Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Шагыйрь турында сөйләшү: Тукай дөньяда танылганмы, Тукайны татарчага да тәрҗемә итәсе бар

Габдулла Тукай әдәби музеенда шагыйрә, эссеист, тәрҗемәче, Төркиядәге Эрджиэс университетының рус әдәбияты укытучысы Лилия Газизова (Жанти) катнашында «Габдулла Тукай, татар һәм төрки телле әдәбиятчылар әсәрләрен тәрҗемә итүнең актуаль проблемалары һәм перспективалары» дигән түгәрәк өстәл булды.

news_top_970_100
Шагыйрь турында сөйләшү: Тукай дөньяда танылганмы, Тукайны татарчага да тәрҗемә итәсе бар
Абдул Фархан

Хатыйп Миңнегулов әдәбият тарихында тәрҗемәнең әһәмияте турында

Түгәрәк өстәлне Габдулла Тукай музее мөдире Гүзәл Төхвәтова башлап җибәрде һәм кунакларга сүз бирде. Аңа бу түгәрәк өстәлне оештырганы өчен рәхмәт!

КФУ профессоры, әдәбият галиме Хатыйп Миңнегулов әдәбият тарихында тәрҗемәнең гаять зур урын алып торуын әйтте.

– Габдулла Тукай музее – татар халкы өчен изге җир. Монда уздырылган һәр чара – истәлекле. Габдулла Тукай музее хезмәткәрләре бик матур чаралар оештыра. Тамга өчен генә түгел, элекке матур традицияләрне хәзерге буынга тапшыру юнәлешендә, буыннар дәвамчанлыгын тәэмин итүдә игелекле эшләр башкара. Монда төрле чаралар уза. Чараларның шактые Тукай, татар әдәбияты, тарихы белән бәйләнешле.

Аралашуларның иң мөһим төре – тәрҗемә. Тәрҗемә аркылы башка халыкларның казанышларын үзләштергәннәр. Электән үк татар әдәбияты башка халыкларның әдәбияты белән багланышта булган. Безнең әдәбиятка Шәрык дөньясы йогынты ясаган. Шәрык дөньясы гарәп, фарсы, төрки халыкларын берләштергән.

Урта гасырларда мөселман Шәрык цивилизациясе дөньяның иң алдынгы үзәге булган. Әсәрләрнең төп нөсхәсен дә, тәрҗемәләрен дә укыганнар. Кол Гали, Котб, Сәйф Сараи, Мөхәммәдьяр, Габдерәхим Утыз Имәни һ.б. авторларның әсәрләрен мисал итеп китерергә мөмкин. Моннан 10 ел элек борынгы Рим әдәбиятын өйрәндем. Андагы казанышлар безнең әдәбиятка гарәп-фарсы мәдәниятләре аша кергән.

Үз чиратында, римлылар күп кенә казанышларны Көнчыгыштан алган. Европа әдәбияты Шәрыкның рухи-казанышлары тәэсирендә чәчәк аткан, үсеш кичергән. XIX гасырдан Европадагы казанышлар безгә Төркия аркылы керә. Төркиядә 1838 еллардан Тәнзимат чоры башлана, төрекләр Европага йөз тоткан: Европада укыганнар, аннан бик күп әсәрләрне тәрҗемә иткәннәр.

Татар зыялылары Төркиягә барып укыгач, Европа казанышларын төрекләр аркылы үзләштерә. «Габдулла Тукай әсәрләрне тәрҗемә иткәндә гадел рәвештә аларның кайсы автордан алуын күрсәтеп барган. Габдулла Тукай тормышыбызда зур урын ала. Тукайның иҗаты моңа кадәрге рухи казанышларны иҗади үзләштерү нәтиҗәсендә туган. Габдулла Тукайның үз әсәрләре дә күп телләргә тәрҗемә ителгән. «Үзбәкстан, Төрекмәнстан, Казахстан, Төркиядә күп булганым бар. Тукайның әсәрләре анда оригиналда укыла. Аның әсәрләре башка милләт укучылары өчен дә кадерле. Тукай үзе исән вакытта ук аның әсәрләрен тәрҗемә иткәннәр. 1994 елда Тукайны өйрәнгән төрек тикшеренүчесе Фатма Озкян Анкарада шагыйрьнең әсәрләрен төрек теленә тәрҗемә итеп чыгарды. Без Тукайның әсәрләрен рус теленә тәрҗемә итеп, рус телле укучыларга җиткергән өчен, Семен Липкин кебек тәрҗемәчеләргә рәхмәтле. Әмма аларның тәрҗемәсендә дә төрлелек бар. Тукайның күпчелек әсәрләре Совет чорында тәрҗемә ителгән. Габдулла Тукайның иҗаты үзәгендә миллилек, дини рух белән сугарылган. Тәрҗемә иткәндә, аларны мөмкин кадәр икенче планга эткәннәр яисә аларны төшереп калдырганнар», – диде профессор.

