021 елның 16 ноябрендәге боерыгы нигезендә, музей предметларын һәм мультимедалы җиһазларны саклау максатыннан, экспозициягә демонтаж ясалды һәм музей предметлары ТР Милли музее фондына кайтарылды.

Тәрәзә алыштырылгач һәм музей предметларының сакланышын тәэмин итү өчен бүлмә тулысынча тикшерелгәннән соң экспозиция яңартылачак».

ТР Милли музееның генераль директоры музей предметларының сакланышы һәм экспозиция белән кызыксынуыбыз өчен редакциягә рәхмәт белдергән.

Ватык тәрәзә аша танышу: Исәнмесез, Алиса Львовна!

Рәсми булмаган мәгълүматларга караганда, яңа елга кадәр әлеге тәрәзәне алыштыру өчен 65-80 мең сумлап акча кирәк булган. Ләкин ниндидер сәбәпләр аркасында эш сузыла килгән. Музейның тәрәзә төзекләндерергә акча таба/җиткерә алмавы кызганыч. Югыйсә ул вакытта әле финанс мәсьәләләре белән эш җиңелрәк тора иде. Акча табалмаган икән, ни өчен музей акча булмавы турында чаң сукмаган? Ни өчен музей акт төзү белән чикләнгән? Аларга бүлмәне тәртипкә китерергә нәрсә комачаулаган?

Әгәр бина утырып тәрәзә ватылган икән, бу проект кимчелекләре булуын аңлатмыймы? Музей проект ясаучы һәм бинаны төзүче компанияләр белән элемтәгә кергәнме? Сүз уңаеннан, бинаны МФК «Ершовский» төзегәнлеге билгеле. Бу оешманы гамәлгә куючыларның берсе булып «Татнефть» ачык акционерлык җәмгыяте санала.

2020 елның октябреннән бирле ТР Милли музееның генераль директоры вазифаларын башкаручы булган, ә 22 мартта генераль директор итеп билгеләнгән Алиса Вяткина кул куйган хатта бу хакта язылмаган иде. Ни кызганыч, татар җәмәгатьчелеге МИЛЛИ МУЗЕЙның яңа генераль директоры Алиса Вяткина белән Тукай торган «Болгар» номерларының ватык тәрәзәсе аша танышты.

Музей мәгълүматны министрлыкка җиткермәгән дә…

Әлеге экспозициягә бәйле сорауларны редакция Мәдәният министрлыгына юллады. Чөнки музейдан килгән хатта экспозиция яңартылу вакыты турында ачык мәгълүмат юк иде. Ә Тукайның туган көненә вакыт аз калып бара — бер ай да ике көн!

ТР Мәдәният министрлыгы әлеге ватык тәрәзә һәм җыеп алынган экспозиция турында бөтенләй белмәгән булып чыкты!

ТР мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин да, министрлыкның музейлар белән эшләүче бүлеге дә, министрлыкның массакүләм матбугат чаралары һәм иҗтимагый оешмалар белән хезмәттәшлек итү бүлеге дә бу хакта редакция хәбәр иткәч кенә ишетте. Мәдәният министрлыгы бу мәсьәләне үз контрольлегенә алачак. Димәк, Тукай туган көнгә кадәр аны төзәтеп, экспозиция торгызылырга мөмкин. Министрлыкның массакүләм матбугат чаралары һәм иҗтимагый оешмалар белән хезмәттәшлек итү бүлеге мөдире Айрат Фәйзрахманов әлеге экспозициянең медиакырда булмавына, шунлыктан хәтта аның ватылу факты да җәмәгатьчелектән читтә калуына борчылуын белдерде.

«Татар-информ» әлеге экспозиция төзекләндерү мәсьәләсен белешеп торачак.

Сүз уңаеннан, бездәге мәгълүматлар буенча бина хуҗасы белән музей арасындагы килешүләр буенча махсус истәлек тактасы да куелырга тиеш булган. Ләкин рәсми булмаган мәгълүматларга караганда, музей аны куя да алмый, чөнки бинаның конструкциясе андый мөмкинлек бирми. Бәлки бу мәсьәләгә җәмәгатьчелекнең, бигрәк тә, ТР Язучылар берлегенең дә игътибары кирәктер. ТР Мәдәният министрлыгы истәлек тактасы темасын да күз уңында тотачак.

Белешмә. «Болгар» номерлары» кунакханәсе, яки И.И. Апаковның (1897 елдан Ә.Г.Хөсәеновның, 1907 елдан М.-Ш.М.Казаковның) табыш китерүче йорты, ХХ гасыр башыннан «Болгар» номерлары — XIX гасыр азагында — ХХ гасыр башында Казанда эшләгән кунакханә. Казан шәһәрендә бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тормышы һәм иҗаты белән бәйле (Габдулла Тукай 1907-1913 елларда биредә яшәгән) мемориаль урыннарның берсе. Татар архитектурасы истәлеге. Инкыйлабка кадәр кунакханәдә татар мәдәниятенең күренекле вәкилләре яшәгән яки тукталган. 1906-1911 елларда бинада бертуган Шәрәфләрнең «Үрнәк» басмаханәсе эшли. 1908 елдан «Әл-Ислах» газетасы мөхәрририяте урнаша. 2017 елдан бина китапханә, торак итеп файдаланыла. Туксанынчы елларда бинаны төзекләндерү кирәклеге турында сүз булып ала. Төзәтү эшләре башланган булуы да турында да мәгълүматлар бар.

1998 елның сентябрендә татар зыялылары һәм җәмәгатьчелек каршы булуга карамастан, Габдулла Тукай яшәгән бүлмә сакланган бина урнашкан урын яңа бина кору өчен (яңа бинада Тукай мемориаль бүлмәсен торгызу шарты белән) «Татнефть» ширкәтенә тапшырыла. Төзү эшләре беткәч, «Болгар» номерларының фасады имитациясе калган яңа бинада «Татарстан» торак комплексы урнаша. 


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100