news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Тукай районында 17 яшьлек сөйгәненә пычак кадаган укытучы кызны хөкем иттеләр

21 яшьлек кыз 6 ел һәм 6 ай гомуми режимлы колониядә утырачак.

news_top
Тукай районында 17 яшьлек сөйгәненә пычак кадаган укытучы кызны хөкем иттеләр
https://pixabay.com/

Тукай районында 21 яшьлек кызга карата хөкем карары чыгардылар. Укытучы булып эшләүче кыз элек очрашып йөргән сөйгән егетенә һөҗүм иткән. Бу турыда «Татар-информ» Татарстан прокурорының өлкән ярдмәчесе Руслан Галиева сылтама белән хәбәр итте.

Суд карары буенча, ул 6 ел һәм 6 ай гомуми режимлы колониядә утырачак.

Әлеге җинаять 3 сентябрьдә Тукай районының «Татарстан» совхозында 17 яшьлек студент егет яши торган йортта була. Чаллы мәктәпләренең берсендә укытучы булып эшләүче кыз аның күкрәгенә пычак кадый, егетне хастаханәгә озаталар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар