Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Тукай премиясе: үткән казанышлар өчен бурыч түләүме, яки премияне Кол Галигә бирик!

Безнең хәбәрчебез быел Тукай премиясенә тәкъдим ителгән кандидатларның эшчәнлегенә күзәтү ясый һәм фаразларын әйтә.

news_top_970_100
Тукай премиясе: үткән казанышлар өчен бурыч түләүме, яки премияне Кол Галигә бирик!
Рамил Гали/архив

Тукай премиясе комиссиясе дәрәҗәле исемгә дәгъва итүче унтугыз кандидаттан торган исемлекне тәкъдим итте. Шулай итеп безнең:

— алты язучы;

— дүрт театр — ике дәүләт театры (берсенең ике спектакль + берсенең бер) һәм берләшмә;

— өч рәссам — берсе скульптор, берсе архитектор, берсе гамәли сәнгать;

— ике музыкант — берсе халыкчан түгел, берсе халыкчан;

— бер тарихчы;

— бер хореограф;

— галимә — кинематография теоретигы;

— бер фотограф…

үз иҗатын республиканың иң югары премиясенә лаек санады.

Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге турында нигезләмәдән: Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге җәмгыять тарафыннан киң танылган, илебез мәдәниятен һәм милли мәдәниятне үстерүгә зур өлеш керткән, югары профессиональ осталыгы, яңалыгы һәм оригинальлеге белән аерылып торган, үзенчәлекле автор стиленә ия булган, аеруча күренекле әдәбият һәм сәнгать әсәрләре (сынлы сәнгать, музыка, театр, эстрада — цирк, кино сәнгате әсәрләре, архитектура һәм шәһәр төзелеше), шулай ук сәнгать һәм әдәбият белеме өлкәләренә караган күренекле фәнни тикшеренүләр өчен бирелә.

Язучылар алтау

Флера Гыйззәтуллина («Яну дәверләрендә» (2013), «Вөҗдан үре — йөрәк түре» (2016) китаплары өчен) һәм Ләбиб Лерон («Җил көймәсе» (2009), «Әкиятче малай» (2016) китаплары өчен) ТР Язучылар берлегеннән тәкъдим ителде. Болар идарәдә иң күп тавыш җыючылар. Флера Гыйззәтуллинаны Марсель Галиев тәкъдим итте. Остаханәләр утырышында Гөлзадә Сафиуллина Флера ханымны яклап ялкынлы чыгыш ясады.

Флера Гыйззәтуллинага — 90, Ләбиб Леронга 60 яшь.

Николай Алешков (тәрҗемәләре һәм «Жизнь моя», избранное: стихотворения, поэмы» (2015), «Дальние луга», избранная лирика (2017), «Мои поэмы» (2019), «Причастие», избранная лирика (2020) әсәрләр циклы өчен) Россия язучылар берлегенең Татарстан бүлекчәсе (Союз российских писателей) аша тәкъдим ителгән. Бу октябрь аенда Казанга килгән Россия язучылары берлеге (Союз писателей России) түгел. Николай Алешков «Союз российских писателей» дип аталган оешманың Татарстан бүлекчәсен җитәкли, Чаллыда яши. 76 яшь.

Марат Кәбировның 2017 елда басылган «Китап» һәм 2013 елда басылган «Бердәнбер һәм кабатланмас» китаплары премиягә тәкъдим ителгән. Тәкъдим итүче — «Ватаным Татарстан» газетасы редакциясе, Марат Кәбиров шунда эшли. (Тукай премиясенә кандидатлар турында мәгълүмат шактый сер итеп саклану сәбәпле, без кемнәр тәкъдим иткәнен үз чыганакларыбыздан алдык. Безнең чыганагыбыз бу урында ялгышкан булып чыкты, шул сәбәпле, без Кәбировны китап нәшрияте тәкъдим иткән дип язган идек). Коллегаларыбыз Тукай премиясенә ел саен кемне дә булса тәкъдим итәләр, кемнең дә булса үткәнен хәтерләмим.

Марат Кәбиров — интернетта актив эшли торган һәм иҗатын безнең шартларда мөмкин булган кадәр монетизацияли белән язучы. Аның әсәрләрен язучының рәсми сайты аша сатып алырга мөмкин.

Рашат Низамиев «Уч төбендә — яшен», «Татар моңының өч йолдызы» китаплары өчен Татарстан китап нәшрияты тарафыннан тәкъдим ителгән. Рашат ага 2006 елга кадәр «Идел» журналының баш мөхәррире булды. Аннан соң иҗтимагый тормышта артык күренмәде.

Йолдыз Шәрапова («Китаплы кич», «Каен алмасы», «Колаклы коймаклар» китаплары өчен) Республика балалар китапханәсе аша тәкъдим ителгән. Балалар шагыйрәсе. Биш бала анасы. Гомере буе Яшь ленинчы”/“Сабантуй» редакциясендә эшләде. Пенсия алдыннан гына аңа «Шәһри Казан»га күчәргә туры килгәнен беләм.

Йолдыз Шәрапова, исеме Йолдыз булса да, Йолдыз Миңнуллина кебек татар шигъриятенә яңалык кертүче түгел, аны Шәүкәт Галиевлар, Роберт Миңнуллиннар традициясен лаеклы дәвам итүче дия алабыз. Белүемчә, мәрхүм Роберт Миңнуллин соңгы елларда балалар әдәбиятының алга таба ничек үсеше турында уйланды, безнең бу хакта сөйләшкәнебез булды. Әмма татар балалар әдәбиятында әле чын-чынлап яңалык алып килгән әсәр булганы юк, омтылышлар бар барын. Әлегә шул гына.

Минем фаразлар. Әлеге алты язучы арасыннан ТР Язучылар берлеге кандидатурасы (яки кандидатуралары) өстен чыгар дип уйлыйм. Димәк, 90 яшьлек Флера Гыйззәтуллина һәм 60 яшьлек Ләбиб Леронның шанслары зуррак кебек. Алар икесе дә беренче тапкыр гына тәкъдим ителми. «Чиратлары» җиткәндер, бәлки. Кыскасы, сыйфатлы шигъриятне сайлыйбыз һәм алдагы елларда бирмәгәнебез өчен «бурычыбызны» түлибез икән — Флера Гыйззәтуллина. Безгә язучының актив шәхес һәм күпмедер дәрәҗәдә җәмәгать эшлеклесе дә булуы кирәк икән — Ләбиб Лерон.

Икесенең дә алу-алмавы өстәмә премия булу-булмаудан тора. Ә менә ул яктан «билбауны кысыбрак буа торган замана». Кыскасы, хәлләр шулайрак!

Калганнарга килгәндә, Рашат Низамиев һәм Николай Алешков иҗаты миннән читтәрәк калган — берни дә әйтә алмыйм, ә менә, миңа калса, Марат Кәбиров белән Йолдыз Шәрапованың үзләрен тәкъдим итүе (ярар, ителүе, диик, чөнки, аларны ниндидер оешма тәкъдим итә) — бу авторларның бер дәүләт премиясенә өлгереп киләбез дип җәмәгатьчелеккә һәм хөкүмәткә «заявка» бирүе.

Әлеге алты кандидатураның берсе дә татар әдәбиятын яңа биеклеккә һәм бөеклеккә, яңа дәрәҗәгә күтәргән, дөньяга таныткан шәхесләр түгел. Талантлылардыр, профессионаллардыр, әмма алар үз казаныбызда кайнаткан үз әдипләребез. Шул гына.

Хәер, исемлектә тагын ике язучы бар — алары театр аша, төгәлрәк әйтсәк, Чаллы театры аша үтә. Берсе — «Город Брежнев» романы авторы Шамил Идиатуллин, икенчесе — «Абага алмасы ачы була» пьесасы авторы Равил Сабыр.

Театрлар дүртәү

Тәкъдим ителгән спектакльләр дүртәү. Театрлар — өчәү. Дөресрәге, ике дәүләт театры һәм бер берләшмә. Игътибар итсәгез, алдагы елларда театрлар Тукай премиясенә бик үрелмиләр иде. Бер елны Түбән Кама театры җөрьәт итеп карады. Әмма ул бераз шау-шулы тема булды һәм Рөстәм Галиев тагын бер кат бу темага керәсе итмәде. Театрларга быел Дәүләт премиясенә әсәрләрен тәкъдим итү буенча хатлар да юлланган дип беләм. Чөнки татар театрының «Беренче леди”сы — 1 нче номерлы режиссер Фәрит Бикчәнтәевның хатыны Люция Хәмитова дәүләт бүләген алды, димәк, башка театрларга да юл ачылды. Рөхсәт булгач, алар бирәләр, әлбәттә.

Чаллы театры үзенең ун ел чамасы элек куелып, үткән сезон азагында яңартылган «Абага алмасы ачы була» спектаклен (кандидатлар — режиссеры Фаил Ибраһимов, Насыйбулланы уйнаган актер Рафил Сәгъдуллин һәм авторы — драматург Равил Сабыр) тәкъдим итә. Тик мин бер нәрсәне аңлап җиткермәдем. Моннан дистә ел элек — 2010 елда чыгып, соңгы өч елда уйналмаган спектакль ничек тәкъдим ителә ала? Яңадан куелган дисезме? Ләкин анысы май аенда гына булды түгелме? Май аенда булган икән, димәк, аңа бер ел булмаган — бу инде нигезләмәгә төптән каршы килә. Иске куелыш икән, нигә былтыр кысканга быел кычкырасыз? Инде аңлатыгыз, тәкъдим ителүче кандидатлар, кайсы куелыш турында сүз бара?

Мәгълүмат өчен Нигезләмәдән юллар: Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә хезмәтләр һәм әсәрләр күрсәтү хакында тәкъдимнәр Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләкләре буенча Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Комиссиягә һәр елның 15 февраленә кадәр кертелә. Аларның эшләрне кабул итү срогы чыкканга кадәр бер елдан да соңга калмыйча халык алдында башкарылган, басылып чыккан, күрсәтелгән, төзелеп беткән һәм файдалануга тапшырылган булуы шарт.

Чаллы театрының «Шәһәр.Нокта.Брежнев» спектаклен «Яшьләр өчен актуаль проблемаларга һәм Россиянең заманча прозасына мөрәҗәгать итеп, республиканың милли театр сәнгате үсешенә өлеш керткән өчен» Татар яшьләре форумы тәкъдим иткән. Кандидатлар — «Город Брежнев» романының авторы, танылган язучы Шамил Идиатуллин, Чаллы театрының сәнгать җитәкчесе Олег Кинҗәгулов, инсценировканы татарчага тәрҗемә иткән Гүзәл Әхмәтгәрәева, сценограф Ләйсән Хөсәинова, актерлар — Винер Фәйзуллин, Илфат Әскәров, Марсель Мөсәвиров.

Ягъни, бер театрдан ике әсәр. 71 яшьлек Фаил Ибраһимов — Чаллы театрының нигезендә торган шәхес. Театрның бүгенге уңышларын күрәбез икән, аның тамырларында Фаил ага һәм аның командасының хыяллары ята. «Абага алмасы ачы була» спектаклен сайлаучылар — театрның үткәнен, традицияләрен хөрмәт итүчеләр. Олег Кинҗәгулов та, традицияләргә хөрмәт йөзеннән, шушы спектакльнең тәкъдим ителүен хуплагандыр. Гәрчә әсәрнең премиягә куелышында мин, әйткәнемчә, нигезләмәгә каршы килү күрәм. Әмма Чаллы театры традицияләрне хөрмәт иткән хәлдә бүгенге көн белән яши. Яшьләр форумы формалаштырганча, яшьләр өчен актуаль проблемаларга һәм Россиянең заманча прозасына мөрәҗәгать итеп республиканың милли театр сәнгате үсешенә өлеш кертә. Бу Тукай премиясе нигезләмәсендә язылган «яңалыгы һәм оригинальлеге белән аерылып торган, үзенчәлекле автор стиленә ия булган» әсәр булып, өстенрәк түгелме? Спектакль яшьләр проблемаларын күтәрә. Режиссура ягыннан ул заманча. Спектакльнең зур бер өстенлеге — ул «шәһәр татар телендә». Гадәттә театрларның заманча татар теле «ярым-йорты тел»гә кайтып кала иде. Бу җәһәттән «Шәһәр.Нокта. Брежнев» — чын мәгънәсендә татар дөньясына яңалык алып килүче әсәр һәм аны тәрҗемә иткән Гүзәл Әхмәтгәрәева бу премиягә тәгаен лаек.

Спектакльдәге (романда да әлбәттә) вакыйгалар туксанынчы елларда бара. Без Илфат Әскәров героеның өйгә «импортный кер машинасы» алып кайтуын күрәбез. Шамил романны язганда һәм Олег аны куйганда болар туксанынчы еллардагы дефицитны искә төшергән көлке мизгел булса, бүген без бу теманың көннән-көн кызганыч дәрәҗәдә актуальләшә баруын күрәбез.

Әлмәт театрының «Кибет» спектакле — Мәдинә Гайнуллина, Диләрә Ибәтуллина, Алина Мустаева, Эдуард Шахов.

Пьеса авторы рус телле казах егете Олжас Жанайдаров, Мәскәүдә яши.

«Кибет» — «Кече формалы иң яхшы спектакль», «Иң яхшы режиссер эше», «Иң яхшы драматург эше», «Иң яхшы хатын-кыз роле» номинацияләрендә «Алтын битлек» театр премиясенә номинант булган спектакль. «Золотая Маска в Новосибирске», «Золотая Маска в Воронеже программаларында катнашкан, Россиянең Кече шәһәрләре фестиваленең гран-при иясе. «АртОкраина» (Санкт-Петербург), High Fest (Ереван), «Диалоги» (Мәскәү) фестивальләрендә катнашкан. Диләрә Ибәтуллина «Тантана» театр премиясенең «Дебют» номинациясе лауреаты.

Әлмәт театрының бу спектакле үзенең дәрәҗәләре белән дә теләсә кайсы спектакльне узып китә ала. Бу Татарстандагы бөтен татар театрларының репертуарын бергә җыеп карасак, соңгы еллардагы иң танылган татар спектакледер, мөгаен. Башкортстаннан килгән татар егетенең рус телле казах егете пьесасы буенча татар театрында куелган спектакле Россиядә һәм аннан читтә дә татарча уйнала. Спектакль бүгенге көндәге колбиләүчелек проблемасын күтәрә.

«Әлиф» берләшмәсе «Әллүки», «Дәрдемәнд», «ОТУКАН», «hava», «sak-sok», «Әлиф» спектакльләре өчен — Туфан Имаметдинов, Нурбәк Батулла, Эльмир Низамов, Марсель Нуриев.

«Әлиф» берләшмәсенең бу премиягә икенче омтылышы. «Әлиф» — чын мәгънәсендә яңа милли театр иде. «Әлиф» Тукай премиясенең нигезләмәсенә һәм бар булмышына туры килә торган әсәр иде. Әмма ул елны — 2019 елда -комиссия аның конкурентына — Камал театры артистлары төркеменә — Люция Бикчәнтәева (Хәмитова), Радик Бариев, Искәндәр Хәйруллинга өстенлек бирде.

Формулировкасы болай иде: «Камал театры артистлары төркеме: Бикчәнтәева (Хәмитова) Люция Миңнеәхмәт кызы, Бариев Радик Зөфәр улы, Хәйруллин Искәндәр Илдар улы. Татар сәнгате үсешенә керткән өлеше һәм татар театры үсешендә зур роль уйнаган „Гөлҗамал“, „Җирән чичән белән Карачәч сылу“, „Кара чикмән“, „Три сестры“, „Дон Жуан“ спектакльләрендә сәхнә образларын тудырган өчен». Ягъни, театр бу премияне элеккеге казанышлары өчен алды һәм туктап калды… кебек тоела…

Шәхсән мин Туфан Имаметдиновны үзе баш режиссер итеп куелган Тинчурин театрында яңа спектакль куеп алырга тиеш дип саныйм. Ә бергә аласылары килә икән, алсыннар соң, мин каршы түгел.

Мәгълүмат өчен: Нурбәк Батулла һәм аның юлдашларының Тукай премиясен ала алмау темасын үзенең «Генетически не так» диплом фильмында Илшат Сәетов та күтәрде. Тагын бер кат премияне ала алмасалар, Илшат Сәетов кабат алмау тарихы турында тагын бер фильм төшерәчәкме?

Сынлы һәм гамәли сәнгать & музыка & бию & фото & кино

Анатолий Егоров — «Над Казанью луна» гобеленнар циклы өчен. Премиягә Татарстан рәссамнар берлеге һәм Россия рәссамнар берлегенең Татарстан бүлеге тәкъдим иткән. Рәссам, декоратив-гамәли сәнгать остасы, Бакый Урманче исемендәге премия лауреаты Анатолий Егоров 1948 елда Казанда туган. Казан һәм Зөя шәһәре турындагы гобеленнары, аеруча Фешин картиналары нигезендә тукылган гобелены белән билгеле.

Татарстанда гобеленнар ясау буенча дүрт кенә оста бар, ди.

Кадим Җәмитов — татар шәхесләренә скульптур портретлар өчен. Скульптор Мәскәүдә яши. 77 яшь. Беренче чиратта ул Казандагы «Хөррият» монументы авторы. Әлеге монумент республиканың яңа тарихы символы. Муса Җәлилнең Оренбургтагы һәйкәле, Оренбург театрында Ильясбек Ашказарский һәйкәле, Кютахиядә Атөтөрек һәйкәле — аның эше.

Кыскасы, тагын бер вакытында танылып, аласы бүләген алмаган шәхес.

Түбән Камадагы архитектура проектлары өчен Фирдәвес Хановның беренче генә тәкъдим ителүе түгел.

Илһам Байтирәкне «Весенний Кырлай», «В ожидании утра», «Тулпар», «Зилант» симфоник әсәрләре өчен ТР Композиторлар берлеге тәкъдим итә. 54 яшь. Википедиядә «Илһам Байтирәкнең ерак бабасы (әтисе Илгизнең бабасы) Әхмәтсафа Уральск мәдрәсәсендә Габдулла Тукай белән бергә укыган. Тукай аңа багышлап шаян шигырь дә язган», дигән мәгълүмат таптым. Башка мәгълүматым юк.

Риф Гатауллин музыкаль җыентыклары өчен «Сәләт» оешмасы тарафыннан тәкъдим ителә. Композиторга 72 яшь. «Барлау» һәвәскәр композиторлар берлеге иҗтимагый оешмасы рәисе, 300дән артык җыр авторы. Халык аның Фәннур Сафин шигырьләренә язылган «Ялгыз көймә», «Кал моңнарым булып», «Хушлашырга ашыкма», «Бир кулыңны», Мөдәррис Әгъләм шигыренә язылган «Серле йөрәк» җырларын хәтерлидер.

Сынлы сәнгать һәм музыка сәнгате безгә шундый шәхесләрне тәкъдим итә.

Татарстан җыр һәм бию ансамбле үзенең 55 еллык балетмейстеры Раилә Гарипованы татар милли хореографиясен пропагандалаган өчен дәүләт бүләгенә тәкъдим итә. Моннан берничә ел элек Раилә ханым «Созвездие-Йолдызлык» төркеме белән тәкъдим ителеп караган иде, әмма продюсерлы проектларны тәкъдим итүчеләр артып киткәч, бу тәртипкә нокта куелды. Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры директоры Рәүфәл Мөхәммәтҗанов алып өлгерде, «Созвездие-Йолдызлык» белән Ваһапов фонды җитешә алмый калды. Команда белән алу идеясе барып чыкмагач Раилә Гарипова үзе генә көрәшкә чыгарга уйлаган.

Әйе, Раилә Гарипова — Җыр һәм бию ансамбле тарихындагы легендар шәхесләрнең берсе. Уңышлар! 

