Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Тукай биографиясендәге ак таплар: басылмаган шигырьләре, яшәгән урыннары, көнкүреше

Габдулла Тукай — татар халкының бөек шагыйре. Бөек шагыйрьнең биографиясе дә, иҗаты да «чәйнәлгән», ике гасыр дәвамында күптомлы китаплар басылган, инде өйрәнерлек әйбере дә калмагандыр дип уйлавым хата булган. Габдулла Тукай әдәби музей мөдире Гүзәл Төхвәтова өйрәнелмәгән мәсьәләләр турында сөйләде.

news_top_970_100
Тукай биографиясендәге ак таплар: басылмаган шигырьләре, яшәгән урыннары, көнкүреше
Рамил Гали, Владимир Васильев

Ни өчен Тукай бөек шәхескә әверелгән?

— XX йөз башын өйрәнеп, диссертация яклаган булсам да, музейда эшли башлагач мин Тукайны башкача ачтым, — дип сөйли башлады Гүзәл Төхвәтова. — Музейда без, экспонатларны өйрәнеп, фәнни эш алып барабыз һәм шул ук вакытта фән өйрәнгән һәм төрле чыганаклардан (истәлекләр, архив материаллары, музей фондлары һ.б.) тупланган мәгълүматларны төрле катлам тамашачыларына тәкъдим итәбез. Алар төрле илдән килгән, төрле яшьтәге кеше була ала.

Музейдагы люстраның Тукай белән нинди катнашы барлыгы турында да сорау биргәннәре бар. «Ни өчен Тукай татар әдәбиятында бөек шәхескә әверелгән?» — дигән сорау күп бирелә. Моны һәркем үзенчә аңлата ала. Тукайның рәсеме шәмнәрдә, сабыннарда, конфет тышлыкларында чыккан. Музей фондларында, мәсәлән, фантиклары саклана.

Пушкин белән чагыштырып караганда, Тукай хәзерге татар әдәби телен оештыручыларның берсе дип әйтә алабыз. Гарәп-фарсы алынмаларын азрак кулланып, халык аңлый торган телдә язган ул. Икенчедән, ул актуаль темаларга фольклорга нигезләнеп иҗат иткән.

Әле хәзер яңалыкка омтылабыз, диләр. Мәдәни мәйданда булган материалны алып куябыз да, бөтенләй яңа әйбер генә калдырабыз, имеш. Тукай алай итмәгән. Ул элекке байлык, табышларга, үзенчәлекләргә таянган һәм шуны, башка халыклардан да үрнәк алып, үстерә барган.

Музейда эшли генә башлаган вакытымда олы яшьтәге бер абый килеп: «Тукай минем әбине яраткан», — дип әйтте, шул бер дә күңелдән чыкмый. «Тукай иҗатында яңа табыш!» — дип сөенеп куйдым мин шулчак. Бу тарих турында күбрәк сораша, белешә торгач, очы чыкты: әбинең сандыгында Тукайның фотографиясе сакланган икән. Ә ул вакытта Тукайның фотографияләре халык арасында бик күп таралган булган. Тукайның халыкка мәхәббәтен һәр кеше үзенчә кабул иткән: аның язган шигырен һәркем үзенә атап язган дип уйлагандыр һ.б.

…Тукай үлгәннән соң аны күмү олылауның башлангыч күренешләренең берсе була. Күмәргә меңләгән кеше җыелган. Ул көнне заводлар, фабрикалар өлешчә генә эшләгән, мәктәп-мәдрәсәләрдә укулар булмаган. Дога укып озату өчен махсус рәвештә мөнбәр төзегәннәр. Йөзенә маска салганнар. Ул мөселман кешесенә ясалган, үлгәннән соң алынган беренче битлек булып санала. Бу билгеләр Тукайның шул чорда ук символга әйләнүе турында сөйли.

