Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татарстанда укытучы кыз пычак кадап имгәткән үсмернең әнисе үз версиясен сөйли

17 яшьлек егетне сөйгән кызы үтермәкче була.

news_top_970_100
Татарстанда укытучы кыз пычак кадап имгәткән үсмернең әнисе үз версиясен сөйли
https://pixabay.com/

Чаллы мәктәпләренең берсендә укытучы булып эшләүче 20 яшьлек кыз 17 яшьлек үсмергә пычак кадады. Алар егет белән кыз булып очрашып йөргәне билгеле. Егетнең анасы әлеге фаҗига турында үз версиясен сөйли. Әни кеше «Челнинские известия» сайтына шалтыратып шул хакта әйткән.

Аның сүзләренчә, улы могҗиза белән генә исән калган, аның белән бергә яши торган кыз инде күптән аны үтерергә уйлап йөргән.

Фаҗига Тукай районының «Татарстан» совхозында була. Көллияттә укучы 17 яшьлек егет үзенең йортында яралана. Сөйгән кызы аның аркасына һәм күкрәгенә пычак кадый. Егет 3 сентябрьдән бирле хастаханәдә ята.

«Беренче көннән үк улым авыр хәлдә. Табиблар сүзләренчә, аны бирегә вакытында китереп җиткергәннәр, бераз булса, ул кан югалтудан үләр иде. Операцияләр, донорлар каны, табиблар тәҗрибәсе ярдәм итте. Бердәнбер улымны саклап калган өчен аларга рәхмәт», — ди Светлана Флоридовна.

Егет реанимациядә дүрт көн ята. Аннары гомуми палатага күчерәләр. Аның янында әтисе һәм әнисе дежур тора. Аппетиты яхшы, аралаша.

«Вакыты-вакыты белән дәшми тора. Пычакка карый алмавын әйтә, яшереп куярга куша», — ди әни кеше.

Светлана Флоридовна ире белән 11 ел бергә яши. Аннары ир белән хатын аерылышканда югары сыйныфта укучы улы әтисе белән кала.

«Сөйгән кызы совхозга килгәндә пычак һәм газлы баллончык алып килә. Алдан уйлаган бит? Талаш чыгара, китешли баллончык сиптерә, аны кадап китә. Өйдән чыгып киткәч, үз-үзенә кул салмакчы була. Мин аны яхшы беләм дип уйлый идем, алар бер елдан артык йөри бит. Бер мәктәптә укыдылар, аерым классларда гына. Ул ятимә кыз, әнисе иртә үлде, әтисе белән генә яши. 9 сыйныфтан соң педагогик көллияткә керде. Ул минем улымнан олырак, тик мин каршы килмәдем, хисләр бит. Улыма яхшы тәэсир итте, улым тартуын ташлады. Аның характерыннан курка идем инде. Укытучы, зыялы, укымышлы булып күренсә дә, улыма „чувак“ дия иде, командир булды, аңа басым ясады», — ди әни кеше.

Августта егет белән кыз Чаллыда 20 мең сумга фатир арендалый. Кыз диплом алып, мәктәпкә урнаша, егет көллияттә укый.

«Башта алар минем элеккеге ирем белән сөйләште, аннары икесе бергә минем янга килде, бергә яшиселәрен хәбәр иттеләр. Мин очраклы гына белеп алдым — кызның әтисе минем элеккеге иремә 50 сум бурычлы икән. Ул ярдәм итүдән баш тарткан. Алар үзләре дә олы инде, үзләре хәл итсен дип саный. Мин аларның кыйммәтле торак сайлавын күреп тә аптырадым. Мин үзем 10 меңгә фатир арендалап торам», — ди әни кеше.

Яшьләр бергә яши башлый, ләкин идиллия озакка бармый. Бер көннән соң ук егет әйберләрен җыя да, әтисе янына кире кайта. Бер версия буенча, сәбәп көнчелектә.

«Челнинские известия» үз чыганакларына сылтама белән хәбәр иткәнчә, кыз көллияттә яхшы укый, хисле, ярсып китүчән булуы белән аерылып тора. Дәүләт имтиханында аңа дүртле куя башлагач, «Нигә бишле түгел» дип тавыш чыгара.

Хәзерге вакытта тикшерү эшләре бала. Кызга өй сагы билгеләнде. Ул «Татарстан» совхозында әтисенең өендә яши. Аның аягына электрон браслетны әлегә 6 ноябрьгә кадәр кидергәннәр, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100