Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Тукайга омтылу - Тукай булдым дигән сүз түгел»: кандидатларны күзәтүләр һәм фаразлар

Тукай исемендәге дәүләт премиясенә дәгъва итүче кандидатлар исемлеге мәгълүм булды. Кемнәр алар һәм кайсыларының шансы зуррак - безнең хәбәрчебез анализ ясый.

news_top_970_100
«Тукайга омтылу - Тукай булдым дигән сүз түгел»: кандидатларны күзәтүләр һәм фаразлар
Михаил Захаров, Салават Камалетдинов, Солтан Исхаков, Рамил Гали/архив

2021 елда Тукай исемендәге дәүләт бүләгенә дәгъва итүче кандидатлар тугыз кеше — дүрт язучы, дүрт рәссам һәм бер артист.

Язучылардан башлыйк. Алар дүртәү. Дөресрәге, өч язучы һәм бер драматург-киносценарист.

Марат Әмирханов («Казан-йорт», «Олуг Мөхәммәд», «Бибимәмдүдә абыстай» тарихи романнары өчен), 87 яшь.

Факил Сафин («Саташып аткан таң» роман-трилогиясе һәм «Гөлҗиһан» повесте өчен) — Татарстан язучылар берлегенең Чаллы бүлеге рәисе, 67 яшь.

Мансур Гыйләҗев (милли сәнгать өлкәсендәге күпъеллык хезмәте һәм аерым алганда «Микулай» пьесасы өчен) — ирекле иҗатчы, 60 яшь.

Ләбиб Лерон («Кояшны кочкан малай», «Җил көймәсе», «Әкиятче малай» китаплары өчен) — «Безнең мирас» журналы баш мөхәррире, 59 яшь.

Факил Сафин, Ләбиб Лерон һәм Марат Әмирханов өчесе дә инде беренче тапкыр гына тәкъдим ителми. Факил Сафин белән Ләбиб Лерон — Татарстан язучылар берлегенең Данил Салихов җитәкчелегендәге идарәсе тәкъдим иткән кандидатлар. Ягъни, язучылар берлеге әлеге ике язучының кайсы лаеклырак икәнлеген үзе ачыклап бетерә алмаган — хәзер аны комиссия әгъзалары ачыкларга тиеш була. Димәк, аларга роман–трилогия һәм балалар шигырьләре белән бергә Марат Әмирхановның тарихи романнарын һәм Мансур Гыйләҗев пьесасын да укып чыгасы була.

Ләбиб Лерон: «Мин үземне үзем лаек дип мактап утырырга юләр түгел. Мин лаек икән һәм миңа бирәләр икән — рәхмәтле булам. Бирмәсәләр, берни дә эшли алмыйсың — Аллаһы Тәгалә ихтыярында. Миннән дә шәп язучылар, лаеклылар бар. Әмма быел шулай куелган икән… андый премия бар икән — үзеңне сынап карарга кирәктер. Минем зур теләгем — ике язучыга биреп барсалар, бик әйбәт булыр иде, дим. Чөнки бик лаеклы язучылар бар, күбесе вафат та булдылар инде. Фәннүр Сафин, Рәшит Әхмәтҗановлар ала алмыйча киттеләр. Аларны да уйлыйм. Бу безнең көрәш түгел. Ала алмагач, кайбер язучыларның үпкәләп йөрүе дә дөрес түгел. Без шундый ситуациягә куелган һәм бер-беребезгә хәерхаклы булырга тиешбез. Мин һәммәсе дә үтсен иде дип телим».

Факил Сафин: «Кеше әкренләп өлгерә торгандыр инде. Безнең кандидат Чаллы язучылар бүлеге һәм идарә тарафыннан тәкъдим ителә бит. Чаллы бүлеге өч кешене күрсәткән иде — Айдар Хәлим, Рәшит Бәшәр һәм мин. Рәшит абыйның башка планнары булгандыр ахры, баш тартты. Айдар абый аз тавыш җыйды. Мин 33 кешедән 29 тавыш җыйдым. Шулай да мин Казанга идарәгә Айдар абыйны да алып бардым. Идарә мине һәм Ләбиб Леронны яклап тавыш бирде. Идарә чыгарган икән — мин карышмыйм. Кеше берзаман өлгерә, әмма бу бит Тукай булдым дигән сүз түгел. Иҗатыңа галимнәр, укучылар тарафыннан бәя бирелгән инде ул, монысы инде яңа биеклек дип уйлыйм».