Габдулла Тукай биографиясендәге өйрәнелмәгән фактлар

Табышлар белән бергә Тукай тормышында өйрәнелмәгән яклар да бар, — дип дәвам итте музей мөдире. — Мәсәлән, Тукаев фамилиясе. Фәнни хезмәтләрне карасак, берсендә дә ул турыда төгәл мәгълүмат юк. Шәҗәрәсенә килгәндә, ул шактый төзелгән, ләкин анда да сораулар бар.

Тукай солдат булып хезмәт итәргә каралырга чакырылган булган. Ләкин ул документлар табылмаган. Кайсы шигырьләренә арест салынганы, кайсы китабын чыгаруга тоткарлыклар булганы билгеле булса да, жандармериянең Тукайга карашы темасы тирән өйрәнелмәгән. Аны күмгән вакытта агентның язып барган документлары да аерым тема буларак өйрәнүгә мохтаҗ.

Тукайның сәяхәтләре темасы кызыклы, бу юнәлештә аерым хезмәтләр бар, әмма әле шактый сораулар ачык кала.

Тукай Уральскида (Җаекта) наборщик булып эшләгән «Уральский дневник» һәм «Уралец» газеталары да игътибарга лаек. Газета тупланмаларының иң тулы варианты Санкт-Петербургтагы китапханәдә саклана.

Җаек һәм Казан чорларында Тукай йолдызлыгын да күз алдында тотабыз. Тукай белән төрле язучы, журналистлар аралашкан. Алар газетада да эшләгән, мөгаллимлек тә иткән. Аларны бергә өйрәнү мөһим.

Тукайның паспорты. «Казан» журналында Тукайның соңгы көннәре турында мәкалә чыккан иде. Анда аның паспорты булуы да телгә алына.

Клячкин хастаханәсенә урнашканда Тукай туберкулез белән авырый. Уйлап карасак, хастаханәгә йогышлы авыруларны алырга ярамаган. Ләкин аны керткәннәр. Ә паспортны, шул чордагы кагыйдәләр буенча, полиция участогына бирергә тиеш булалар. 1918 елларда полиция участогында янгын чыга. Тукайның паспорты да шунда янган булырга мөмкин дигән фараз бар. Мин бу сүзләрнең дөрес булу-булмавына фәнни яктан бәя бирә алмыйм.

Гомумән, истәлекләргә дә бик сак якын килергә кирәк. Төрле субъектив яклары булырга мөмкин. Әгәр шунда булган вакыйгалар башка җирдә берничек тә кисешми икән, без аны фәнни яктан дөрес дип берничек тә әйтә алмыйбыз. Алар башка материаллар белән дә расланырга тиеш. Шул очракта гына аны дөрес дип бәян итә алабыз.

Тукай Казанда кайсы биналарда яшәгән?

Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында Г.Тукай хронологиясенә бәйле материаллар китабы басылган. Шунда «Казанда Тукай урыннары» дигән темага мәкалә әзерләгәндә Гүзәл Төхвәтова яңа мәгълүматлар туплануы турында әйтеп үтте:

— Тукай белән бәйле биналарның тарихы йөрәкне әрнетә: берсе сүтелгән, икенчесе юк ителгән…

Ул яшәгән биналарның барысы да Иске Татар бистәсе белән генә чикләнә дигән фикер бар. Әмма, мәсәлән, «Уральское подворье» кунакханәсе бинасы хәзерге Профсоюз һәм Пушкин урамнары кисешкән чатта урнашкан булган. Шунда Тукай берничә атна яшәп алган. Аның дусты һәм хезмәттәше Вафа Бәхтияров истәлекләрендә кайсы тәрәзә икәне күрсәтелгән. Совет чорында яшәгән кешеләр аны «Балык кибете» буларак белә.

Тукай кечкенә чагында беренче тапкыр Казанга килгәч, үги әти-әнисе белән торган йорт да юк. Тукай «Печән базары…» әсәрен укыган Яшь тамашачылар театры (ТЮЗ) бинасы, соңгы көннәре узган Клячкин хастаханәсе бинасы (хәзер Сәламәтлек саклау министрлыгы) сакланган.

«Свет» кунакханәсенең кайда урнашканын әлегә таба алмадык. Билгеле булганча, Тукай «Болгар» номерлары кунакханәсендә яшәгәннән соң, (Тукай үзенең бүлмәсен салкын дип искә ала), дуслары аны «Свет» кунакханәсенә күчерә. Тукай истәлекләрендә: «Монда якты, җылы. Ләкин монда башка бәла: тычканнар бар. Мин төне буе мәче булып мияулап утырдым», — дип яза. Кунакханә Чернышевский урамында булган, ләкин төгәл кайсы бинада икәнен белмибез.

Бүгенге көндә күпмедер дәрәҗәдә «Амур» кунакханәсе (Мәскәү урамы, 70 йорт) бинасы сакланып калган. Бина буш тора дип беләм.

«Әл-ислах» газетасы редакциясе (хәзер Тукай урамы) урнашкан бина юк, ул безнең музей каршында урнашкан булган. Тукайның тәрәзәдән карап торулары, ишегалдында кузна уйнаулары истәлекләрдә сакланган.

1907 елда Тукай Казанга кайтканнан соң «Китап» ширкәте/кибетендә эшли башлый. Бина төрле кунакханәләрдә урын ала, Тукай шунда кунып, шунда яши. Ул ширкәт турында да мәгълүмат аз.

Аннан кала, Габдулла Тукай пәрәмәчләр сатып алырга кергән төрле бина, чәчтарашханә, Хөсәен Ямашев йортында прокломацияләр чыгаруы, «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә төрле кичәләрдә катнашуы турында да аз билгеле.

«Болгар» номерлары бинасы фаҗигасе: «Яңа бинада Тукайның рухы калмады»

— 1866 елда төзелгән «Болгар» номерлары кунакханәсе сүтелгәндә мин әле музейда эшләми идем. Минем өчен ул тетрәндергеч вакыйга булды, — дип ачынып әйтте Гүзәл ханым. — «Амур» кунакханәсе бинасының хәзерге хуҗалары безгә бинаның кирпечен дә биреп калдырмады (экспозициядә күрсәтү өчен сорала), «Болгар» номерларыннан кулга тотып алырлык бернинди әйбер дә калмады, кызганыч.

Татарстанның Милли музеенда «Болгар» номерларындагы 40нчы бүлмәнең бөтен төсләре, обойлары һ.б. язылган документ саклана. Төрле елларда чыккан фәнни хезмәтләр, истәлекләрне карасак, бүлмә төрлечә тасвирлана. Кемнәрдер аны Мәскәү урамы ягыннан икенче тәрәзә, өченче тәрәзә, кемдер Кабан күленә караган тәрәзә иде дип искә ала.

Моның объектив аңлатмасы да бар. Истәлекләрнең төрлесе төрле елда язылган. Тукай үлеменнән соң 30-40 ел үткәч тә язылган истәлекләр бар. Бөтен нечкәлекләр дә кеше хәтерендә сакланып калган дип әйтә алмыйбыз.

Яңадан шуңа охшатып төзелгән бинаның беренче катында Тукай яшәгән «40нчы номер”лы бүлмә экспозиция буларак ясалды. Ул Татарстанда тәүлек буенча эшли торган беренче витрина-күргәзмә. Тукай белән бәйле материаллар тупланган бүлмә булса да, анда Тукайның рухы сакланмады

Тукай кунакханәнең ишек янына чыгып, юлдагы хәрәкәтләрне карарга яраткан дигән истәлекләр бар. Шәрык клубының беренче спектакльләре дә «Болгар» номерларында була. Озак дәвам итеп булыр иде, әмма бу бина инде юк.

«Йөз елдан соң да Тукайның шигырьләре килеп чыгарга мөмкин»

Тукай шигырьләренең күбесе беренче тапкыр газета һәм журналларда басылган. Шагыйрь күп төрле тәхәллүсләр кулланганын искәртик. Аларны галим Зөфәр Рәмиев тирән өйрәнде. Бөтен тәхәллүс тә бүгенге көндә ачыкланып бетте дип әйтеп булмый, чөнки алда әйтелгәнчә, газета-журналларның бөтен саннары табылмаган.