Лилия Газизова: «Тукайның әсәрләрен рус теленә тәрҗемә итү турында бер генә монография дә, диссертация дә булмавы ачыкланды»

– Габдулла Тукай әсәрләре заманына карап тәрҗемә ителгән, үзләштерелгән. Хәзер алар ни рәвешле фәнни яктан тикшерелгән? Лилия ханым шушы темага курыкмыйча тотынды. Мин аңа баштан шикләнеп караган идем, Тукай иҗатына керә алмас, дип. Яклау вакытында аның өчен сөенеп утырдым. Тукай әсәрләрен башка телләргә тәрҗемә итү – бик тә кызыклы, аның үзенең проблемалары бар. Тукайны белү өчен, татар әдәбиятын, телен, фольклорын белергә кирәк. Җаныңда татарлык та булырга тиеш! – дип, Хатыйп Миңнегулов сүзне Лилия Газизовага тапшырды.

Лилия Газизова 2019 елдан Төркиядә яши, Кайсери шәһәрендәге Эрджиэс университетында рус әдәбиятын укыта. 2022 елда «Габдулла Тукайның рус теленә тәрҗемәләрдәге лирикасы: тарих һәм поэтика» темасына кандидатлык диссертациясе яклаган.

– Төркиядәге Эрджиэс университетында 4,5 ел элек рус әдәбиятын укыта башлаганнан бирле, мин Габдулла Тукай әсәрләрен тәрҗемә итү темасы белән кызыксындым. Иртәме-соңмы, югары уку йортында эшләүче кеше фәнни дәрәҗә алу турында уйлый башлый. Фәнни җитәкчем – Венера ханым Аминеваның яхшы булуы бик зур роль уйнады, ул – бик уникаль кеше. Без аның белән гел элемтәдә булдык, аралашып тордык. Теманы сайладык.

Баштан хәзерге яшь татар шагыйрьләренең, аннан соң классикларның шигырьләре тәрҗемәсе турында уйландык. Уйлый торгач, Габдулла Тукай фигурасы барлыкка килде. Эзләнә торгач, Тукайның әсәрләрен рус теленә тәрҗемә итү турында бер генә монография дә, диссертация дә булмавы ачыкланды. Аерым фәнни мәкаләләр генә бар, ләкин алар да берничә генә. Хатыйп Миңнегулов, Эльвира Аминева һәм Зөфәр Рәмиевның фәнни хезмәтләрендә бер бүлек кенә Тукай әсәрләренең рус теленә тәрҗемәләренә багышлап язылган булган.

Төркиядә яшәп һәм төрек коллегаларым, студентларым белән аралашып, татар әдәбиятына башкача карый, аның әһәмиятен, миссиясен аңлый башладым. Диссертациянең темасы – «Габдулла Тукай, татар һәм төрки телле әдәбиятчылар әсәрләрен тәрҗемә итүнең актуаль проблемалары һәм перспективалары». Миңа, иң элек, тарих кызыклы иде: Тукай әсәрләрен рус теленә кайчан, кемнәр тәрҗемә итә башлаган, алар кайда басылып чыккан һ.б.

Бу диссертация – Габдулла Тукайның әсәрләрен рус теленә тәрҗемә итүгә багышланган беренче күләмле хезмәт. Фәнни эштә мин тәрҗемә әсәрләрне чорларга аерып карадым. Беренче сор: революция кадәр чыккан тәрҗемәләр. Икенчесе – Совет чоры. Өченчесе – Советлар Союзыннан соңгы чор. Ул бүгенге көнне дә колачлый.