Марат Әмирханов — озак еллар «Сөембикә» журналының баш мөхәррире урынбасары булган шәхес. Шунлыктан Татарстан журналистлар берлеге аша тәкъдим ителүе табигый. Соңгы елларда бик актив тарихи романнар яза башлады. Тукайның әнисенә багышланган «Бибимәмдүдә» китабын үз акчасына чыгарып таратты, Тукайның әнисенә багышлап Мәрҗани мәчетендә Коръән ашы уздырды. Кыскасы, Марат ага шактый актив иҗтимагый эш алып бара.

Марат Әмирханов: «Һәр язучы эчке потенциалын һәм Ходай аңа нинди талант биргәнен яхшы белә. Кемдер премиягә ярсып бара, мин ярсымыйча көттем. Казан ханлыгы чорының бөтен этапларын өйрәнеп чыкканнан соң гына тәвәккәлләдем. Казан ханлыгы чоры турында мондый өлгергән әдәби әсәрләр юк. Мин яздыммы аны, башка кеше язар идеме — ул әсәрләр Тукай премиясенә лаек. Аны мин язмаска да мөмкин идем, башка кеше язар иде».

Бу сүзләрне Марат Әмирханов алдагы елларда әйткән. Әсәр яхшы икән, әһәмияте кимеми инде аның. Марат ага кандидат икән, димәк, үз фикерендә калган. Уңышлар!

Мансур Гыйләҗев премиягә Татарстан кинематографистлар берлеге аша тәкъдим ителгән. Ни өчен бу берлек? Чөнки беренче чиратта ул киносценарист буларак билгеле. Мансур Гыйләҗев — шул берлекнең әгъзасы.

Үзенең Тукай премиясенә тәкъдим ителүенә Мансур Гыйләҗев юмор белән карый. «Бөтен яшьтәшләр алып бетерде бит инде премияне. Алар янына рәттән басып фотога төшәргә оят. Рамил Төхфәтуллин, Фәрит Бикчәнтәев, Ркаил Зәйдулла — мин иҗади яктан алар белән бергә үстем. Алар күптән Тукайлы булдылар. Мин йөрим хәчтрүш булып. Оят! Ашаудан калдым, яза алмыйм. Миңа аның акчасы да кирәк түгел — мохтаҗлыгым юк, миңа медале дә, исеме дә түгел, дусларым белән рәттән басып тора алу кирәк», — диде Мансур Гыйләҗев.

Минемчә, Мансур Гыйләҗевны Тукай премиясенә Әлмәт театры тәкъдим итәргә тиеш иде. Театр Тукай премиясенә «Микулай» моноспектаклен аның пьеса авторы Мансур Гыйләҗев һәм төп рольне башкаручы Рафик Таһиров белән бергә тәкъдим итсә, дөресрәк булыр иде.

Әмма безнең Камал театрыннан башка татар театрлары үз иҗатларын һәм шәхесләрен Тукай премиясенә тәкъдим итәргә бик ашкынып тормый. Сәбәп нидә? Бер елны Түбән Кама театры батырчылык итеп тәкъдим ителгән иде, анда да аларга каршы көчләр табылды.

Инде язучылардан артистлар темасына күчәбез. Дөресрәге, актриса.

Быел Тукай премиясенә «Татар театр сәнгатен үстерүгә зур өлеш керткәне һәм татар театры эволюциясенең этаплы чорларына әверелгән сәхнә образлары тудырганы өчен» Камал театры актрисасы, Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Дания Нуруллина тәкъдим ителде.

Игътибар, Дания Нуруллина үзенең эш урыны булган Камал театрыннан түгел, «Ак калфак» Бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы тарафыннан тәкъдим ителгән.

Хәтерләсәгез, 2019 елда Камал театры артистлары мондыйрак формулировка белән тәкъдим ителгән иде: «Татар сәнгате үсешенә керткән өлеше һәм татар театры үсешендә зур роль уйнаган „Гөлҗамал“, „Җирән чичән белән Карачәч сылу“, „Кара чикмән“, „Три сестры“, „Дон Жуан“ спектакльләрендә сәхнә образларын тудырган өчен».

Ягъни, урыннары төрле булса да, шул ук стандарт формулировка кулланылган, 2019 елда «өлеш» өчен, 2021 елда «зур өлеш» өчен. Безнең Дания Нуруллинабыз татар театрында Мөхлисә Буби образын тудырган күренекле актриса бит ул! Ул шушы роле белән Тукай премиясенә күптән лаек иде инде. «Өлешләрсез» генә дә лаек. Уйнарга ашкынып торган актрисаны бүген уйнатыгыз да, бирегез премияләрне! Өлешләрсез генә!