Аннан соң, бик күп газета-журналларыбыз гарәп графикасында язылган. Аны укый алучылар саны көннән-көн азая бара. Кайбер газеталарның саны Казан фондларында да сакланмаган. Шуңа күрә барысы да алда: йөз елдан соң да Тукайның шигырьләре килеп чыгарга мөмкин.

Тукай белән бәйле кулъязмалар алга таба да табылыр дигән өметем бар. Алар шәхси архивларда да саклана дип уйлыйм.

Кулъязма дигәндә аерым бер шигырьнең генә текстын күзалламыйбыз. Мәсәлән, Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында сакланган бер кулъязма «Будильник» журналының бер битенә язылган. Милли музей фондларында китапларда, фотография артларында язылган ядкярләр бар.

Мәсәлән, Баку архивында «Әл-ислах» газетасыннан язылган рәсми хат очрады. Хатка Фатих Әмирхан, Вафа Бәхтияров кул куйган. «Без Төпчебашов турында материаллар туплыйбыз, сез безгә материаллар җибәрә алмыйсызмы? „Әл-ислах“ газетасына бастырыйк әле?» — дигән эчтәлектәге хат ул.

Озак елларга сузылган сорауларның ниндидер нәтиҗәсе булсын өчен Тукай музее составында Тукай үзәге булуын теләр идем.

Бүгенге көндә музейда өч фәнни хезмәткәр эшли, алар музей эшчәнлегенең төрле тарафларында хезмәт куя. Тукай һәм аның чордашлары тормышын, иҗатын өйрәнеп мәкаләләр яза, конференциядә катнаша, экскурсия уздыра, Шүрәле яки башка персонаж булып киенеп, балалар уйната. Тулысынча фәнни эшкә бирелергә, әлбәттә, махсус вакыт юк. Шулай да, фәнни эш шактый яхшы алып барыла дип саныйм. Лена Тябина, Р.В. Нәгыймуллина, Ләйсән Медведева шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты, чордашлары белән бәйле экспонатларны өйрәнә. Фәнни тикшеренү нәтиҗәләре Тукай әдәби музееның яңа экспозициясен әзерләгәндә файдаланылды, күргәзмәләр, фәнни җыентыкларда мәкаләләр, конференцияләрдә чыгышлар буларак тәкъдим ителә.

Тукай иҗатын, тормышын өйрәнгәндә бик күп мәсьәләләргә ачыклык кертергә кирәк. Архивның, музейның, фәнни оешмаларның бердәмлеге уңышлы нәтиҗәләр бирә. Әлбәттә, төрле елларда фән эшлеклеләренә Тукай булган урыннарга төрле командировкалар оештырылган. Ләкин монда махсус шул тема белән генә шөгыльләнүче кирәк. Аерым төркем булдырып кына нәтиҗәгә ирешеп була.

Тукай турында мәгълүматлар Оренбург, Самара, Саратов, Санкт-Петербург архивларында да бар. Өйрәнәсе эшләр әле күп.

Пушкинчылар буа буарлык, тукайчылар аз

Интернетта Пушкинны өйрәнүчеләрне эзләсәң, тулы бер исемлек килеп чыга. Бер карасаң, бездә дә шундый ук тукайчылар исемлеге булырга тиеш кебек… Әмма тукайчылар дигән аерым төзелгән исемлек юк. Гүзәл Төхвәтова тукайчылар турында аңлатма бирде.

— Тукай тормышы һәм иҗаты турында ул үзе исән вакытта ук беренче мәкаләләр басыла башлый. 1914 елда «Габдулла Тукай мәҗмугаи асаре”ндә чыккан Җамал Вәлиди әзерләнгән мәкаләдә шагыйрь иҗаты чорларга бүленә, төп үзенчәлекләре билгеләнә.

Тукай китаплары төрле телләргә тәрҗемә ителә. Хәтта Бөек Ватан сугышы елларында да шагыйрь китаплары нәшер ителә, сугыш кырларында укыла һәм, әлбәттә, фәнни өйрәнү дә туктап тормый. 60-70 нче елларда — М.Гайнуллин, Г.Халит, Р.Нәфыйгов, Х.Госман, И.Нуруллин, Ф.Башкуров, 80 нче еллардан М.Мәһдиев, Н.Юзиев, Н.Лаисов, Р. Гайнанов, Т. Галиуллин, Ф.Яхин тарафыннан Тукай фәне шактый ныгый.

Соңгы берничә дистә елда тукайчы-галим Зөфәр Рәмиев башкарган эшләрне аерым билгеләп үтәргә кирәктер: шагыйрьнең псевдонимнарын өйрәнү, энциклопедия, алты томлык төзү һ.б. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының текстология бүлеге фәнни хезмәткәрләре, Г. Тукай әдәби музее һәм Казан университеты галимнәрен атарга кирәк.

Шунысы аяныч: Тукайны өйрәнүчеләр арасында яшьләр юк. Аерым бер темалар алына, тәкъдим ителә. Музей белән бәйле дә диплом темаларын сайлаучылар бар. Ләкин, кызганыч, Тукай иҗатын өйрәнү яшьләрдә авырлык тудыра. Куркудыр бу.

Фәнни эшкә, диссертациягә ныклап керешәсең икән, беренче чиратта, Тукай иҗаты буенча өйрәнелгән барлык хезмәтләр белән танышып чыгарга кирәк. Ә бер гасыр дәвамында чыккан хезмәтләр күп, кабатланганнары да бар. Ләкин һәрберсендә фикер, яңалык табу кызык. Танышып чыкмыйча, эшне башлау мөмкин түгел.

Күренекле язучылар, галимнәрдән дә: «Мин үземдә Тукай иҗатына керергә көч тоймыйм», — дигәнне ишеттем. Тукай иҗатын өйрәнү, анализлау әзерлек сорый. Үзеңдә көч тою кирәк.

Кешеләрнең бу мәсьәләгә сак, ихтирам белән каравы, бер яктан, сокландыра. Икенче яктан, фәннең үсешен туктатып тора. Аспирантлар бу эшкә алына башлады дип беләм. Ләкин күпме генә күзәтсәм дә, музейга килеп, актив эшләгән берничә кешене генә беләм.

Тукай иҗатының фәнни өйрәнелеше үзгәрә бара. Соңгы елларда шагыйрь тормышы һәм иҗаты хронологиясенә материаллар туплау, аерым китапларын иҗат берәмлеге буларак өйрәнү, музей материаллары буенча яңа мәгълүматларны фәнни әйләнешкә кертү алга китте. Г. Тукай әдәби музееның яңа экспозициясе, алты томлык җыентык, хронологиягә материаллар (өч том), «Габдулла Тукай мәҗмугаи асаре”н нәшер итү шундыйлардан.

Тукай сөлгесе нинди булган һәм әсәрләренә иллюстрация ясаган автор кем?

— «Мәҗмугаи асаре»н кирилл графикасында басмага әзерләгәндә Тукайның иҗаты өйрәнелеп бетмәгән дигән фикер ныгый барды, — ди Гүзәл Төхвәтова. Гаҗәп, бер гасыр элек чыккан «халкына калдырырга теләгән әсәрләре» җыентыгы күпме вакыт узгач кына кирилл графикасында дөнья күрде.

— «Мәҗмугаи асаре”ндә Тукай кайбер шигырьләрен (шигырьләренең кайбер юлларын, сүзләрен) берничә тапкыр үзгәртә. Бәлкем, мөхәррир дә үз өлешен керткәндер. Моны берничек тә дәлилләп булмый, чыганакларыбыз юк.