Диссертацияне 1,5 ел яздым. Төркиядә фәнни хезмәтемне тәкъдим иткәч, аны кабул иттеләр. Шулай итеп, миңа Төркиядә Dr.Janti дигән фәнни дәрәҗә бирделәр, – диде Лилия Газизова.

Тукайны кемнәр тәрҗемә иткән яки Тукай әсәрләрен рус теленә тәрҗемә итүдәге үзенчәлекләр

– Бүгенге көндә Габдулла Тукайның әсәрләрен рус теленә тәрҗемә итүдә берничә сорау бар, – дип дәвам итте Лилия Газизова. – Минемчә, Габдулла Тукайның әсәрләрен төрле телләргә тәрҗемә итү вазгыяте начар түгел. Тәрҗемәчеләр арасыннан Семен Липкин, Равил Бохараев, Вил Ганиев, Венера Думаева-Вәлиева, Анна Ахматова һ.б. билгеләп үтәр идем.

Төрле илнең тәрҗемәчәсе, үз халкын Тукайның иҗаты белән таныштыру максатыннан, аның әсәрләрен 30дан артык телләргә тәрҗемә иткән. Габдулла Тукайның 120дән артык әсәрләре инглиз, гарәп, башкорт, венгр, казах, кыргыз, кытай, немец, фарсы, рус, таҗик, төрек, үзбәк, украин, уйгыр, фин, француз һ.б. телләргә тәрҗемә ителгән.

Мәсәлән, 1914 елда Лазарев Көнчыгыш телләре институтында басылып чыккан «Восточный сборник»та Габдулла Тукайның «Теләнче» («Нищий», 1907), «Эштән чыгарылган татар кызына» («Брошенной татарской девушке», 1909), «Мөбәрәк тәсбих өзелде» («Порвались благословленные четки» (На смерть Л.Толстого), 1910) кебек шигырьләре рус теленә тәрҗемә ителеп чыга.

Габдулла Тукайның «Шүрәле» поэмасының рус теленә тәрҗемәсе дә әлеге җыентыкта тюрколог Николай Ашмарин тәрҗемәсендә чыга. Совет чорына кадәр «Уклар», «Яшен», «Ялт-йолт» журналларында кыргызлар, казахлар, үзбәкләр Габдулла Тукайның әсәрләрен оригиналда укыган.

Тукай лирикасының рус теленә беренче тәрҗемәләре «Габдулла Тукай. Избранные произведения» - аерым китап булып, 1920 елда шагыйрь Валентин Вольпин тәрҗемәсендә Ташкентның Төркестан Мәгариф халык комиссариаты басмаханәсендә басылып чыга.

1921 елда рәссам һәм язучы Павел Радимов Тукай шигырьләрен тәрҗемә итеп, «Разбитая надежда» дип исемләнгән китабын чыгара. Җыентыкка шагыйрьнең «Өзелгән өмид» («Разбитая надежда», 1910), «Шагыйрь» («Поэт», 1908), «Көзге җилләр» («Осенние ветры», 1911), «Эштән чыгарылган татар кызына» («Опозоренной», 1909), «Кичке теләк» («Вечернее желание», 1912) һ.б. шигырьләренең тәрҗемәләре урын алган.

Тәрҗемә беркайчан да төп нөсхә кебек була алмый. Тәрҗемәче укучыга тәэсире буенча оригиналга мөмкин кадәр якын булган текст тәкъдим итәргә тиеш. Ләкин төп нөсхә һәм тәрҗемә арасында һәрвакыт аерма бар.

Минем уйлавымча, борынгы татар теленнән күчү һәм гарәп сүзләрен куллануның тарихи факты мәдәни вазгыятьнең чагылышы булып тора, димәк, әсәрләрне тәрҗемә иткәндә ул исәпкә алынырга тиеш. Мәсәлән, «Ана догасы» шигырендә Вил Ганиев тәрҗемәсендә дини лексика сакланмаган диярлек. Әйтик, «ястү», «намаз» сүзләре юк. Бәлки, бу сүзләрнең рус телендә төгәл эквивалентлары булмаганга күрә ул бу сүзләрне кулланмаска булгандыр. Шул ук вакытта Совет чорында дини лексиканы куллану бик хупланмаган.

