Тукайның тәүге китапларын саклаучы Күгәрчен татары: «Хәзерге китаплар – куян шулпасы...»
Роберт Миңнуллинның сабакташы, Башкортстанның Күгәрчен районы Күгәрчен авылында гомер итүче Нигъмәтулла Ваһапов меңләгән борынгы татар басмалары җыйган. Алар арасында Тукайның беренче чыккан китаплары да бар. «Интертат» хәбәрчесе шундый уникаль кеше белән танышты.
Март азагында 2 язучы – «Мәдәни җомга» газетасы баш мөхәррире Вахит Имамов һәм «Безнең мирас» журналы баш мөхәррире Ләбиб Лерон белән Башкортстанга баргач, Күгәрчен районы Күгәрчен авылында уникаль тарихчы һәм борынгы китаплар коллекционеры Нигъмәтулла Ваһапов белән таныштык. Аның турында мәкалә язуны кичектереп йөрү җәй буе күңелемне тырнады.
Нигъмәтулла Ваһаповны «уникаль шәхес» дип юкка гына атамадым. Гомерен мәктәп укучыларына татар теле, әдәбияты, тарих укытуга багышлаган авыл укытучысының заманында зур галим булып китәргә бөтен мөмкинлеге булган. Роберт Миңнуллин белән бер төркемдә Казан дәүләт университетын тәмамлагач, аны аспирантурага чакырып, Күгәрченгә Казаннан ук килгәннәр. Бер яктан Миркасыйм Госманов шәкерте, икенче яктан, студент елларында күпсанлы тарихи экспедицияләргә йөреп, шактый белем һәм әдәби мирас туплаган өметле белгеч, остазлары өчен яхшы табылдык булган.
Нигъмәтулла Ваһапов, безгә күрсәтер өчен, кочак-кочак борынгы китап-журналларны идәнгә тезеп салды. Аның кадәр байлыкка Казанның теләсә кайсы тарихчысы яки филология галиме, хәтта Мирасханә хезмәткәрләре көнләшер иде. Андый аспирантны эзләп күрше Башкортстанга түгел, Җир чатына барырсың. Шиһабетдин Мәрҗани, Муса Бигиев, Риза Фәхретдин кебек галимнәрнең хезмәтләрен, Габдулла Тукайның исән чагында чыккан китапларын үз өеңдәге киштәдән теләгән вакытта оригиналда алып уку бәхете кемгә тәтегән? Нигъмәтулла Ваһапов шуларны буш вакытында рәхәтләнеп укый. Бәхетенә, иске татар телен университетта өйрәнеп калган.
Идәнгә тезеп куйган китаплар арасында Шиһабетдин Мәрҗанинең 1897 елда беренче басылган «Казан вә Болгар хәлләре турында сайланма әсәрләре», Камил Мотыгыйның 1911-1917 елларда чыккан китаплары, Риза Фәхретдиннең 1908 елгы «Асар»ы, Галимҗан Ибраһимовның беренче чыккан «Гыйшык корбаннары» әсәре, Габдрәшит Ибраһимовның 1906 елда Петербургта басылган китабы, Мәҗит Гафуриның 1914 елда басылган «Кызларга махсус милли шигырьләрем» җыентыгы, Йосыф Акчураның Галимҗан Баруди турында язган китабы (1907 ел), Галиәсгар Камалның 1907 елда басылган «Беренче театр»ы бар иде. Аннары кочак-кочак «Шура», «Ялт-Йолт» журналларының еллап теркәлгән подшивкалары чыкты.
Нигъмәтулла Ваһаповның Тукай иҗатына мәхәббәте аеруча көчле икән. Шагыйрь исән чагында һәм вафатыннан соң 1-2 эчендә басылган дистәләгән китабын да идәнгә тезеп салды. Алар арасында иң кыйммәтлеләре – Габдулла Тукайның 1907 елда беренче басылган шигырьләр җыентыгы, 1909 елда китап итеп басылган «Кисекбаш»ы, «Исемдә калганнар» әсәренең беренче басмасы бар.
Нигъмәтулла абыйга борынгы басмаларның бер өлеше бабасыннан калса, икенче өлешен студент елларында җыйган. Китап җыю «чире» аңа остазы Миркасыйм Госмановтан күчкән. Тукай китапларын кулга төшерү аеруча мәшәкатьле һәм, шул ук вакытта, кызыклы булган.