Узган ел Габдулла Тукайның «Безнең гаилә» әсәренә ясалган иллюстрациясе авторы Зверев икәне билгеле булды. Кечкенә генә табыш кебек, ләкин Тукай иҗатын, иллюстрациянең тарихын өйрәнгәндә ул бик кызыклы. Ул балалар өчен хрестоматия дәреслегеннән Мария Чемберс-Билибинаның ясаган рәсеменә карап Тукай иҗатына иллюстрация ясый. Ул рәсемендә киемнәрне үзгәртә — татарча киемнәр ясый, тәрәзә төбенә гөлләр һәм уртага самавыр куя.

Бу самавыр рәсеме турында Тукай да яза: «Татарлар чәй эчәргә ярата дигәч тә, бабай кадәр самавыр утыртып куйдылар. Ләкин әсәрнең төп герое песи бит. Һич шуны аңлата алмадым!» — ди. Рәссам песине кечкенә генә итеп ясап куя.

Тукай музеенда яңа экспозициядә шагыйрьнең фотосурәте төшкән дәфтәр бар. Ул дәфтәр 1911 елда нәшер ителгән. Анда Тукайның «Эш» шигыре урын алган. Күпмедер үзгәрешләр кертелгән варианты тәкъдим ителә. Дәфтәр тышына Тукайга күрсәтмичә генә шигырьне үзгәртеп бастырып куймаганнардыр, әлбәттә.

Шул дәфтәрдә озак еллар югалган дип саналган, Фатих Әмирханның «Хәят» әсәренең икенче өлеше язылган. Димәк, ул дәфтәр Фатих Әмирханда кулланылышта булган. Дәфтәр безнең музейда тәкъдим ителә.

Яңа экспозициядә беренче тапкыр 2018 елда гына тамашачыларга Тукайның сөлгесен тәкъдим итә алдык. Бу музейның фәнни өйрәнелешен күрсәтәдер дип уйлыйм.

Без Тукай белән аралашкан шәхесләрнең ядкярләрен дә тәкъдим итәбез, Ф.Әмирхан, Ә. Хәсәни, З. Хәсәния, бертуган Шәрәфләр, Волжская, Г. Кариев һ.б. шәхси әйберләрен күрергә мөмкин.

 «Мәҗмугаи асаре»ндәге рәсемнәрне беренче татар фотографы төшерә

Музей мөдире Габдулла Тукай үзе исән вакытта ук «Тукай фәне» барлыкка килә башлаган дигән фикердә.

— Тукай вафат булганнан соң чыккан «Мәҗмугаи әсәрләр» китабы — шуның башлангыч чишмәсе. Тукай Клячкин хастаханәсендә ятканда ук бу китапны әзерли башлый. «Мин халкыма калдырырга теләгән шигырьләремне генә сайлыйм», — дип соңгы мәкаләсендә яза. Ләкин китап билгеле бер сәбәпләр аркасында Тукай үлгәннән соң гына нәшер ителә.

XX гасыр башы татар матбугатында: «Без Тукай турында тулырак материал җыеп, аның турында саллы китап бастырырга телибез. Кемдә нинди истәлек, документлар бар, фәлән адреска җибәрсәгез иде», — дигән игълан басыла. Шактый материал туплана һәм 1914 елда «Габдулла Тукай Мәҗмугаи асаре» басылып чыга.

Китапны әзерләгәндә нәшриятның табышларының берсе — фотолар. Оештыручылар фотограф яллап, аны Тукай белән бәйле авылларга, урыннарга чыгарып җибәрә. Ул беренче татар фотографы, каллиграф Кыйвам Зөлфәкаров була.

Зөлфәкаров Өчиле, Кушлавыч, Кырлай авылларында Тукай белән бәйле урыннарны төшерә. Шул фоторәсемнәр «Мәҗмугаи асар”гә керә.

XX гасыр дәвамында чыккан, Тукай белән бәйле альбомнарда да шул ук фотосурәтләр кулланыла. Ләкин күпчелек очракта ул фотоларның авторы язылмый. Сүз уңаеннан, фотографның исеме язылмаган бихисап материал югалып калган.