Мәсәлән, «Укыйм чынлап: сөбханалла, сөбханалла!» – юлын тәрҗемәче Венера Думаева-Вәлиева сүзен-сүзгә тәрҗемә иткән: «И говорю: «Субханалла, субханалла!» Ә Вил Ганиев исә: «Хвала Творцу, Субхан-Алла!» Мондый мисаллар бик күп, – диде Лилия Газизова.

Зөфәр Рәмиев: «Марсель Ибраһимов Тукайның барлык әсәрләрен диярлек рус теленә тәрҗемә итеп чыгарырга исәпли»

Сүз филология фәннәре докторы, профессор Зөфәр Рәмиевка бирелде.

– Мин Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында 53 ел эшләп чыктым, 1,5 ел элек эшемнән киттем. Күптән түгел институтта булдым. Анда филология фәннәре кандидаты Марсель Ибраһимовтан: «Син нәрсә белән шөгыльләнәсең?» – дип сорадым. «Тукай белән тирәнтен шөгыльләнәм. Тукайның әсәрләрен рус теленә тәрҗемә итү буенча масштаблы проект», – диде. Ул Тукайның барлык диярлек әсәрләрен 6-7 томда рус телендә тәрҗемәсендә чыгарырга исәпли. 2026 елда Тукайның 140 еллыгы булачак, Алла бирсә. Шунлыктан, Лилия ханым Газизованың бу темага диссертация яклавы – бик мөһим әйбер. Ул бөтен фактик материалны җыйган, анализлаган.

Лилия ханым, Тукайның әсәрләрен рус теленә 1913 елдан тәрҗемә итә башлаганнар, дип яза. Асылда, шулай. Әмма Габдулла Тукайның әсәрләрен 1912 елдан ук рус теленә тәрҗемә итеп, матбугатта чыгарганнар, дигән версия бар. Тукай Җаекта (Уральскида) яшәгәндә үзе үк русчага тәрҗемә итеп бастырган, дигән сүз бар. Бу турыда галим Рафик Нафиков та яза. Кызганыч, Уральскиның революция кадәрге чорындагы архивы тулысынча сакланмаган, дигән фикергә килдем. Уральскиның вакытлы матбугаты да тулысынча сакланмаган: «Уралец», «Уральский дневник» газеталарын Камил Мотыйгый редакцияләгән. Шунлыктан, киләчәктә Тукайны өйрәнүне дәвам иткәндә, шул чордагы вакытлы матбугатны тикшерергә була.

Лилия Газизованың бу эшкә алынуын бик хуплыйм, фәнни хезмәтнең китап буларак басылып чыгуын көтеп калам. Тукай энциклопедиясен русча чыгару мәсьәләсен дә карарга кирәк, – диде Зөфәр Рәмиев.

Венера Аминева: «Тәрҗемәнең күптөрлелеге һәм тәрҗемә итүдәге югалтулар – фәнни хезмәтнең яңалыгы»

Хатыйп Миңнегулов сүзне филология фәннәре докторы, Лилия Газизованың фәнни җитәкчесе Венера Аминевага бирде.

– Тукай әсәрләренең рус теленә тәрҗемәсе күптөрле булуы һәм тәрҗемә ителми торган сүзләр булуы турында әйтеп үтәсе килә. Тукай әсәрләре материалында гына да проблемалар булуы ачыкланды. Наип Ләисов хезмәтендә Габдулла Тукайның лирикасы – әсәрләренең тәрҗемәсе тарих күзлегеннән карала, Рөстәм Башкуров, тәрҗемәче буларак, Тукайның эшчәнлеген нигез итеп карый. Лилия өчен Тукай әсәрләрен тәрҗемә итү тарихын өйрәнү кызыклы булса, минем өчен Тукай әсәрләрен тәрҗемә итүнең поэтикасын анализлау кызыксындырды. Лилия язган хезмәтнең фәнни яңалыгы – тәрҗемәнең күптөрлелеге һәм тәрҗемә итүдәге югалтулар, трансформацияләр, тәрҗемә ителми торган сүзләрне аңлатып язарга омтылу проблемасы каралуында. Рус теленә тәрҗемә ителми торган сүзләр турында күп язалар, ә менә трансформацияләрнең закончалылыгын, оригиналның мәгънәсен аңлатуга якын килү – эзләнүне сорый. Бу проблема Лилия мисал буларак китергән Тукайның әсәрләрендә ачык чагыла.

Тукайның «Туган тел» дигән шигыренең генә дә рус теленә 30дан артык тәрҗемәсе бар. Иң еш очрый торган тәрҗемәләр – Семен Липкин, Равил Бохараев, Венера Думаева-Вәлиеваныкы. Аның кайсысы яхшырак? – диде Венера Аминева.

– Иң әйбәт яки иң начар тәрҗемәләр булмый. Мәгънәсе ягыннан бик тә охшаш тәрҗемәләр була. Ул аерым әсәр буларак та, тәрҗемә ягыннан да камил булырга тиеш, – дип аңлатты Лилия Газизова.

– Икенче проблема тәрҗемәче шәхесе белән бәйле, – дип сүзен дәвам итте Венера Аминева. – Мәсәлән, Равил Бохараев туган телнең стихиясенә керер өчен, тәрҗемәгә мөрәҗәгать иткән. Шул рәвешле, үзен татар мәдәниятенә бәйләп күрсәтмәкче булган. Лилия Газизова тәрҗемәләрнең заманча этабын – рус телле шагыйрьләрнең үзидентификацияләү проблемалары контекстын өйрәнде, алар өчен тәрҗемә үзенең туган мәдәниятенә катнашы барлыгын белдерү ысулы булып тора. Менә Равил Бохараев истәлекләре буенча, аның өчен дога теле – татар теле, ә иҗат теле – рус теле булган, – диде ул.

КФУның филология фәннәре докторы Алсу Хәбибуллина да кушылды:

– Россия халыклары әдәбияты курсы кысаларында татар әдәбиятын өйрәнгәндә, Тукайның тәрҗемәләре бик күп булса да, мин Тукайның үзенә якын тәрҗемәләренә йөз тотам. Болар – татар мәдәнияте контекстына кертелгән тәрҗемәчеләр: Венера Думаева-Вәлиева, Равил Бохараев тәрҗемәләре. Мин Тукай әсәрләренең сәнгати эчтәлеген генә түгел, формасын, эчтәлеген тапшыра алган тәрҗемәләргә йөз тотам. Тукай, нигездә, шигырьләрен бәет формасында яза. Әйтик, Думаева-Вәлиева, тәрҗемә иткәндә, бу форманы саклый. Ул безне шул вакыттагы чорга, Көнчыгыш әдәбиятларының ниндидер традицияләренә мөрәҗәгать иткән катлаулы Тукай текстларының үзенчәлеген бирергә омтыла, – диде ул.

Тукай дөнья күләмендә танылганмы?

Хатыйп Миңнегулов Габдулла Тукайның, аның әсәрләре дөньяда танылган булу-булмавы белән кызыксынды.

– Төркиядә Тукай әсәрләрен укучылар бармы? – дип сорады ул Лилия Газизовадан.

– Дөресен әйтим, Габдулла Тукайны Төркиядә бик аз кеше белә, ул Төркиядә һәм, гомумән, дөньяда танылмаган диярлек. Әйдәгез, дөньяга күзләрне ачып карыйк, «Тукай бөтен дөньяда танылган» дип, иллюзияләр белән яшәмик. Юбилей чаралары үткәрелсә дә, аны бары тик университетта төрки әдәбият белән шөгыльләнгән фән өлкәсендәге галимнәр яисә үзләре кызыксынып төрки әдәбиятны өйрәнүчеләр генә белергә мөмкин. Әмма ул киң җәмәгатьчелеккә танылмаган.

Төркия 100 ел элек феодал ил булган, югары белем алган кешеләр күп түгел. Минем студентларымның 90 проценты – гаиләләрендә университетта югары белем алучы беренче кешеләр. Бу – яхшы яки начар дип бәя бирәсем килми, – диде Лилия Газизова.