ТР Фотографлар берлеге милли фото сәнгатенә керткән өлеше өчен Рифхәт Якуповны тәкъдим итә. Тукай премиясе тарихында бу беренче шундый кандидат. Белүемчә, эш урыны — Камал театрында. Фотографка 78 яшь.

Елена Алексеева «Казань. Кинематограф. Из века в век (1897–2014 гг. г.) монографиясе өчен Казан мәдәният институты тарафыннан тәкъдим ителә. Инде берничә тапкыр тәкъдим ителүе. Дөрес, белгечләр аны фундаменталь хезмәт дип бәяләми. Милли кино булдыру мәсьәләсендә әле һаман да өлгереп җитмәгән республикада дәүләт премиясен кинематография буенча тикшеренүләргә бирү көлке дә кебек инде бер карасаң…

Фаяз Хуҗин шәхесенә кем каршы килә ала?

Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгы билгеләп үтелгән елны Болгар музей-тыюлыгының танылган тарихчы, Фән һәм техника өлкәсендә дәүләт премиясе лауреаты Фаяз Хуҗинны тарихи-мәдәни мирасны популярлаштырган фәнни хезмәтләре өчен Тукай исемендәге дәүләт бүләгенә тәкъдим итүе — бөтен комиссияне һәм экспертларны телсез калып кул күтәртә торган адым. «Исследования по булгаро-татарской археологии» китабыннан башлап фәнни китаплары исемлеге саллы. Фаяз абый ике телдә камил яза һәм аралаша ала торган сирәк галимнәрнең берсе. Тарихка ул Казанның меңьеллыгын исбатлаган галим булып та кереп калды. Галимгә 70 яшь. Кыскасы, Фаяз абый Хуҗин — вакытын туры китереп төз ата торган мәргән, ул «тисә тиенгә, тимәсә ботак тишегенә», дип йөрүчеләрдән түгел. Ул бер ата һәм берәгәйле итеп ата: димәк, бер лауреат — ул!

Нәтиҗә

Дәүләт премиясе — хәзерге иҗатны бәяләү түгел, онытылып беткән элекке казанышлар өчен «бурычны» түләүгә әйләнеп калды.

Инде кабатлап әйтсәк — язучыларыбызның иң «яңа» китаплары алты ел элек чыккан, Марат Кәбировның премиягә бирелгән китабын инде хәзер сатып алып та булмый.

Ни кызганыч, күпме генә яшьләр дип сөйләнсәк тә, дәүләт премиясе бурычлар түләү булып кала бирә. Кайчандыр ниндидер казанышы булып та, ул вакытта «Сыерлар су эчкәндә бозаулар боз ялый» дигәндәй, дәшәргә уңайсызланып торганнар «кичәге» премияне бүген сорый. Андый картаеп киткәннәр елдан ел арта бара. Ул арада бүген казанышлары булганнар картая тора. Әмма берни эшләп тә булмый: кем өлгерә — шул өлгерә! 

Фараз: кемгә биреләчәк?

Минем фаразлар буенча нәтиҗә шундый: бер премия Фаяз Хуҗинга бирелер кебек, икенчесе Флера Гыйззәтуллинага — бурыч диләр бит (яки/һәм Ләбиб Леронга), өченчесен… премиянең берсен генә булса да заманча әсәрләр белән эшли торган заманча театрга бирсәк, әйбәт булыр иде.

Минем тәкъдим

Тукай премиясе Нигезләмәсендә бер җитешсезлек бар. Соңгы срок билгеләнгән (алдагы елның 15 феврале), ә алдагы срогы юк. Ягъни әсәрнең кайчан язылганы һәм халыкка тәкъдим ителгәне төгәл сроклар белән билгеләнмәгән.Димәк, без киләсе елга «Кыйссаи Йосыф» әсәре өчен Кол Галине дә тәкъдим итә алабыз. Посмертно. Шул исәптән Тукайның үзен дә.

Минем тәкъдим — Тукай премиясенә тәкъдим ителгән әсәрләрнең конкрет срогы булса, бу «бурыч түләүгә» кайтып калмас иде. Әйтик, соңгы биш ел.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100