Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Тукай паркында сүгенә торган "Шүрәле" өчен кемгә эләкте?

Эшлекле дүшәмбе барышында шәһәр мэры халыктан гафу үтенде.

news_top_970_100
Тукай паркында сүгенә торган "Шүрәле" өчен кемгә эләкте?

Түбән Камадагы Г. Тукай исемендәге ял паркында «Шүрәле» әкиятен сүгенү сүзләре кушып үзгәртеп яздырганнар. Ачыктан-ачык сүгенү сүзләре белән сөйләнә торган аудиоверсия 34 минут дәвам иткән. Бу хәл ике көн дәвамында кабатланган. Паркта ял итүче балалар, олылар бу шигырьне тыңларга мәҗбүр булган. Бу турыда НТР24 каналы хәбәр итте.

Парк хезмәткәрләре бу хәлгә игътибар итмәгән. Алар музыка өчен җаваплы кеше булуын гына әйткән.

Социаль челтәрләрдә шәһәр халкының шул турыдагы ачулы язмалары чыккан. Халык телевидениега да мөрәҗәгать иткән.

Түбән Кама прокуратурасы Г.Тукай исемендәге паркта оятсыз сүзләр булган шигырьне трансляцияләү факты буенча тикшерү алып бара, дип хәбәр иткән идек.

Бүген билгеле булганча, моның өчен парк администраторын һәм тавыш операторын эштән куганнар. Бу турыда эшлекле дүшәмбе вакытында шәһәр мэры Айдар Метшин әйткән.

«Бу коточкыч очрак. Мин бүген шәһәребез халкы алдында гафу үтенәм. Бу хәл бернинди дә аклану белән аңлатыла алмый», — дип әйткән мэр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100