Җыентыкта иллюстрацияләр тарихы да кызыклы. Песи рәсемнәренең 13-14 төрле варианты тәкъдим ителә. Кайберләре Тукайның беренче басмаларыннан алып урнаштырылган. «Кәҗә белән сарык», «Шүрәле», «Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш» әсәрләренә махсус бу китап өчен иллюстрацияләр әзерләнә. Аларның төп вариантлары Татарстан Милли музее фондларында саклана.

Ул китапта шулай ук Җамал Вәлидинең Тукай турында беренче фәнни мәкаләсе басылып чыга. Анда ул беренче тапкыр Тукайның иҗатын чорларга бүлеп күрсәтә.

Быел дөнья күргән китапны (мәҗмуганың кириллицадагы беренче вариантын) басмага әзерләгәндә бөтен бизәкләрен дә саклап калырга омтылдык. Бер шигыре ике тапкыр басылган, аны да шул килеш калдырдык. Кереш өлешендә, мәсәлән, «һәр йортта булырга тиешле китап», дигән реклама текстлары да урын алган. Шунысын да әйтергә кирәк, реклама текстлары, Тукай китапларын бастыру, сату кебек мәсьәләләр аерым махсус хезмәт буларак өйрәнелмәгән.

«Тукай чорында чыккан китапларны безгә тапшырсыннар иде»

Шунысы аерым игътибарга лаек: Габдулла Тукай иҗатын Бөек Ватан сугышы елларында да өйрәнүдән туктамаганнар.

— 1943 елда Тукай әсәрләренең академик басмасы чыга. Авыр чорда да халыкның Тукайга мөрәҗәгать итүен күрә алабыз. 1943 елда чыккан шул томлыкларның берсен шагыйрь Мөхәммәт Садри үзе белән алып китә, сугыш кырларында үзе белән йөртә. Төрле илләр буйлап гизеп, китап Берлинга кадәр барып җитә. Китапның кызыл юлында Мөхәммәт Садри тирә-якта булган күренешләрне теркәп барган. Шул басманы кулыңа алгач ничек тетрәнмисең, ди?!

Шунысы куандыра: Тукай чорындагы газета-журналлар, китаплар табылып тора. Мәсәлән, без музейда Тукайның үзе исән вакытта чыккан китапларның барлык нөсхәләрен булдырырга омтылабыз. Аның «Сабит укырга өйрәнә» исемле басмасын Санкт-Петербург китапханәсеннән таптык. Безгә аның күчермәсен тәкъдим иттеләр, аны хәзер музейда күрергә мөмкин. Тагын бер хыялым: Уральскида чыккан газеталарның барлык саннарын музейга алдыру.

 Халыкта Тукай чорында чыккан борынгы китаплар бар икән, безгә китерсәләр, шат булыр идек. Алар Төркия, Бакуда һ.б. чыккан китаплар булырга мөмкин. Моннан тыш, күренекле шәхесләрнең өстәл китапларын (Тукай иҗаты) туплыйбыз. Галиәсгар Камал театры, Филармония артистлары музейга китаплар тапшырды. Алар да кыйммәтле ядкяр буларак тәкъдим ителә. Музейга килгән һәркем аларны күрә, укый ала.

Музейда эшли башлаган вакытта Австралиядән татарлар килгән иде. Без, әлбәттә, Тукай иҗатын яратабыз, өйрәнәбез. Әмма чит җирләрдә яшәүче татарларның Тукайга мөнәсәбәтен күрү бөтенләй башка төрле. Тукай алар өчен туган як билгесе. Алар Тукайны ата-аналары белән бер дәрәҗәдә күрә.

Алар куллары кылтырардай дәрәҗәгә килеп, елый-елый Тукайның шәхси ядкярләрен карап йөрде, күңелләре тулып, тәэсирләнде. Бу күренеш миңа Тукайны өйрәнергә яңа көч бирде.