Шулчак Хатыйп Миңнегулов сүз башлады:

– XVIII-XIX гасырларда Төркиядә зыялылар шактый булган. Алар университетларда югары белем алмаган, әмма зур мәдрәсәләрдә укыганнар. Безнең Шиһабетдин Мәрҗани, Ризаэтдин Фәхретдиннәр дә югары белем алмаган, әмма алар мәдрәсәдә алган белемнәре белән университетның профессорларын да «егып сала». Университетта укымагач, димәк, белеме түбән, дигән караш бар. Истанбул зыялылары интеллектуаль, фәнни яктан югары дәрәҗәдә, – дип искәртте әдәбият галиме.

– Сез атап үткән шәхесләр чыгарма була. Бүгенге көндә әдәбият белеме, фән белән шөгыльләнергә теләгән кешеләр берничек тә университетта укымыйча кала алмый, чөнки мөстәкыйль системалы рәвештә белем алу бик тә авыр. Ул вакытта кешеләр мөмкинлекләр чыгуга, акчалары булганга сәяхәт итеп йөргәннәр, курсларга язылганнар. Бүген башка заман: курсларга гына язылып булмый, университетка укырга керергә кирәк, – ди Лилия Газизова.

Әңгәмәгә шагыйрь, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Рәмис Аймәт кушылды:

– Ни өчен Совет чорында татар шагыйрьләре, әйтик, Александр Пушкин, Расул Гамзатов, Мостай Кәрим кебек Россиякүләм танылу ала алмаганнар? Талант күәсе ягыннан түбәнрәк булганнармы, әллә Мәскәү тәрҗемәчеләренә дагыстанлылар кебек сый-хөрмәт күрсәтә алмаганнармы? Әллә, әллә... Россиянле була алмаганнармы? – дип сорады ул.

– Алар бит дәүләткә хезмәт иткән. Тукай – милли шагыйрь. Пушкин да милли шагыйрь, әмма рус теле – дәүләт теле. Пушкин, Гамзатов, Кәрим Россия дәүләтенә хезмәт иткәннәр. Тукай белән барысы да катлаулы. Ул – халыкчан һәм милли шагыйрь. Тукай татар халкын башкачарак күргән, – дип җавап бирде Лилия Газизова.

«Тәрҗемә иткәндә шагыйрьнең үзенең дә талантлы шагыйрь булуы кирәк»

– Тәрҗемә мәсьәләсе, тәрҗемә итү процессы кебек, кызыклы өлкә, – дип дәвам итте Рәмис Аймәт. – Чөнки үзем дә бик күп тапкыр тәрҗемә иткәнем бар, үземнең шигырьләрем дә тәрҗемә ителеп, аерым китап булып басылып чыкты. Тәрҗемәчеләр арасында шундый фикер бар: талантлы шагыйрьне талантлы шагыйрь тәрҗемә итәргә тиеш. Бер шагыйрьгә дә үзенең шигырьләренең рус теленә тәрҗемә ителүе йөз процент ошамый. Барлык тәрҗемә ителгәннәрдән бер-икесе генә ошарга мөмкин. Тәрҗемәне оригинал телдә 100 процент җиткерү мөмкин түгел.

Бер поляк шагыйре Александр Блокның «Двенадцать» шигырен поляк теленә тәрҗемә итәргә теләгән. Тәрҗемә итә алмаган. Ахыр чиктә, идәнгә яткан да, аягын идәнгә кыйный-кыйный елаган, ди. Поляк теленең стилистикасына туры китереп, шушы телдә яңгырату мөмкин түгел. Кайбер шигырьләр тәрҗемәгә буйсынмый. Андый шигырьләр бары тик шул милләт телендә генә яши аладыр. Тәрҗемә иткәндә шагыйрьнең үзенең дә талантлы шагыйрь булуы кирәк. Мәсәлән, Равил Бохараев «Туган тел»дә «әткәм-әнкәмнең теле» дигәнне «отца и матери язык» дип тәрҗемә итүне кабул итмәде. Үзе «родительская речь» дип тәрҗемә итте.