Җәмәгать, премияне конкрет эш өчен бирә башласак дөресрәк булмасмы? Язучылар бит, әнә, Тукай премиясенә билгеле бер китапларын тәкъдим итә. Укылганмы ул китаплар, укылмаганмы — башка мәсьәлә, әмма китап исеме бар. Теләсә кем ачып укып карый һәм үз вердиктын чыгара ала.

Рәссамнарга күчәбез. Быел алар күп. Дөресрәге, өч рәссам һәм скульптор.

Григорий Эйдинов — Татарстан Республикасында графика сәнгатенә һәм китапларны бизәүгә зур өлеш керткән өчен, 74 яшь.

Рушан Шәмсетдинов — Габдулла Тукай иҗатына һәм татар халкы тарихына багышланган эшләре өчен, 74 яшь.

Мадияр Хаҗиев — «Туган як көйләре» картиналары сериясе өчен (44 картина), 72 яшь.

Фирдәвес Ханов — күпьеллык нәтиҗәле иҗади хезмәте һәм Татарстан Республикасында милли архитектура культурасын үстерүгә зур өлеш керткәне өчен (Эшләр сериясе: Җәмигъ мәчете, Тукай исемендәге парклар, Кызыл Чишмә һ.б.), 70 яшь;

Татарстан рәссамнары берлеге — Мадияр Хаҗиевны, Россия рәссамнар берлегенең Татарстан бүлеге Григорий Эйдиновны тәкъдим иткән. Фирдәвес Ханов Татарстан архитекторлар берлеге аша үткән. Рушан Шәмсетдинов — Бөтендөнья татар конгрессы кандидатурасы.

Рушан Шәмсетдинов — китап бизәүче рәссам, график, каллиграф, дизайнер, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның халык рәссамы. Озак еллар Татарстан китап нәшриятының рәссамы һәм баш рәссамы була, «Мирас» журналын бизи. Шамаиллар ясый. Болгар ханнары, Алтын Урда ханнары, Казан ханнары портретлар җыелмасы әзерләгән.

Рушан Шәмсетдинов Иске татар бистәсендә — Каюм Насыйри урамында — утызынчы елларда әтисе сатып алып яшәгән йортта яши. Заманында ул бу йортны сүтелүләрдән саклап кала алган, соңрак йорт Урман хуҗалыгы министрлыгы көче белән төзекләндерелде. Хәзер ул Иске Татар бистәсендә иң матур йортларның берсе. Заманында, әле төзекләндерүгә кадәр, анда Президент Рөстәм Миңнеханов та булган, ди.

Шунысы кызык — рәссамның нәсел җепләре әнисе ягыннан Каюм Насыйрига барып тоташа. Композитор Исмай Шәмсетдинов та Рушан Шәмсетдинов белән бер нәселдән.

Мадияр Хаҗиев тумышы белән Саба районыннан. Чаллыда яши.

«Татар рәсем сәнгатенә рәссамнар аз килә. Татар рухында ясаучыларны күз уңында тотып әйтүем, чөнки аларга бернинди стимул, терәк, кызыксындыру чаралары юк. Б.Урманче исемендәге премия татар сәнгатен күтәрү өчен бирелергә тиеш. Ни хикмәттер, аны да бирергә ашыкмыйлар. Югыйсә, Бакый Урманче — ул безнең иң зур остазыбыз. Татар рәсем сәнгате нинди булырга тиеш икәнлегенә юл күрсәткән шәхес. Ә без татар рәссамнары Бакый Урманче премиясен ала алмыйбыз. Безнең кандидатура үтми, сәнгать белгечләре дә татар сәнгатенә хәерхаклы түгел. Татар рәсем сәнгатенә игътибар җитми», — дип сөйләгән булган ул «Татар-информ» хәбәрчесенә моннан 4 ел элек Тукай премиясенә тәкъдим ителгәндә.

Григорий Эйдинов — рәссам, график, дизайнер. Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Россиянең атказанган рәссамы, Бакый Урманче исемендәге премия лауреаты. «Вечерняя Казань» газетасының һәм ТЮЗ логотибын ул уйлап тапкан. Казанда Суриков институтының Казан филиалы эшләгәндә анда укыткан.

Фирдәвес Ханов — архитектор, Татарстанның атказанган архитекторы. 1978 елдан башлап Түбән Кама шәһәре һәм районы башкарма комитетының төзелеш һәм архитектура идарәсе башлыгы — шәһәрнең баш архитекторы. 2018 елдан Түбән Кама районы башлыгының шәһәр төзелеше мәсьәләләре буенча киңәшчесе. Ягъни, гомере буе түрә. Иҗатчы түрә. Тумышы белән Актаныш районыннан.

