Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Түбән Каманың "Шүрәле" паркында ял итүчеләргә "Шүрәле"нең оятсыз версиясен тыңлатучыларны полиция эзли

Түбән Кама прокуратурасы Г.Тукай исемендәге паркта оятсыз сүзләр булган шигырьне трансляцияләү факты буенча тикшерү алып бара.

news_top_970_100
Түбән Каманың "Шүрәле" паркында ял итүчеләргә "Шүрәле"нең оятсыз версиясен тыңлатучыларны полиция эзли

NTR-24.RU сайты язуынча, балаларның сәламәтлегенә һәм үсешенә зыян салган мәгълүмат тарату факты буенча тикшерү бара. Гаеплеләр җинаять җаваплылыгына да тартылырга мөмкин. 

Парктагы динамиклардан "Яңача Шүрәле" дип аталган аудиоролик трансляцияләнгән. Интернетта берничә ел элек таралган бу шигырьнең чын "Шүрәле"гә катнашы юк. Профессиональ студиядә яздырылган "Яңача Шүрәле" ролигының авторлары да билгесез. Ул рус һәм татар оятсыз сүзләре катнаштырылып язылган шигырь-бәяннан гыйбарәт.

Түбән Каманың мәдәният идарәсе җитәкчесе Гүзәл Мөбәрәкшина плейлистка "Яңача Шүрәле"нең ничек килеп эләгүен белмәвен әйткән. Шәһәр мэры Айдар Метшин бу тикшерүне шәхсән үз контроленә алган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100