Бүгенге көндә бер күренеш бар: без, татар шагыйрьләре, классик стильдә язабыз – ритмлы, рифмалы. Минем шигырьләрем, мәсәлән, төрек теленә тәрҗемәдә верлибрлар буларак (ирекле тәрҗемә) чыкты. Тәрҗемәчеләргә, оригинал шигырь кебек тәрҗемә ителсен иде, дип әйтсәм дә. Алар: «Алай тәрҗемә итү бик авыр», – диләр. Төрки дөньяда ритмлы, рифмалы тәрҗемә итү модасы югалып бара. Азәрбайҗан телендәге шигырьләремнең яртысы классик вариантта, яртысы верлибрлар булып чыкты. «Классик стильдә тәрҗемә итә ала идек. Ләкин бүгенге азәрбайҗан укучысының зәвыгы бөтенләй башка. Без бүгенге заман укучысына яраклашабыз», – диләр. Төрки дөньяда безне артта калганрак шагыйрь буларак саныйлар. Анда метафора, образ, фәлсәфә ул кадәр үк юк та. Төрки телле шигърият шундый, – диде Рәмис Аймәт.

Хәзерге заман проблемасы: «Тукай язган татарча шигырьләрне татарчага тәрҗемә итәргә туры килә»

Филология фәннәре кандидаты Ләйсән Идиатуллина фикеренчә, Габдулла Тукай язган шигырьләрне хәзер балалар аңламый.

– Ике балам да мәктәпкә йөри, аларны татарча өйрәтергә тырышам. Әмма балага татарча өйрәнү өчен мохит кирәк. Казанда баланы татар мохитендә үстерү бик кыен, алар рус теленә тартыла. Әйтик, Габдулла Тукай шигырьләрен балаларым аңламый. Татарча шигырьләрне татарчага тәрҗемә итәргә туры килә, чөнки аларның күбесендә иске татар теле сүзләре, алынма сүзләр очрый. Татарча шигырь янында рус теленә тәрҗемә белән тәкъдим ителгән шигырь булса, алар яхшырак аңлар иде. Хәзерге яшьләргә тәрҗемәләр бик тә кирәк, – диде ул.

Монда Хатыйп Миңнегулов Илһам Шакиров сөйләгән бер мәзәкне искә төшерде:

– Илһам Шакиров бер хатын белән сөйләшеп тора икән. Хатын үзенең кызын мактаган. Илһам Шакиров: «Татарча беләме соң кызың?» – дип сораган. «Белә, аңлый, әмма сөйләшә генә алмый», – ди икән теге хатын. «Кара, минем этем дә шулай. Бөтенесен аңлый, әмма сөйләшә генә алмый», – дип әйтә икән җырчы.

– Җәмәгать, монда Тукай һәм башка элекке әдипләребез гаепле түгел. Без үзебез гаепле. Ул вакытта элекке сүзләрне бөтен гавам белгән, ә хәзер без аларның күбесен белмибез. Шуңа күрә «авыр тел белән язганнар» дип, Кол Гали, Утыз Имәни, Тукайларны гаеплибез, аларны гаепләү дөрес түгел, – диде Хатыйп Миңнегулов.

Лена Тябина: «Музейга Тукайны белмәгән кеше килми»

Габдулла Тукай исемендәге әдәби музейның өлкән фәнни хезмәткәре Лена Тябина:

– Музейга Тукайны белмәгән кеше килми. Мин аларга иң элек: «Сез монда нигә килдегез? Тукайның кем икәнен беләсезме?» – дип сорыйм. Монда килгән кеше Тукайның кем икәнен белеп килеп керә. Минем үземнән дә сорыйлар: «Тукайның кайсы әсәренең тәрҗемәсе ошый? Татарчасын укып бирегез әле? Кайсы тәрҗемәче күбрәк ошый? Кайсы китабын алырга?» – шундый сорауларны бик күп бирәләр. Бу сөйләшү экскурсия вакытында да бара. Монда килгән кешеләр Габдулла Тукайның исемен бөтен дөньяда ничек итеп тирәнәйтеп булуы турында сораулар да бирә, – диде ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100