Университетка имтиханнарны Роберт Миңнуллин белән бергә ярышып биреп кердек. 1 урынга 11 кеше иде. Шулай итеп, без төркемдәшләр булдык, – дип искә ала Нигъмәтулла абый студент елларын. – Мин – төркемнең старостасы, Роберт Миңнуллин – комсоргы булдык. Хатыйп Миңнегулов безнең куратор иде. Ял көннәрендә төркемдәшләр белән концертлар куеп йөрдек. Мин конферансье идем.
Концертлардан кергән акчага Казанның Яңа бистәсендә яшәгән әби-бабайлардан Тукай китапларын, иске журналлар сатып алдым. Казан әбиләре бигрәк көйсез иде. «Миңа китап кирәк иде», – дип кенә аларга кереп булмый. Анда дога да укый, сөйләшә дә белергә кирәк. Бер әби икенче әбидә китаплар барын әйтсә, аңа ничегрәк якын киләсен сорашырга кирәк. Дипломат булмасаң, сирәк басмаларны акча белән генә кулга төшерә алмыйсың. Кайбер китапларны кат-кат барып, яртышар ел сорап йөрергә туры килде.
«Миндәге җыентык ярдәмендә татар әдәбиятында Габди билгеле булды»
1973 елда университетны тәмамлагач, Нигъмәтулла Ваһапов 1,5 ел Аксубай районының Иске Татар Адәмсуы авылында һәм ярты ел Арча районының Пошалым авылында татар теле, тарих фәннәре укыта. Тарихи эзләнүләрен ташламый, экспедицияләргә йөри. Аны берничә мәртәбә Казанга аспирантурага чакыралар. Өлкән яшьтәге атасы кинәт авырып китү сәбәпле, ул туган авылына кайтырга мәҗбүр була. Бер кайткач, шунда өйләнеп, мәктәпкә эшкә урнашып, төпләнеп кала. Гомер буе укытучы булып хезмәт куя. Методист дәрәҗәсенә ирешеп, Башкортстан укытучылары белән тәҗрибә уртаклаша. Озак еллар нәтиҗәле хезмәте өчен «Башкортстанның атказанган укытучысы» дигән мактаулы исем белән бүләкләнә. Хәзер аның 12 укучысы мәктәпләрдә татар теле укыта.
1975 елда Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институты (искәрмә: хәзерге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты) галиме Шакир абый Абилов аспирантурага кодалап, өйгә килде, – дип сөйли Нигъмәтулла абый Ваһапов. – Ул вакытта әти авырый иде. Мин 82 яшьлек әтине ташлап, Казанга чыгып китә алмадым.
Шакир абый минем китапларга кызыкты. Мин, үземә берәр нөсхәсен калдырып, Тукай китапларын биреп җибәрдем. Фән өчен кирәк дип, ул миннән XVIII гасырда иҗат иткән Габди атамалы шагыйрьнең шигырьләре язылган кулъязма җыентыкны һәм 1790 елда күчерелгән кулъязма «Шахнамә»не алып китте. XVIII гасырда епископ Лука (Конашевич) тарафыннан татарларны чукындыру бик көчле барган чорда, без, татар шагыйрьләре булмаган, дип уйлый идек. Шакир Абилов мин биргән җыентыкны эшкәртеп, китап итеп чыгаргач, татар әдәбиятында Габди билгеле булды. Ул хәтта дәреслекләргә керде.
Карак галим турында
Нигъмәтулла Ваһапов туплаган басмаларны сорап килүчеләр күп булган. Фән белән кызыксынучыларга ярдәм итү теләге һәм авыл кешеләренә хас беркатлылыгы аркасында, кайбер китапларыннан колак та каккан. Тормышында галимнәргә ышанычын какшаткан бер вакыйганы безгә дә сөйләде.
Моннан 40 еллар элек Уфадан бер татар галиме килде, – дип сөйли ул. – Моңа, кандидатлык диссертациясе яклар өчен, «Шура» журналыннан типтәрләр турында материал кирәк иде. Мин аңа «Шура»ның подшивкаларын бирдем дә үзем печәнгә киттем. Бу әти белән өйдә калды. 3 көнләп бездә яшәп, журналларны өйрәнергә һәм кирәкле материалны күчереп алырга ниятләгән иде. Печәннән кайтсам, бу кеше әтигә: «Үземә кирәкле мәгълүматны таба алмадым», – дип, рәхмәт әйтеп киткән. Кыш җиткәч, иркенләп «Шура»ларны укырга тотынган идем, кайбер битләренең төптән лезвие белән кисеп алынганын күрдем. Яхшылыкка менә ничек җавап кайтара кеше.