«Туган тел һәм Тукай — аерылгысыз»

Һәр кеше Тукай иҗатыннан үзенә якын булган образ таба ала. Тукайның Уральскида иҗат ителгән «Шүрәле» әсәренең чыгуына да быел 115 ел тула. Шүрәлене куркыныч образ буларак та, ягымлы дип тә тәкъдим итүчеләр булган икән.

— Музейда «Йолдызлы экскурсия» проекты эшләп килә. Мәсәлән, берничә ел элек урман хуҗалыгы министры урынбасары экологик тема белән бәйләп, дәресләр уздырды. Анда Шүрәлене урман сакчысы итеп тәкъдим иттеләр. Эштә куркынычсызлык кагыйдәләрен саклау комитеты исә Шүрәлене бүрәнәне күтәргән вакытта куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәгәнгә бармагын кыстырып калдырган, дигән вариант тәкъдим итте.

Шүрәле әсәренең юбилеена күргәзмә әзерлибез. Ул күргәзмәдә дә төрле форматтагы Шүрәлеләрне күреп булачак.

Тукай әсәрләрендә иң күп телгә алынган яшелчә — бәрәңге. Ул бәрәңгене әрли дә, муллык билгесе, кайчак наданлык күрсәткече дип тә атый. Мөнәсәбәте төрлечә. Шуңа нисбәтле, көзен музейда «Бәрәңге фест» дигән бәйрәм оештырабыз.

Иң күренекле «Туган тел» шигыренең халык арасында таралуын карасак, ул шундый кызыклы тарихка ия. Башта ул балалар әсәре буларак тәкъдим ителә. Сугыш елларында «Туган тел» шигыре ватан, дошманны җиңү мотивлары белән бәйле була. 1990нчы елларда азатлык символы белән ассоциацияләнә. Музейда «Туган тел» лекциясен үткәрәбез. Анда музейны телне саклау урыны буларак та тәкъдим итәбез. Безгә килеп, татар телендә сөйләшергә мөмкин. Махсус музей дәресләрендә исә Тукайның балалар өчен язылган шигырьләрен балалар белән бергә сүтеп җыябыз: укыйбыз, фикер алышабыз, рәсем ясыйбыз, мультфильм карыйбыз…

Хәтерлим, музейда 2019 елда «Туган тел» шигыренә багышланган күргәзмә эшләгән идек. Бу әсәргә багышланган иллюстрацияләр сорадык. Без мөрәҗәгать иткән рәссамнарның һәммәсе диярлек Тукай белән бәйле эшләрен тәкъдим итте. Нәкъ менә шул шигырьгә иллюстрация кирәк булуын әйтеп карыйбыз, «Ә ничек аерасың инде аны», — диләр. Туган тел һәм Тукай — аерылгысыз. Сибгат Хәким әйткәндәй, без Тукай теле дип сөйләшәбез.

Тукай — бөтен төрки халыклар өчен дә маяк. Без төрки халыклар дип әйтәбез дә, ә бит 1914 елда ук Габдулла Тукайның «Пар ат» шигыре инглиз телендә тәрҗемә ителеп басылып чыга. Бу инде шул чорда ук Тукайның Европа халыкларына да тәэсирен ассызыклый.

Тукай иҗатының төрле халыклар әдәбияты белән бәйләнеше, тәэсире өйрәнелмәгән. Соңгы елларда бу өлкәдә Әзербайҗанда Тукай шигырьләре тәрҗемәләре һәм аны фәнни яктан өйрәнү алып барыла. Башка халыклар белән бәйләнештә дә бу мәсьәлә өйрәнүне сорый.

Татар халкында бөек шәхесләребез күп, ләкин аларның бөеклеген без күрсәтә белергә тиеш. Пандемия елында мине туристларның кимемәве сокландырды. Музейга гаилә, дуслар белән бергә җыелышып йөрделәр. Килгән кешеләр арасында күбесе яшьләр иде.



Галерея: Габдулла Тукай әдәби музее директоры Гүзәл Төхвәтова белән әңгәмәдән фоторепортаж
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100