Ул күпьеллык нәтиҗәле иҗади хезмәте һәм Татарстан Республикасында милли архитектура культурасын үстерүгә зур өлеш керткәне өчен (эшләр сериясе: Җәмигъ мәчете, Тукай исемендәге парклар, Кызыл Чишмә һ.б.) тәкъдим ителгән. 2017 елда ул Түбән Камада Г. Тукай исемендәге әкият паркы проектын эшләгән өчен тәкъдим ителгән иде. Быел колачлабрак алынган.

Аның иҗаты арасында күрсәтелгәннәрдән тыш, Түбән Кама авто-тимер юл вокзалы, шәһәр ЗАГСы бинасы, Төзүчеләр проспектындагы сугышчы-интернационалистларга һәйкәл (рәссам В.Мәхмүтов белән), Вахитов проспектындагы «Татарстан» Саклык банкы бинасы, «Макдоналдс» кафесы фасады, Октябрьгә 50 ел исемендәге мәйданда Н.Лемаевка һәйкәл, Түбән Камадагы Муса Җәлил һәйкәле (автордашлары белән) дә бар.

Интернетта актарынсаң, 2018 елда Фирдәвес Ханов исеме белән бәйле хөкем эшләре дә булган. Суд эшләре Түбән Камада салынырга тиешле торак йорт белән бәйле. Түрә эшмәкәрлек эшчәнлегенә каршы төшүче дип бәяләнгән булган, әмма ул үзенең намуслы булуын дәлилли алган һәм акланган.

ххх

Тукай исемендәге премиягә дәгъва итүчеләр, әлбәттә, күбрәк булган. Кариев театрының баш режиссеры Ренат Әюпов, композитор Риф Гатауллин, сәнгать белгече, кинематография буенча саллы хезмәтләр авторы Елена Алексеева, җырчылар Гөлзада Сафиуллина, Фән Вәлиәхмәтов, Миңгол Галиев һәм башкалар — җәмгысы 21 кандидатура тәкъдим ителгән дип беләм. Тугызы комиссия аша үтә алган.

Кайсыларына Тукай премиясе бирелергә мөмкин? Фаразлап карыйк. Шәхсән, минем фаразларым буенча, бу премияне Татарстан журналистлар берлеге тәкъдим иткән Марат Әмирханов алыр дип уйлыйм. Ни өченме? Берничә ел актив тәкъдим ителгән Марат ага былтыр пауза алып торды. Димәк, сайланмаячагын белгән, чөнки Лирон Хәмидуллин алачагы турында «чыш-пыш сүзләр» йөрде. Ә быел инде ул яңа көч белән куелды.

Икенче кандидат — рәссам-график Григорий Эйдинов. Беренчедән, ул Россия рәссамнар берлегенең Татарстан бүлеге кебек җитди оешмадан тәкъдим ителгән. Икенчедән, татар фамилиясе булмавы да әһәмиятле. Монысы төп фактордыр әле.

Өченче кандидат — Дания Нуруллина. Актрисаның Камал театрыннан тәкъдим ителмәве сагайта, әлбәттә. Әмма театрның 110 еллыгында актрисаны сәхнә тулы легендар артистлар арасыннан аерып алып Шәймиевның котлавы да искә төшә. Ничек кенә карасаң да, лаек инде бу затлы актрисабыз ул премиягә. Аңа комиссиянең тәҗрибәле әгъзасы, Камал театрының баш режиссёры Фәрит Бикчәнтәевның авторитеты ярдәмгә килер дип өметләнәм.

Нигезләмә буенча, премияләр өчәү. Әмма комиссия соравы буенча аның дүртенчесе дә бирелә торган матур гадәт бар. Кемнең беренче өчлеккә кергәнлеге, кемнең Президент фатихасы белән өстәмә лауреат булганлыгы «чыш-пыш» белән тарала инде. Әмма сәхнәдән алар барысы да бердәй матур күренә.

Быел да дүртенче кандидат булыр, мөгаен. Әлбәттә, ул язучы булачак. Әгәр аны Татарстан язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла Президенттан сораса. Ә кем өчен сорар — яшьтәше Ләбиб Лерон өченме, әллә идарәдәше Факил Сафин өченме? Драматургия буенча каләмдәше, фикердәше Мансур Гыйләҗев та бар, әлбәттә. Ул башка «контора”дан тәкъдим ителсә дә, аның өчен дә сорый ала ич. Чөнки кандидатлар теге идарәнеке иде. Ә Ркаил - ул идарә әгъзасы түгел. Кыскасы, дүртенче лауреатның булу-булмавы үзе әллә кайчан Тукай премиясе лауреаты булган яңа рәис Ркаил Зәйдулладан торачак.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100