Тукай чорындагы басмаларның сыйфаты
Нигъмәтулла Ваһапов борынгы басмаларны сандыгында бикләп ятмый, ә мөмкинлек туган саен, күргәзмәләргә алып чыга, халыкка татарның бай мирасын күрсәтә.
1991 елда күргәзмәмне Казанга мәгариф хезмәткәрләре съездына алып баргач, миндә шулкадәр әйбер барлыгына аптырадылар. Шуннан соң Уфага да төрле күргәзмәләргә чакыра башладылар. Уфада күп еллар күргәзмә оештырдым. Газета-журналларны исәпләсәк, меңәр экспонат алып барган чакларым булды, – ди ул.
Нигъмәтулла абыйның яше бара. Ул быел 3 мартта 78 яшен тутырган. Бай мирас үзеннән соң кемгә калыр, дигән сорау туа. Бер кызы – филология фәннәре кандидаты, ә оныгы гарәп графикасын үзлегеннән өйрәнеп, иске татар теле белән кызыксына. Димәк, тарихчы мирасын бүләк итә алырдай дәвамчысын әзерләп калдырган.
1900нче елларда чыккан Тукай китапларын, журналларны актарып утырганда, кәгазьнең ефәк кебек шома, хәзерге журналларның тышлыгы кебек калын булуына игътибар иттем. Хәзер кәгазьне алай эшкәртә алалардырмы, белмим.
1917 елга кадәр чыккан басмаларның кәгазе бик сыйфатлы булган. Тукай чорындагы газеталар ефәк кебек, бөгәрләнми. 1917 елдан соң кәгазь начарлана башлый, ә 1921-1923 елларда иң начары кулланыла. Революция, гражданнар сугышы, аннан соңгы беренче еллар бу. Җитмәсә, 1921 елда Идел буе төбәкләрендә ачлык була, – ди Нигъмәтулла абый.
Тукай чорындагы газета-журналлар кәгазь сыйфаты белән генә түгел, эчтәлеге белән дә аерылып торган. Ул заман матбугаты илнең эчке сәясәтен дә, чит илләрдәге вазгыятьне даими яктыртып барган. Нигъмәтулла Ваһапов сүзләренчә, эчтәлекнең якынча 70-80 процентын сәяси темалар алып тора. Димәк, 110-120 еллар элек газета-журнал укыган татарлар бик укымышлы, алдынгы карашлы, дөньяны киң күзаллаучы кешеләр булган.
– Иске басмалар белән чагыштырганда, хәзерге китаплар – алар куян шулпасының шулпасы гына, – ди Нигъмәтулла Ваһапов. Хәзер шул заман матбугаты белән танышу мөмкинлеге булса, күпме файдалы гыйлем туплар идек, дигән уй йөгереп узды.
Күгәрчен тарихы турында
Нигъмәтулла Ваһаповның тарих фәненнән алган төпле белеме эзсез югалмаган. Ул 2014 елда «Күгәрчен тарихы» дигән саллы гына китабын бастырган. Һәвәскәр тарихчыларның авыл тарихы китапларын күп күрергә туры килде. Аларның күбесе я аерым нәсел тарихына барып төртелә, я колхоз тарихыннан ерак китә алмый иде.
Нигъмәтулла Ваһапов тарихны Идел буе Болгар дәүләте чорыннан алып, бүгенге көнгә кадәр эзлекле рәвештә алып барган. Авылның килеп чыгышы, аның тормышында булган вакыйгалар ил тарихы күзлегеннән аңлатыла.
Китапта, архив материалларыннан тыш, узган гасыр башында яшәгән кешеләрнең истәлекләре дә бирелә. Автор 1970 елларда 80-90 яшьлек авыл картларының сөйләгәннәрен яздырып алган булган. Алар, үз чиратында, ата-бабаларының сөйләгәннәрен дә телгә алган. Бу истәлекләр аеруча кызыклы. Башкортстандагы чын татар авылы – Күгәрчен тарихын киләсе язмаларда бирербез.